(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы апрель,
Диана Жиленкова). Быел Казанда төзелә торган социаль инфраструктура һәм торак
объектлары өчен 12 км яңа суүткәргеч һәм канализация челтәре төзеләчәк. Тагын
28 км реконструкцияләнәчәк, шул исәптән өченче төньяк коллектор участогы да.
Планлаштырылган эшләрнең гомуми бәясе 2,8 млрд сум тәшкил итә. Бу хакта
Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбедә «Водоканал» МУП генераль директоры
Андрей Егоров хәбәр итте.
ТР
башкаласы Мэры Илсур Метшин искә төшергәнчә, Россия Президенты Владимир Путин
Федераль җыенга юлламасында быел торак-коммуналь хуҗалык системаларын төзү һәм
ремонтлау буенча программа башлануы турында игълан итте. «Безне
ишетүләре бик мөһим. Мәктәпкәчә балалар учреждениеләре, мәктәпләр җитмәү
турында сорау куйдык, болар барысы да ишетелде, һәм федераль программалар
бүгенге көндә эшли һәм гамәлдә, бу планда хәлләр яхшы якка үзгәрде», – диде ул.
Шәһәр
башлыгы сүзләренчә, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә федераль программа
зарурилыгы инде күптән булган. «Киләсе елларда әлеге өлкәдә дә үзгәрешләр
көтәбез. Бу федераль программа шәһәребезне генә түгел, ә илнең барлык
муниципалитетларын да су белән тәэмин итү һәм канализацияләүнең ышанычлылыгын
яхшыртыр дип өметләнәбез», – дип йомгаклады Мэр.
«60 нчы квартал», «Тэцевская» һәм «Азино» суүткәргеч
насос станцияләрен реконструкцияләргә планлаштыралар
Төзелә
торган шәһәр объектлары өчен суүткәргеч һәм канализациянең яңа челтәрләрен төзү
Рауис Гәрәев, Сибгат Хәким урамнарындагы һәм «Светлая долина» торак
комплексындагы өч мәктәпкә, Адоратский урамындагы балалар бакчасына, Тэцевская
урамындагы тикшерү изоляторына, Гадел Кутуй, Родина, Миль, Козин урамнарындагы
торак йортларга кагыла, дип аңлатты Андрей Егоров.
Челтәрләрне
реконструкцияләү һәм ремонтлау Чистай урамындагы өченче төньяк коллекторны,
шулай ук Гадел Кутуй, Нәкый Исәнбәт, Толстой, Сахаров, Красиков, Халитов, Архангельск,
Дорожная, Рубежная, Коновалов һәм башка урамнардагы челтәрләрне үз эченә ала.
900
берәмлек технологик җиһазны алыштыру, «60 нчы квартал», «Тэцевская», «Азино»
суүткәргеч насос станцияләрен реконструкцияләү планлаштырыла. «Заречная»
канализация насос станциясеннән коллекторлар төзү буенча проект документациясен
эшләү тәмамланыр дип көтелә.
«Гадел
Кутуй урамындагы 550 метр озынлыктагы, диаметры 300 мм булган суүткәргечне
реконструкцияләүгә керештеләр. Шул ук урамның икенче участогында диаметры 600
мм булган 650 метрлы суүткәргечне (Халитов урамында – озынлыгы 1 км, Толстой
урамында – озынлыгы 500 метр, Парин урамында – озынлыгы 700 метр)
реконструкцияләүне башлау өчен әзерлек эшләре алып барыла», – дип сөйләде
«Водоканал» генераль директоры.
Аның
сүзләренчә, күпчелек торбалар автомобиль юллары зонасында урнашкан, ә
челтәрләрне чыгару өчен техник коридорлар юк. Спикер профильле структураларны
барлык кирәкле документларга кул куюда тулы һәм оператив ярдәм күрсәтергә
чакырды.
Биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү 56% ка
башкарылган
«Иделне
сәламәтләндерү» федераль программасы буенча биологик чистарту корылмаларын
реконструкцияләү дәвам итә, дип билгеләп үтте Андрей Егоров. 7,5 млрд сумлык
эшләр 2021 елда башланды. Заказчы булып ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе чыгыш
ясады.
Бүгенге
көндә комплексның 20 дән артык объекты 4,3 млрд сумлык реконструкцияләнгән.
Эшләр график буенча алып барыла һәм 56% ка башкарылган. Алар 2024 елда
тәмамланыр дип көтелә.
«Казанның
биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү һәм модернизацияләү алга таба
зур адым булды, – дип аңлатма бирде Илсур Метшин. – Бүгенге көндә фотолар анда
эшләрнең актив алып барылуын ачык итеп күрсәтә. Бу шәһәр чистарту
корылмаларының беренче масштаблы модернизациясе, алар 60 нчы елларда
файдалануга тапшырылган. Бүген чистарту корылмаларының куәтен арттырырга,
чистарту сыйфатын яхшыртырга һәм тулаем алганда безнең Иделне савыктырырга
мөмкинлек бирүче инфраструктураны киңәйтәләр».
Шулай
ук 2021 елда башланган 8 млрд сумлык ләм кырларын рекультивацияләү проекты
гамәлгә ашырыла. «2021 елның ноябреннән ләм кырларын термомеханик киптерү
линиясен эшләтеп җибәргәннән соң, ләм кырларын эксплуатацияләү тулысынча
туктатылды», – дип искәртте «Водоканал» генераль директоры. Ул эшләрнең 52%
башкарылуын һәм 2024 елда тәмамланачагын җиткерде.