(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы апрель, Юлия
Летникова). Июнь аенда Горький шоссесында, Болотников, Фрунзе һәм Восстание
урамнары киселешендә, өч дәрәҗәле чишелешнең бер өлеше булачак тоннель төзелеше
тәмамланачак. Асфальт җәелгәннән соң, участокның җир өлешендә хәрәкәт
башланачак. Параллель рәвештә эстакада төзелеше алып барылачак, ул ел ахырына тәмамланачак.
Бүген Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрнең иң тыгыз магистральләренең берсен
реконструкцияләү барышын тикшереп кайтты һәм эш темпларын югары бәяләде.
«Горький
шоссесындагы борылыш боҗрасында реконструкциянең иң катлаулы һәм төп участогы
өч дәрәҗәле юл чишелеше урнашкан. Һава торышы, ниһаять, тулы көчкә эшләргә
мөмкинлек бирде – бүген 41 берәмлек техника һәм 62 эшче җәлеп ителгән.
Билгеләнгән вакытка эшләп чыгар өчен барысы да бар», – диде шәһәр башлыгы. Ул
магистральне реконструкцияләү берничә этапка бүленгән, беренче участок буенча
хәрәкәт июнь ахырында ачылачак, дип өстәде. Автомобиль хуҗалары һәм җәмәгать
транспорты пассажирлары юлдагы уңайлыкларны күрәчәк», – дип ышана шәһәр
башлыгы. Реконструкция эшләре 2024 ел ахырына тәмамланачак, дип искәртте Илсур
Метшин.
Казан
Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев сөйләвенчә, Горький
шоссесының төп юл-транспорт төене булган өч катлы юл чишелеше тоннельдән,
җир өсте өлешеннән һәм эстакададан тора. Бүгенге көндә тоннельнең беренче
катламы салынган, хәзер эшчеләр нигезне салуга, шулай ук икенче һәм өченче
өлешләрне ябуга әзерләнәләр.
Реконструкциядән
соң шулай ук Горький шоссесында – Коләхмәтов урамыннан алып Восстание урамына
кадәрге участокта, Залесная урамында «Олимпиец» спорт комплексы янында һәм
Осиново урамы районында өч җир асты борылыш боҗрасы барлыкка
киләчәк. Бүгенге көндә әлеге объектларның икенчесе 70% ка әзер, ә өченче
боҗрада тоннель төзелә. Проектта «Факел» сәүдә үзәге янында ике яссы
борылыш боҗрасы каралган, ул быел төзеләчәк, Лебяжье күле янында
киләсе елда барлыкка киләчәк.
«Бүгенге
көндә Горький шоссесы – шәһәрдә транспорт хәрәкәте өчен иң проблемалы
участокларның берсе. Без реконструкциядән соң магистральнең үткәрү сәләте ике
тапкыр диярлек артыр дип планлаштырабыз», – дип билгеләп үтте Мэр. Моның өчен
«Факел» сәүдә үзәгеннән «Олимпиец» сәүдә комплексына кадәрге юлны алты полосага
кадәр киңәйтәчәкләр. Хәзер монда финиш сызыгында эшләр бара, төзүчеләргә яңгыр
канализациясен төзисе һәм асфальтның өске катламын саласы кала. Моннан тыш,
Краснококшайск урамыннан М7 трассасына кадәрге участокларның берсендә
светофорларсыз өзлексез хәрәкәт оештырылачак. Бөтен магистраль буйлап велосипед
һәм җәяүлеләр юллары узачак, тимер юл аша чыгу урынында җәяүлеләр һәм
велосипедчылар өчен тоннель барлыкка киләчәк.
Реконструкция
кысаларында Залесная урамы («Олимпиец» спорт комплексы янында), Осиново һәм
Алеутская урамнары янында өч җир асты җәяүлеләр кичүе төзеләчәк.
Хәзерге вакытта өч объектның да тоннель өлешләре әзер. Моннан тыш, төзүчеләргә
Музыкальная, Фрунзе, Коләхмәтов, Восстание урамнары янында һәм «Факел» сәүдә
үзәге янында биш җир өсте җәяүлеләр кичүе төзергә туры
киләчәк.
Исегезгә
төшерәбез, быел Казанда Вознесение тракты төзелеше һәм Назарбаев урамындагы күперне капиталь ремонтлау дәвам итә. Шулай ук Киндери
елгасы, Коры елга һәм Күзәмәт бистәсендәге күперләрне яңарту
планлаштырыла. Корылмаларда сүтелә торган элементлар алыштырылачак, юлның
киңлеген нормативларга җиткерәчәкләр, тротуарлар, яктырту һәм башка
куркынычсызлык элементлары булдырылачак.
«Имин
сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча Казанда 12 юл участогы яңартылачак. Юл өлеше һәм тротуарлар ремонтланачак, коймалар,
юл билгеләре, светофорлар урнаштырылачак һәм яктырткычлар тоташтырылачак.
Урам-юл челтәрен ремонтлау кысаларында 17 юл объекты, квартал эчендәге юллар
яңартылачак. Аларның исемлеген халыктан килгән мөрәҗәгатьләр буенча төзегәннәр.
Күчмә
киңәшмәдә шулай ук «Күперләр һәм юллар» ҖЧҖ директоры урынбасары Дмитрий
Дроздов, Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы урынбасары
Илсур Хисмәтуллин катнашты.