(Казан
шәһәре KZN.RU, 7 нче март, Юлия Летникова). Казан Ратушасында Халыкара
хатын-кызлар көне алдыннан «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы»
бәйгесенә нәтиҗәләр ясадылар. ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин җиңүчеләрне
котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды.
«Бу көнне
ир-атлар хатын-кызларга әйткән матур һәм назлы сүзләр, сөйкемле ханымнар,
безнең сезгә булган соклануыбызның һәм рәхмәтебезнең йөздән бер өлеше дә түгел»,
- диде Илсур Метшин. «Сез бу дөньяны яктырак, игелеклерәк һәм камилрәк итәсез,
якыннарыгызга наз, җылылык һәм кайгырту бүләк итеп, гаилә учагын саклыйсыз.
Без, ирләр, сезнең аңлау, ышану һәм кичерү сәләтегез алдында баш иябез. Сезнең
игътибарыгыз, назыгыз һәм ярдәмегез – безнең өчен иң кадерле бүләк. Нәкъ менә
сез безнең төп илһамыбыз, сезнең өчен эшлисе, уңышларга ирешәсе һәм игелекле
гамәлләр кыласы килә», – дип өстәде Мэр.
Ел саен
уздырыла торган «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесендә шәһәрне
үстерүгә һәм алга чәчәк
аттыруга үз өлешләрен керткән күп балалы әниләр, эре сәнәгать предприятиеләре
хезмәткәрләре, бизнес вәкилләре һәм казанлы хатын-кызлар катнаша. «Сезнең
һәрберегез үз эшендә иң яхшысы. Без ир-атлар белән беррәттән, сез җитди
карарлар кабул итәсез, хезмәтегез нәтиҗәсе һәм тирә-яктагылар өчен җаваплылык
тотасыз. Моның өчен мин
сезгә ир-ат буларак кына түгел, зур шәһәрнең мэры буларак та аерым рәхмәт
әйтәсем килә», – дип мөрәҗәгать итте конкурста җиңүчеләргә шәһәр башлыгы. Ул
конкурста катнашучыларның һәркайсының өлеше Казан өчен мөһим һәм кыйммәтле
булуын ассызыклады.
«Хатын-кыз –
ана» номинациясендә Наталья Коровина җиңде. Тормыш иптәше Анатолий Коровин
белән бергә алар 8 бала – 6 кыз һәм 2 ул тәрбиялиләр. Наталья инҗил курслары
инструкторы һәм чиркәүдәге якшәмбе мәктәбе укытучысы, ә аның ире чиркәү пасторы
һәм христиан көллиятендә остаз булып эшли. «Безнең гаиләдә балаларны тәрбияләү
сере – бер-беребезне ярату. Бу хис булмаса, бернәрсә дә килеп чыкмый. Без, үз
чиратыбызда, Аллаһыдан мәхәббәт алабыз», - дип билгеләде Н.Коровина.
«Хатын-кыз – лидер» номинациясендә «Казанның азык-төлек
һәм социаль туклану департаменты» АҖ генераль директоры Рима Мөхәммәдшина
җиңде. «Департамент көн саен 300 мең кешене тукландыра. Безнең өчен зур чакыру
– Казанда демографик вәзгыять: укучылар саны ел саен арта бара, аларны
тукландыру өчен зур эш алып барыла», – диде Р.Мөхәммәдшина. Ул искәрткәнчә,
мобилизацияләнүчеләрне вакытлыча урнаштыру пунктлары ачылган көннәрдә
департамент өч көн эчендә үз эшен башлап җибәрде һәм хәрби хезмәткәрләрне туклану белән
тәэмин итә башлады
башлады.
Тыл
хезмәтчәне, фашист концлагерьлары тоткыны Вера Георгиевна Бакаева «Хатын-кыз –
ел үрнәге» булды. Ул Бөек Ватан сугышын күргән, 2 ел концлагерьда булган, аннан
соң аны Татарстанга балалар йортына алып кайталар. Яшь чагында ул мех заводына
эләгә, анда хәрби хезмәткәрләр өчен мех капчыклар тегә. «Мин 1000 пар олтырак
тектем һәм аларны мобилизацияләнгән татарстанлыларга җибәрдем. Алардан рәхмәт
сүзләре алам», - дип уртаклашты Вера Георгиевна.
«Ковид
чикләүләре бетеп тә җитмичә, илебез махсус хәрби операция режимына керде.
