(Казан
шәһәре KZN.RU, 7 нче март, Татьяна Марюхова). Бүген Халыкара хатын-кызлар көне
алдыннан Казан Мэры Илсур Метшин Совет районында Нокса авышлыгында урнашкан 159
нчы лицейда булды һәм учреждение коллективын якынлашып килүче бәйрәм белән
котлады. Шәһәр башлыгы педагоглар һәм азык-төлек блогы хезмәткәрләре белән
аралашты, шулай ук узган җәйдә яңартылган ашханәне карады.
Бу уку
елында ике сменада 1057 бала һәм яшүсмер белем ала торган 159 нчы лицейдагы
ашханә мәктәп рестораны форматында эшли башлады. Биредә үткәрелгән капиталь
ремонт төшке аш залында утырту урыннарын 120 дән 260 ка кадәр арттырырга
мөмкинлек бирде. Азык-төлек блогында җиһазлар һәм мебель яңартылды, ә
интерьерны бизәгәндә заманча дизайн чишелешләрен кулландылар.
Лицей
директоры вазыйфаларын башкаручы Гөлнара Вафина ремонт ясаган өчен шәһәр
җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. «Мин күп балалы әти, ә хәзер бабай буларак,
балаларны сәламәт тукланырга күнектүренең җиңел түгеллеген беләм, алар күбрәк
чипсы, фастфуд һәм газлы баллы эчемлекләргә өстенлек бирәләр. Шуңа күрә мондый искиткеч шартларда
укучыларның баланслы туклануы мөһим. Алар төрлечә укый ала, әмма мәктәптә булса
да бер үк төрле яхшы
ашарга тиеш», – дип ассызыклады И.Метшин.
Узган ел
ахырында лицей командасы миллион халкы булган шәһәрләр арасында «Иң яхшы мәктәп
ашханәсе» бөтенроссия конкурсында икенче урын алды, производство мөдире
Светлана Кириллова «Мәктәп ашханәсенең иң яхшы пешекчесе» конкурсында көмеш
призер булды.
Мэр белән
аралашканда Светлана Кириллова конкурсның ничек узуы турында сөйләде. «Безнең
алдыбызда продуктлар җыелмасы әзерләп куелган иде, шулардан 40 минут эчендә
дүрт аш әзерләргә, аларга шулай ук технология карталары язарга кирәк иде. Миңа
кабак, кишер, суган һәм ит туры килде. Әлбәттә, жюрины шаккаттырырга һәм үз
ризыкларымны тәкъдим итәргә кирәк иде – мин татар халык ризыгы азу, каймаклы соуста ит, кабактан аш-пюре һәм яшелчә
салаты әзерләдем», – дип уртаклашты ул.
Конкурс
WorldSkills стандартлары буенча үткәрелде, шуңа күрә сынауга әзерлек ныклап
барды, дип билгеләп үтте Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль
директоры Рима Мөхәммәдшина. Ярышларның нәтиҗәләрен ресторан бизнесы белгечләре
бәяләде. Мэр коллективны җиңүләре белән котлады һәм бу катлаулы эшләрендә уңышлар теләде.
Шуннан соң
шәһәр башлыгы лицей педагоглары белән аралашты, анда 58 укытучы эшли. Илсур
Метшин алар белән сөйләшкәндә мәктәп елларын һәм укытучыларын рәхмәт белән искә
алды, аларның кайберләре белән элемтәдә торуын әйтте. Мэр балаларны кечкенәдән
үк тәрбияләү һәм аларга иң яхшысын бирү мөһим булуын ассызыклады.
«Минем өчен
укытучыларны якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлау зур
мәртәбә, чөнки алар безнең мәктәп укучыларын тәрбияли, ә Казанда аларның саны
166 меңнән артып китә. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә! Күңелләрегездә һәм
йөрәкләрегездә һәр көн
яз булсын», - дип теләде Илсур Метшин.
Мэр белән
бергә лицейда Казанның Совет районы администрациясе башлыгының беренче
урынбасары Андрей Яковлев һәм шәһәр Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе
башлыгы Ирек Ризванов булды.