(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче апрель, Юлия Летникова). Май аенда Казанда «Ышаныч» үзәгенең җиде яңа бүлекчәсе өчен биналарны капиталь ремонтлау башланачак. Аерым алганда, Юдино, Дәрвишләр бистәсе һәм Салават Күпере халкы өйдән ерак китмичә, белгечләр хезмәтеннән файдалана алачак. Филиаллар ачылгач, үзәк биналарының гомуми мәйданы ике тапкыр диярлек артачак. Бүгенге көндә шәһәрдә 10 бүлекчә эшли, алар узган ел ремонтланган. Ел саен аларда 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге 50 мең яшүсмер һәм яшь кеше психологик ярдәм ала. Бүген «Таяныч» филиалында Казан Мэры Илсур Метшин һәм ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков булды.
Бүлек Сигезенче Март урамындагы 4 нче йортта урнашкан. Элек монда сөт кухнясы булган, ә берничә ел элек биналар «Ышаныч» үзәгенә тапшырылган. Капиталь ремонт узган елның кышында башланды, ә инде сентябрьдә «Таяныч» беренче кунакларны кабул итте. «Без монда ремонт башланганда булдык, стеналар караңгы иде. Ярты ел эчендә ремонт тәмамланды. ТР Рәисенә Рөстәм Миңнехановка рәхмәт – ул безне республиканың Яшьләр министрлыгыннан коллегаларыбыз белән бергә психологик ярдәм күрсәтү үзәкләре кирәк дип мөрәҗәгать иткәндә хуплады. Узган ел 10 бүлекчә ремонтланган, шул исәптән Казанның төрле районнарында тагын 7 филиал барлыкка киләчәк», – дип билгеләп үтте Илсур Метшин.
«Ышаныч» үзәге директоры Елена Овчинникова сөйләвенчә, Сигезенче Март урамындагы бүлекчә иң зурысы, аның мәйданы 457 кв.м. Филиал Совет районында яшәүчеләргә юнәлдерелгән, анда 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге 97 мең яшь кеше яши. Әмма бу бүлеккә «Ышаныч» филиаллары булмаган Казанның башка районнарыннан да яшьләр психологик ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.
Үзәк җитәкчесе Илсур Метшинга халыкны кабул итү зонасын күрсәтте – биредә администратор стойкасы һәм уңайлы диваннар каралган. «Ресепшен хезмәткәре шәхси консультацияләргә килгән кунакларны терки. Әйтик, узган айда 243 очрашу булды», - дип уртаклашты Е.Овчинникова.
Илсур Метшин коворкинг зонасын карады, анда яшьләр чәй эчәләр, өстәл уеннары уйныйлар, китаплар укыйлар һәм бер-берсе белән аралашалар. Шәһәр башлыгы визиты вакытында коворкингта «Психолог белән иртәнге аш» проекты очрашуы узды. Бүлек җитәкчесе Эльвира Шәмсемөхәммәтова аңлатканча, чараларның мондый форматы кирәк, чөнки еш кына яшьләр төрле куркулар аркасында шәхси консультацияләргә язылмый, ә төркемдә эшләү белгечләр белән танышырга, үзәктә нәрсә булганын күрергә ярдәм итә.
«Хәзерге вакытта өлкәннәр дә, яшьләр дә киңәшкә мохтаҗ, һәм шул вакытта ярдәмгә профессиональ психологлар килә. Мондый матур шартларда, чәй табыны артындагы ышанычлы әңгәмәләрдә сезне борчыган әйберләр турында соравы, ситуациядән дөрес чыгу чыгу юлын табу, нинди практикалар барлыгын белү, һәм белгечләр киңәшләрен алу бик яхшы», – дип мөрәҗәгать итте очрашуда катнашучыларга Мэр.
