(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче апрель, Диана Жиленкова).
Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты
студентлары белән очрашты. Ул Татарстан башкаласының халыкара вакыйгалар үткәрү
тәҗрибәсе, партнерлык килешүләре һәм тугандаш мөнәсәбәтләр турындагы килешүләр
кысаларында төрле илләр шәһәрләре белән хезмәттәшлек итү турында сөйләде һәм
Казан Мэриясенә стажировка үтәргә чакырды. Лекциягә дәүләт муниципаль идарәсе
юнәлеше буенча белем алучы 80 гә якын икенче курс студентлары килде.
Очрашуны ачып, Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, Татарстан
башкаласы студентлар шәһәре булып санала – биредә 32 югары уку йорты эшли.
Казанда шәһәр халкының 44% ы 35 яшьтән
яшьрәк.
Соңгы 10 елда Казанда зур халыкара вакыйгалар узды, алар
шәһәр үсеше өчен чын драйвер булды, дип ассызыклады И.Метшин. Үзгәртеп
коруларга 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада старт бирде. Казан Мэры
Татарстан башкаласының әлеге вакыйганы уздыру хокукына гариза бирү
кампанияләрендә катнашудан алып проектны тормышка ашыруга кадәр зур юл үтүе
турында сөйләде. ТР башкаласы башлыгы әлеге вакыйга нәтиҗәсендә шәһәр
инфраструктурасы үсеш алды, аерым алганда, 64 спорт объекты төзелде һәм
реконструкцияләнде, дип сөйләде. Моннан тыш, 62 км яңа юллар һәм 11 транспорт
развязкасы, шулай ук 45 меңлек «Ак Барс Арена» стадионы барлыкка килде.
Универсиададан соң Татарстан башкаласы 2015 елгы су спорт
төрләре буенча дөнья чемпионаты, 2017 елгы FIFA Конфедерацияләр Кубогы матчлары
һәм 2018 елгы FIFA футбол буенча дөнья чемпионаты кебек халыкара вакыйгаларны
кабул итте. 2019 елда Казанда WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык
буенча 45 нче дөнья чемпионаты узды.
«Иң мөһиме, бу вакыйгалар нәтиҗәсендә казанлылар үзгәрде
– алар шәһәр тормышында активрак катнаша башладылар», - диде И.Метшин.
Бу вакыйгаларга төзелгән объектлар язмышы белән студент
Родион Максимович кызыксынды. Илсур Метшин ассызыклаганча, Универсиада һәм
аннан соңгы чараларның бөтен мирасы шәһәр халкы тарафыннан актив кулланыла.
Моннан тыш, еллар дәвамында спорт белән шөгыльләнүче төрле яшьтәге кешеләр саны ишәйде – аларның саны 50% тан артты.
Хәзер шәһәр 2024 елда «Киләчәк уеннары» халыкара
ярышларын уздыруга әзерләнә. 16 дисциплина буенча масштаблы ярышларны кабул итү
хокукы өчен Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Калуга һәм «Сириус» федераль
территориясе көрәште. Приз фонды 25 миллион доллар тәшкил итәчәк. Фаразлар
буенча, бөтен дөнья буенча кибер ярышларны 150 миллионга якын онлайн-тамашачы
караячак.
Турнир алдыннан киберспорт дисциплиналары буенча «Фиджитал
уеннар» үткәрелә, ярышлар шул исәптән Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта узачак.
Узган ел ачылган яңа мәйдан цифрлы индустрия өчен уңайлы шартлар тудыруга
юнәлдерелгән. Төп максат стартаплар, IT-компанияләр үсешенә ярдәм итү, иҗади
инициативалы яшьләргә һәм инвестиция фонды вәкилләренә ярдәм итү.
Илсур Метшин БМОның 140 иленнән 300 меңнән артык
муниципалитет, регион һәм мегаполисны үз эченә алган «Берләшкән шәһәрләр һәм
җирле хакимиятләр» бөтендөнья оешмасы эшчәнлегенә аерым игътибар бирде.