Өлешчә мобилизация казанлыларның гадәти тормыш рәвешен үзгәртте, аеруча ирләре,
әтиләре, абыйлары, уллары хәрби бурычларын үтәргә киткән гаиләләргә авыр.
Рәхмәт сезгә, кадерле хатын-кызлар, сезнең сабырлыгыгыз тормышның барлык
авырлыкларын кичерергә, ә игелегегез Ватаныбызны намус белән саклаучы лаеклы
геройлар тәрбияләргә ярдәм итә», – диде Илсур Метшин. Казан хәрби
хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә булыша, моның өчен шәһәрдә ярдәм
чаралары күрелде һәм гуманитар ярдәм җыю пунктлары эшли, дип өстәде ул. «Ваемсыз
калмаган һәм кулдан килгәнчә ярдәм кулы сузган һәркемгә ихлас рәхмәтлемен. «Игелекле
Казан» фонды «Ярдәм – янәшә» проекты белән берлектә 38 фура гуманитар ярдәм
җибәрде», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
«Хатын-кыз –
бизнес-леди» номинациясендә «Бала-Сити гомумбелем бирү оешмасы» коммерцияле
булмаган автоном оешмасы генераль директоры Альбина Насыйрова җиңде. «Минем
уңышның сере – үз эшемне ярату, бер адым алда бару, яңа ысуллар, технологияләр
кертү», – дип уртаклашты А.Насыйрова.
Г.Кариев
исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры актрисасы Альбина Гайзуллина «Хатын-кыз
– мәдәният һәм рухилык» номинациясендә билгеләп үтелде. 20 ел эшләү дәверендә ул балалар,
яшьләр һәм өлкәннәр өчен спектакльләрдә 55 роль уйнаган.
«Минем
язмышым – минем һөнәрем» номинациясендә ике җиңүчене билгеләделәр. Алар – «Казан
вертолет заводы» АҖ контроль участогының өлкән мастеры Любовь Дубровина һәм «Казан
моторлар төзү җитештерү берләшмәсе» АҖ электроэрозионисты Әлфия Сафиуллина.
Казанлы ике
ханым «Хатын-кыз – галим» номинациясендә җиңде. Бүләкләр белән КФУның
Психология һәм мәгариф институтының башлангыч белем бирү кафедрасы мөдире,
педагогика фәннәре докторы, профессор Венера Закированы һәм Казан дәүләт
энергетика университетының «Электр станцияләре» кафедрасы доценты Юлия
Зацариннаяны билгеләп үттеләр. Ул киләсе елга планнары турында сөйләде: «Остазлар
яшьләргә, аеруча мәктәптә һәм университетта кирәк, шуңа күрә мин, элеккечә үк
студентлар өчен фән дөньясына юл күрсәтүче булырмын».
«2023 ел
Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы, Педагог һәм остаз елы дип игълан ителде.
Нәкъ менә сез, кадерле әниләребез һәм әбиләребез, балаларыбызны беренче
көннәрдән үк милли гореф-гадәтләр белән таныштырып, халыклар мәдәниятенең
барлык байлыгын һәм үзенчәлеген ачып тәрбиялисез. Нәкъ менә сез, безнең хөрмәтле
педагогларыбыз һәм остазларыбыз, яшьләрдә зур илебез һәм анда яшәүче барлык
халыкларның тарихына хөрмәт тәрбиялисез, шуның белән татулыкны саклыйсыз», -
дип мөрәҗәгать итте тантанада катнашучыларга Илсур Метшин.
«Өченче буын
героинясы» номинациясендә пенсионер, «Кичке утлар» хоры солисты Нурия Низамова
җиңде.
Ел саен иң
яхшыларны ирләр арасында да билгелиләр. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының
Балалар республика
клиник хастаханәсенең 2 нче категорияле табиб-хирургы Айрат Ногмановны «Ир-ат –
мәрхәмәтле йөрәк» номинациясендә бүләкләделәр. Ике ай ул Луганск халык
республикасында эшләде, анда ул халыкны тикшерү һәм беренче медицина ярдәме
күрсәтү белән шөгыльләнде. «Ир-ат – лидер» номинациясендә ТР Рестораторлар һәм
отельерлар ассоциациясе президенты Зөфәр Гаязов җиңде. Ир-атларга бүләкләрне
Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова тапшырды.