(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче апрель,
Татьяна Марюхова). Казанда коммуналь техниканы җәйге сезонга әзерли башладылар.
Юлларны җыештыруда 369 берәмлек махсус техника җәлеп ителә, аларның күп өлеше
ел әйләнәсе эшли, шулай ук 316 юл эшчесе дә. Хәзерге вакытта машиналарның 60% ы
инде үзгәртеп корылган, алар кыштан соң шәһәрне актив җыештыра башлаганнар.
Бүген Казан Мэры Илсур Метшин «Горводзеленхоз» МУП трестында булды, анда
җыештыру техникасының әзерлеген бәяләде һәм предприятие хезмәткәрләре белән
аралашты.
1
нче апрельдә Татарстан башкаласында шәһәр территориясен санитар чистарту һәм
төзекләндерү буенча икеайлык башланды. Май башына подрядчы оешмалар көче белән гомуми
мәйданы 22 млн кв.м булган юлларны, шул исәптән 4 млн кв. м тротуарны тәртипкә
китерергә кирәк. «Чисталык – Казанның визит карточкасы. Урамнарда чиста,
тәртип, хуш исле чәчәкләр булганда шатланабыз. Апрель аенда бергә эшләячәкбез
һәм май бәйрәмнәренә шәһәрне матурларбыз», – диде Илсур Метшин.
«Горводзеленхоз»
автопаркы 147 берәмлек техниканы үз эченә ала. Киләсе сезонда предприятие 189
эшче һәм 67 шофер һәм механизаторны җәлеп итәчәк. Аларның берсе белән Мэр
аралашты. Алексеевск районыннан килгән машина йөртүче Алмаз Зарипов
«Горводзеленхоз»да алтынчы ел эшли, предприятие аңа тулай торакта урын биргән.
«Хезмәт хакы мине канәгатьләндерә – без җәй көне уртача 50-55 мең сум, ә кыш
көне бераз күбрәк алабыз. Ике сменада эшлибез: 7:00 дән 16:00 гә кадәр һәм
21:00 дән 6:00 гә кадәр», – дип сөйләде ул. Алмаз Зарипов шулай ук шәһәр
җитәкчелегенә яңа техника өчен рәхмәт белдерде.
«Машина
йөртүчеләр буенча сораулар бар – алар җитми, әмма без әлеге юнәлештә эшлибез
һәм эшчеләрне җәлеп итәргә планлаштырабыз, аларның хезмәт шартларын
яхшыртабыз», – диде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев.
Казан
юлларын җәйге чорда карап тотуга барлыгы 369 берәмлек техника җәлеп ителәчәк
(53 вакуум һәм себерү-чистарту машинасы, 139 су сибү машинасы һәм 177 берәмлек
башка техника), шуларның 331 машинасы ел әйләнәсе кулланыла. Моның өчен
машиналарда кышкы асмалы җиһазлар – кар җыю һәм бозлавыкка каршы материаллар
таратучы җайланмалар алына. Аның урынына су сибү өчен рейка һәм сулы мич
урнаштырыла. Машиналар шулай ук тикшерелә һәм кирәк булган вакытта ремонтлана.
Бүгенге
көндә җәйге сезонга 251 берәмлек техника әзер. «Узган ел апрель аенда кар яуды,
шуңа күрә без техниканың бер өлешен көтелмәгән явым-төшемнәр өчен калдырдык», –
дип җиткерде шәһәр башлыгы Игорь Куляжев.
Хәзер
эшчеләр иртәнге сәгатьләрдә юлларны һәм коймаларны юалар, шулай ук бордюр ташы
буйлап җыелган пычракны җыештыралар.
Моннан
тыш, икеайлык кысаларында яшел зоналарны – җәмәгать киңлекләрен, урман
полосаларын һәм яр буе зоналарын чистарту өстенлекле булып кала. Сәнәгать
предприятиеләре территорияләрен, гараж кооперативларын, сәүдә объектларын,
автозаправка станцияләре челтәрен һәм башкаларны тәртипкә китерүгә аерым
игътибар биреләчәк. Казан Мэры район хакимиятләрен, идарәче компанияләрне,
предприятиеләрне һәм оешмаларны, социаль өлкә учреждениеләрен һәм шәһәр халкын
икеайлыкка кушылырга чакырды.
Исегезгә
төшерәбез, урам-юл челтәрен кышкы карап тоту чоры Татарстан башкаласында 15 нче
апрельдә тәмамланачак. Узган сезонда тәүлегенә уртача 475 берәмлек техника һәм
622 юл эшчесе җәлеп ителгән. Кыш дәвамында Казан урамнарыннан 938 мең тонна
кар чыгарылган.