(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы апрель,
Татьяна Марюхова). 13 нче һәм 14 нче апрельдә Казан Кремленең Гавами
урыннарында ТР башкаласы Мэриясе оештырган «Диалоглар» язгы лекцияләр һәм
дискуссияләр сериясе узачак. Бөтен Россиядән транспорт өлкәсендә 60 тан артык
эксперт шәһәр транспорт инфраструктурасының уңайлылыгы, экологик һәм
куркынычсызлыгы турында фикер алышачак. Эшлекле дүшәмбедә Татарстан
башкаласының баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина сөйләгәнчә, бу тема узган
елның декабрендә «Казаныш» архитектура-төзелеш форумында катнашучылар арасында
үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре буенча сайланган.
Казан
Мэры Илсур Метшин транспорт өлкәсенең үсеше турыдан-туры шәһәр төзелеше
стратегиясе белән бәйле булуын ассызыклады. «Безнең өчен бу бүгенге көндә
беренче чираттагы мәсьәлә, шуңа күрә һәрчак, коллектив акылга мөрәҗәгать итеп,
оптималь һәм дөрес чишелешләр эзлибез: экспертлар, профессионаллар, яшь һәм
абруйлы архитекторлар һәм проектчылар килә. Казанлылар матур, төзек һәм динамик
үсештә булган шәһәрдә яшәргә тели. Шуңа күрә бу – безнең балаларыбызның һәм
шәһәребезнең киләчәге өчен уртак җаваплылыгыбыз», – диде ул.
Алда
торган «Диалоглар» программасы 4 блокка бүленгән. «Шәһәр транспорт каркасы»ның
беренче блогы дискуссияләрендә экспертлар урам-юл челтәренең уңайлылыгы,
элемтәлелеге һәм куркынычсызлыгы, шулай ук урам киңлекләрен төзекләндерү һәм
реконструкцияләүнең алдынгы практикалары турында фикер алышачак. Чакырылган
спикерлар арасында STEP Мәскәү транспорт проектлаштыру студиясе проектлары
җитәкчесе Алексей Смирнов, Петербургның «Дорнадзор» компаниясенең үсеш буенча
директоры Петр Атаев, Түбән Новгород өлкәсенең шәһәр мохитен үстерү институты
директоры Дарья Шорина һәм башкалар бар.
Икенче
блок транспорт модельләштерү коралларын куллануга багышланачак. Дискуссия
Россия Федерациясенең бердәм киңлеген планлаштыру институты ярдәме белән
узачак, анда төзелә торган объектларның инфраструктурага йогынтысын бәяләү өчен
транспорт процессларын имитацияле модельләштерү турында фикер алышачаклар.
Чарага РФ Хөкүмәтенең контроль һәм күзәтчелек эшчәнлеген реформалау проектының
«Юл хәрәкәте иминлеге» эшче төркеме рәисе Евгений Литвин, РФ бердәм киңлеген
планлаштыру институтының транспорт модельләштерү секторы башлыгы Леонид
Барышев, ТР киңлеген планлаштыру институты директоры Олег Григорьев һәм
башкалар чакырылган.
Өченче
блок мәйданчыгында заманча трендлар һәм шәһәр мобильлеге турында фикер
алышачаклар. STEP транспорт проектлаштыру студиясенең җир өсте шәһәр пассажир
транспорты инфраструктурасын үстерү буенча белгече Владимир Казаков, Мәскәү
хөкүмәте юл хәрәкәтен оештыру үзәгенең велосипед инфраструктурасын үстерү
юнәлеше кураторы Мария Галанина, «Сколково» фондының транспорт департаменты
директоры Кирилл Жанайдаров спикерлар булачак.
«Транспорт
инфраструктурасы объектлары» дүртенче блогы чараларында игътибар транспорт
каркасының төен элементларына юнәлтеләчәк. «Стратегик эшләнмәләр үзәге»
фондының киңлек үсеше үзәге директоры урынбасары Илья Лагунов проектларны
гамәлгә ашыруның икътисади составын ачачак. Шулай ук чакырылган белгечләр
шәһәрләрдә түләүле парковка киңлеген булдыруга һәм шәһәр элемтәсе үсеше
контекстында транспорт инфраструктурасы объектларын проектлауга якын килүләр
турында фикер алышачак.
И.Төхвәтуллина
хәбәр иткәнчә, «Диалоглар»ның икенче темасы архитектор һөнәренең статусын
күтәрү, бу өлкәдә белгечләрнең сыгылмалы күнекмәләрен үстерү булачак. Алып
баручы, халык алдында чыгыш ясау буенча тренер Раяна Әхмәтҗанова, публицист,
PR-консультант, «Проект Россия» архитектура журналын оештыручы Анатолий Белов лектор
буларак чыгыш ясаячак. Үз-үзеңне тәкъдим итү, социаль челтәрләрдә һәм
массакүләм мәгълүмат чараларында пропагандалау темалары күтәреләчәк.
«Диалоглар»да
шулай ук Казан һәм Россия архитектура командаларының чыгышлары планлаштырылган,
алар үз бюроларының эчке кухнясы турында сөйләячәкләр – заказчылар белән
эшләүдән башлап авторлык күзәтчелегенә кадәр. Чакырылган Россия спикерлары
арасында яшь, әмма киң җәмәгатьчелеккә танылган профессиональ архитекторлар
бар: архитектура бюро.ket оешмасына нигез салучы Карен Билян, HADAA –
Architects партнеры Георгий Тюгаев, APRELarchitects оештыручысы һәм идарәче
партнеры Алексей Фатькин һәм башкалар.
Язгы
«Диалоглар»да катнашырга теләүчеләр сайттагы форум программасы белән җентекләбрәк таныша ала.
«Мондый
форумнар һәм профессиональ берләшмә белән диалоглар бик мөһим: кызыксынучылар
күбрәк булган саен, идеяләр дөресрәк кабул ителәчәк, яңа торак комплекслар,
микрорайоннар, юллар һәм төзелә торган теләсә нинди объектлар проектланачак.
Мин төзүчеләргә һәм архитекторларга, шәһәр төзүчеләргә, транспорт
проектлаучыларына һәм хакимият вәкилләренә «Диалоглар»да катнашырга тәкъдим
итәм. Шуның өчен без барыбыз да архитекторларыбызга, шәһәр төзүчеләребезгә
агымнан аерылырга, үз карашларын яңартырга һәм профессиональ горизонтларыбызны
киңәйтергә ярдәм итәргә ниятләдек, шуның белән идеяләр һәм карарлар дәрәҗәсе дә
үсәчәк», – диде И.Метшин.