Исегезгә төшерәбез, 2006 елдан Казан Мэры Бөтендөнья оешмасының Евразия төбәк
бүлеген җитәкли, аның штаб-фатиры Казанда урнашкан. 2019 елда И.Метшин БМОның
җирле үзидарә мәсьәләләре буенча Консультатив Комитеты (UNACLA) президенты итеп
сайлана, 2022 елда икенче срокка яңадан сайлана. Татарстан башкаласы Мэры заявка
кампанияләренең ничек узуы, оешмага кергән муниципалитетлар арасында тәҗрибә
алмашуның ничек үткәрелүе һәм Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр
эшчәнлеге кысаларында нинди зур чаралар үткәрелүе турында сөйләде.
Халыкара хезмәттәшлек темасын дәвам итеп, шәһәр башлыгы
хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Татарстан башкаласы төрле шәһәрләр белән
партнерлык һәм туганлык турында 62 килешү төзегән, шуларның 37 се – чит
илләрнеке.
Казан күп тапкырлар төрле халыкара конференцияләр уздыру
мәйданчыгына әверелде, дип өстәде Илсур Мешин. Алар арасында «Валдай» халыкара
дискуссия клубының Үзәк Азия конференциясе, «Сәламәт шәһәрләр. Балаларга
сәламәт туклану» халыкара форумы, 17 нче бөтендөнья тарихи шәһәрләр
конференциясе һәм «Кластерларны үстерү өчен партнерлык» 24 нче бөтендөнья TCI
конференциясе бар. Узган ел Татарстан башкаласында Бөтендөнья мирасын саклау
турында Конвенциянең 50 еллыгына багышланган халыкара форум узды, анда 1,7 мең
кеше катнашты.
Ел саен үткәрелә торган иң зур вакыйгаларның берсе – Каzan
Digital Week цифрлаштыру форумы. Узган ел ул 65 илдән 18 меңнән артык кешене
берләштерде. Алар программага онлайн һәм офлайн форматта кушылдылар. Кибер
куркынычсызлыктан алып авыл хуҗалыгы һәм мәдәнияткә кадәр тормышның барлык
өлкәләрендә цифрлаштыруга багышланган барлыгы 120 чара оештырылган. Киләсе айда
Татарстан башкаласында 64 илдән 6,3 мең кеше катнашында Kazan Summit халыкара
икътисадый форумы узачак.
Студент Иван Фесюк шәһәр башлыгыннан бу проектлар өстендә
эшләүче команданың ничек формалашуын сорады. «Бу озын юлны кем белән үтүең
мөһим, еш кына иң катлаулысы, – дип җавап бирде Казан Мэры. Вакыйгаларны
уздырган саен тәҗрибә формалаша, ул һәр тапкыр үз алдыңа яңа максатлар куярга
һәм яңа биеклекләр яуларга мөмкинлек бирә. Һәм шулай ук теләсә нинди уңышсызлык
яки җиңмәгән гариза да стимул булырга мөмкин».
Казан Мэрының чыгышы Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр
институты студентларында зур кызыксыну уятты. Илсур Метшин аларны шәһәр
хуҗалыгы, структур бүлекчәләр эше белән танышу, шулай ук күренекле объектларда
булу өчен Татарстан башкаласы Мэриясендә стажировка үтәргә чакырды. «Бәлки,
сезнең берәрегез үз тормышын шәһәребез белән бәйләргә теләр һәм үзенең иң кыю
планнарын тормышка ашыру өчен Казанны сайлар»,- диде ул йомгаклап.
Исегезгә төшерәбез, март аенда Казан Мэры Россия халык
хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясеннән «Дәүләт идарәсе мастеры – җитәкчеләр
өчен» программасында катнашучылар өчен лекция белән чыгыш ясады. Очрашу Бәшир
Рәмиев исемендәге IT-паркта узды. Мастер-класста Илсур Метшин Татарстан
башкаласының социалистик шәһәрдән халыкара вакыйгалар үзәгенә һәм яшәү өчен
уңайлы киңлеккә урбанистик адым ясавы турында сөйләде.