(Казан
шәһәре KZN.RU, 23 нче март, Диана Жиленкова, Татьяна Марюхова). Казан Мэры Илсур
Метшин йортларны һәм социаль объектларны капиталь ремонтлау программасы буенча
күчмә киңәшмә үткәрде. Шәһәр башлыгы Фатыйх Әмирхан ур., 35а адресы буенча
урнашкан 248 нче балалар бакчасында һәм Социалистик урамындагы 11/14 күп
фатирлы йортта булды. Аларны уртак проблема берләштерә – түбәдән су үтә.
Мәктәпкәчә учреждениедә тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары мөрәҗәгать иткәннән соң
һәм йортта яшәүчеләр «Ачык Казан» системасына гариза биргәннән соң, И.Метшин
проблеманы тизрәк хәл итү өчен объектларда булып кайтты.
Казанның 153 балалар бакчасына
капиталь ремонт таләп ителә
220
урынга исәпләнгән 248 нче балалар бакчасы бинасы 1977 елда төзелгән, һәм шуннан
бирле биредә бер тапкыр да капиталь ремонт үткәрелмәгән. Бинаның түбәсенең
гомуми мәйданы 1,2 мең кв. м тәшкил итә. Мәктәпкәчә учреждение мөдире Лилия
Севастьянова сөйләвенчә, бинаның түбәсеннән инде күптән су үтә. Ел саен без үз
көчебез белән косметик ремонт үткәрдек, су үтә торган урыннарның түбәсен
гудрон белән тутырдык. Ләкин бу вакытлыча эффект бирде. Вакыт-вакыт түбәнең бер
урыныннан, аннары икенче урыныннан су үтә, ягъни су бинаның бөтен периметры
буенча «йөри», – дип аңлатты Лилия
Севастьянова.
Быел
проблема кискенләште – икенче каттагы су үтүләр коридорларда да, балалар
шөгыльләнә торган биналарда да күзәтелә. Шуңа күрә гыйнварда 11 төркемнең берсе
вакытлыча ябыла. Белем бирү процессы өзелмәсен өчен 14 баланы параллель
төркемнәргә бүлгәннәр. Мәктәпкәчә учреждениегә барлыгы 195 бала йөри.
«Һава
шартлары рөхсәт иткәннән соң, түбә ябу эшләрен шунда ук башларга кирәк. Бу
безнең өстенлегебез, әти-әниләребез алдында җаваплылык, – диде шәһәр башлыгы. –
248 нче балалар бакчасында тәрәзәләрне алыштырдылар, челтәрләр буенча
мәсьәләләр хәл ителде, әмма бинада капиталь ремонт үткәрү таләп ителә».
Мэр
искәрткәнчә, узган ел Казанда 70 социаль инфраструктура объекты, шул исәптән 7
балалар бакчасы ремонтланган. Әмма капиталь ремонтка үз чиратын элеккечә
шәһәрнең 153 мәктәпкәчә учреждениесе көтә. «Зур эш көтә, бу проблемаларны чишү
өчен резервлар һәм мөмкинлекләр эзләргә кирәк», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
Бүген
Казанда 326 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, шул исәптән 313 балалар
бакчасы, 2 прогимназия һәм 11 мәктәптә мәктәпкәчә бүлекчәләр бар. Казанның
балалар бакчаларына 74 мең 126 бала йөри.
Идарәче компания түбәдән су үтү
аркасында килеп чыккан җитешсезлекләрне төзәтәчәк
Күчмә
киңәшмә шәһәрнең Авиатөзелеш районында Социалистик урамындагы 11/14 номерлы өч
катлы күпфатирлы йортта дәвам итте. Биредә тугыз подъездда 251 кеше яши. Йорт
1950 елда төзелгән, анда яшәүчеләр «Ачык Казан» системасында гариза калдырган,
биредә берничә фатир түбәдән су үтү аркасында зыян күргән.
Шәһәр
башлыгына Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин
сөйләгәнчә, соңгы тапкыр бу йортның түбәсен 2006 елда ремонтлаганнар. Әлеге
чорда «Уютный Соцгород» идарәче компаниясе көче белән подъезд һәм төтен чыгару
торбалары ремонтланган, япмалар алыштырылган. Эшләр агымдагы ремонт кысаларында
үткәрелгән. Соңгы берничә елда капиталь ремонт программасы буенча йортта
гомумйорт җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм су чыгару, электр
белән тәэмин итү системалары алыштырылган, җылылык энергиясен исәпкә алу һәм
көйләү узеллары урнаштырылган һәм башка берничә эш башкарылган.
Шәһәр
башлыгы, су үткән фатирларның берсенә кереп, хуҗабикә белән аралашты. Ул
яңгырлар вакытында бер бүлмәдә түшәмнән су үтүен, хәзер анда косметик ремонт
үткәрелүен сөйләде.
«Быел сезнең йортның түбәсен капиталь ремонт программасы
буенча яңартачаклар. Эшләр һава шартлары рөхсәт иткәннән соң ук башланачак.
Идарәче компания фатирда түбәдән су үтү нәтиҗәсендә барлыкка килгән барлык
җитешсезлекләрне бетерә алачак», – дип мөрәҗәгать итте шәһәр башлыгы. И.Метшин
Искәндәр Гыйниятуллинга мондый очракларны аерым контрольдә тотарга кушты.
2021
елда Татарстан Республикасы Рәисенең «Безнең ишегалды» программасы буенча әлеге
йорт территориясе төзекләндерелде. Монда асфальт түшәмне алыштырдылар,
автомобиль хуҗалары өчен парковка зонасы оештырдылар, заманча җиһазлар белән
балалар мәйданчыгы урнаштырдылар, тышкы яктырту челтәрләрен алыштырдылар.
Идарәче компания ябык типтагы контейнер мәйданчыгын җиһазландырды һәм
подъездларның керү төркемнәрен ремонтлады.
Исегезгә
төшерәбез, быел Казанда капиталь ремонт программасы буенча эшләр 50 меңгә якын
кеше яшәгән 195 күп фатирлы йортта башкарылачак. Подряд оешмалары җылыту
системаларын, фасадларны һәм түбәләрне ремонтлауны 15 нче сентябрьдә, калган
барлык эшләрне 1 нче ноябрьгә кадәр тәмамларга тиеш булачак. Өстәвенә, 19 йорт
«Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндереләчәк.
Бүгенге
көндә Татарстан башкаласында торак фондының 66,5% ы ремонтланган.
Күчмә
киңәшмәдә Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Фәнис
Нурмөхәммәтов, Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов, Социаль өлкә
учреждениеләрен карап тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты директоры
Петр Королев, Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Василий Лысачкин, «Уютный
Соцгород» ҖЧҖ директоры Илсур Сарваров
катнашты.