(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче март, Диана Жиленкова). Казан Башкарма комитетында Тарихи торак пунктларда шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиянең эшче төркеме утырышы узды. Барлыгы 13 төзелеш һәм реконструкция проекты тәкъдим ителде, шуларның 12 се ТР Рәисе каравына тапшырылачак. Бер проект эшләп бетерергә җибәрелгән. Утырышны Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин үткәрде.
«Объектларны реконструкцияләүгә инвестицияләр кертергә теләүчеләр арасында активлык бик югары», – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы. Аның фикеренчә, бу Казанның инвестицион җәлеп итүчәнлеген күрсәтә. «Базарда катнашучыларның географиясе үсә, Мәскәү һәм Санкт-Петербургның эре компанияләре Татарстан башкаласында һәм Казан агломерациясендә торак төзелешендә катнашырга теләк белдерә. Бу безне шатландыра, шул ук вакытта проектларны килештергәндә җаваплылык та йөкли. Без кабул иткән карарлардан шәһәрнең киләсе унъеллыкка архитектура кыяфәте һәм хәтта, бу сүздән курыкмыйм, йөз еллыгы да бәйле», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
Утырышта ТР Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова, Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының архитектура мирасын һәм архитектура нигезләрен реконструкцияләү, реставрацияләү кафедрасы доценты Светлана Персова һәм башкалар катнашты.
Шәһәрнең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина 13 проект тәкъдим итте. Мәсәлән, Назарбаев урамында күп фатирлы торак йорт проекты хупланды. Әлеге объект Камал театрының яңа бинасыннан ерак урнашмаганлыктан, йортның архитектура сыйфаты ярашырга тиеш, дип ассызыклады И.Төхвәтуллина. Проект шәһәр советы әгъзаларының искәрмәләрен исәпкә алып эшләп бетерелгән, алар берничә тапкыр участокка чыкканнар, анда объектны җәяүлеләр элемтәләрен исәпкә алып урнаштыру турында фикер алышканнар.
Моннан тыш, утырышта катнашучылар дүрт торак комплекс, бер күп фатирлы һәм ике шәхси торак йорт, Һади Атласи урамындагы медицина үзәге, Горький урамындагы кунакханә проектларын карадылар.
Эшче төркемнең хуплавын Петербург урамындагы «Республика» сәүдә үзәгенә терәп төзеләчәк янкорма проекты алды. «Безнең өчен проект авторларының бөтен комплексның архитектурасын яхшыртырга теләве бик мөһим. Бу бүгенге көндәге кыяфәтенә караганда күпкә кызыклырак», - дип аңлатма бирде ТР башкаласы Мэры.
Һади Такташ урамындагы җәмәгать туклануы функциясе булган сәүдә бинасы проекты яңадан эшләп бетерергә җибәрелде.
Түбән Кабан күле янындагы Тукай урамындагы торак комплекс проекты актив фикер алышуга китерде. Аның авторларына проектка, эшче төркем әгъзаларының искәрмәләрен исәпкә алып, үзгәрешләр кертергә кирәк булачак. Ул шулай ук ТР Рәисе каравына чыгарылачак.