Бүлектә төркем терапиясе өчен ике зал бар: кече һәм зур. Соңгысы төрле активлыклар өчен кулланыла, аерым алганда, биредә биюле стресска каршы практикалар үткәрелә. Үзәк белгече Анна Солтанова мондый дәресләр үткәрү мөмкинлегенә шат булуын әйтте. «Бу шатлык сездә генә түгел, ә психолог ярдәменә һәм терәгенә мохтаҗ булган барлык кунакларда да булсын», - диде Мэр. - Тәрәзәләрдән ремонтланган балалар бакчасы күренеп тора – бу символик, чөнки балалар – ул киләчәк. Бу иртәгәсе көнгә ышаныч бирергә һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышырга тиеш».
Индивидуаль терапия кабинетында шәһәр башлыгын Әлфинә Фәйзуллоева каршы алды. Аның сүзләренчә, көн саен шәхси очрашуларга 5-7 кеше килә. Ул кунакларга да, белгечләргә дә уңайлы булган шартлар өчен рәхмәт белдерде. «Бу безнең министрлыкның инициативасы, шуңа күрә аларга зур рәхмәт. Бина һәм кешеләр бар, шуңа күрә эшнең эчтәлеге мөһим. Үзәкнең исеме «Ышаныч» булуы – матур, сезгә ышанган кешеләр күбрәк булсын», - дип җавап бирде Илсур Метшин. Аңа шулай ук хисләр һәм эмоцияләр үстерү өчен эшләнгән сенсор бүлмәсе күрсәтелде. Ул коры бассейн, һава-куык колоннасы һәм Мэр үзендә сынап караган фиброптик җепселләр белән җиһазландырылган.
Кече залда Елена Овчинникова шәһәр башлыгына үзәкнең 2023 елга планнарын тәкъдим итте. Әйтик, «Гаилә клубы» проекты үзәкнең барлык бүлекчәләренә таратылачак, әлегә ул «Таяныч» филиалында гына тормышка ашырыла. Проект балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләре бозылган гаиләләр өчен билгеләнгән, гаилә традицияләре юк, бу яшүсмерләр һәм яшьләр арасында тискәре күренешләргә китерә. «Ябык» гаиләләр белән эшләү – катлаулы эш. Аларны психологлар белән эшләү өчен ачарга, ярдәм итәргә, җибәрергә кирәк», - диде Ринат Садыйков. Моннан тыш, үзәк «Тыңлыйбыз» проекты тәҗрибәсен Казанның барлык районнарына да җәелдерергә ниятли. 2022 елда шәһәрнең ике паркында психологлар 144 консультация үткәргән. Шулай ук тест режимында психологларның эше ишегалларында оештырылачак.
«Иң мөһиме, үзегезнең янып торуыгыз, энергия һәм ярдәмгә мохтаҗ булган һәркемне яшәргә теләк белән сугаруыгыз. «Ышаныч» үзәгеннән яшьләр белән эшләүнең яңа форматына күчегез, ә бу профилактика», - дип йомгаклады шәһәр башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, узган ел «Ышаныч» үзәге психологлары хезмәтләреннән 51,5 мең кеше файдаланган, белгечләр 7,4 мең шәхси консультация үткәргән. Үзәкнең ышаныч телефонына шәһәр халкыннан 16,4 меңгә якын шалтыратуы килгән. «Яшь гаилә мәктәбе»нә 170 пар мөрәҗәгать иткән, аларның яртысы никахларын саклап калган.
Теләсә кайсы яшүсмерләр, телефон аша яки хезмәтнең «Вконтакте» социаль челтәрендәге берләшмәсендә консультациягә язылып, белгеч белән шәхси сессиядә психологик ярдәм ала ала.
Шулай ук ярдәм аноним рәвештә кайнар линия телефоннары буенча күрсәтелә: +7(843)277-00-00, +7(800)200-01-22. Балалар өчен ышаныч телефоны: +7 (843)571-35-71.
Шәһәр Мэры һәм ТР Яшьләр министрлыгы башлыгы белән берлектә бүлектә Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов һәм Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина булдылар.