(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче март). Казан Мэры Илсур
Метшин шәһәр халкын 8 нче Март белән котлады.
«Сөйкемле ханымнар!
Сезне чын күңелдән 8 нче Март – Халыкара хатын-кызлар
көне белән котлыйм!
Язгы кояшның беренче нурлары белән җылытылган бу матур
бәйрәм яңарышны гәүдәләндерә һәм Хатын-кызны – матурлык һәм наз, мәхәббәт һәм
гармония, өмет һәм илһам чыганагын символлаштыра.
Бүген без сезгә тагын бер тапкыр соклану һәм тирән хөрмәт
сүзләрен белдерәбез.
Кадерле ханымнар, сез тормыш бүләк итәсез, аны мәгънә һәм
бәхет белән тутырасыз, дөньяны игелеккә һәм яктылыкка тутырасыз. Сез
ир-атларның йөрәкләрен ешрак тибәргә мәҗбүр итәсез һәм кыю батырлыклар кылырга
канатландырасыз, терәк булып, уңышка ирешергә ярдәм итәсез.
Сез үзегезнең күпкырлы һәм гаҗәеп эчке көчегез белән әсир
итәсез. Тырыш һәм түземле затлар, сез стандарт булмаган карарлар кабул итә
аласыз һәм эштә яңа үрләр яулыйсыз. Шул ук вакытта сез зирәк һәм кайгыртучан,
нәзакәтле һәм сизгер, тугры һәм назлы тормыш иптәшләре, әниләр, кызлар, апалар
һәм сөйгән ярлар булып калып, гаилә учагын кадерләп саклыйсыз, йортка ямь
кундырасыз. Сезнең сабырлыгыгыз – тормышның барлык авырлыкларын кичерергә, ә
игелекләрегез Ватанны намус белән яклаучы лаеклы геройлар тәрбияләргә ярдәм
итә.
Бу бәйрәм көннендә сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек,
тынычлык һәм иминлек телим! Күзләрегез бәхеттән балкып торсын, һәр туасы
көнегез яхшы хәбәрләр генә китерсен!» - диелә котлауда.