(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче март, Диана Жиленкова).
Илсур Метшин мобилизацияләнгән казанлының гаиләсен Халыкара хатын-кызлар көне
белән котлады. ТР башкаласы Мэры хәрби хезмәткәрнең хатыны һәм кызы янына
кунакка килде һәм аларга бүләкләр тапшырды.
«Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан сезне, сезнең дус һәм матур
гаиләгезне котларга килергә булдым. Әтиегез хәзерге вакытта Ватанын саклый.
Аллаһ боерса, киләсе бәйрәмдә ул сезне үзе котлаячак»,- дип мөрәҗәгать итте Мэр
мобилизацияләнүченең хатыны Алиягә һәм 6 яшьлек кызы Амалиягә.
Шәһәр башлыгын шулай ук Алияның әнисе – Гөлназ һәм мобилизацияләнгән
казанлының әнисе – Алия дә каршы алды. Мобилизацияләнүченең хатыны сөйләгәнчә,
аның иренең Росгвардиядә хезмәт тәҗрибәсе булган. Әзерлекне ир-ат «Казан Экспо»да
узган. «Барысы да чиста, яхшы ашаталар дип әйтә иде», – дип уртаклашты Алия.
Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта ире даими рәвештә көненә бер тапкыр элемтәгә
чыга. Һәм гаилә, ул туганнары янында бераз була алсын өчен, күптән көтелгән
отпускны түземсезлек белән көтә.
Хәзер тормыш иптәше йөкле, игезәкләр туачак дип көтелә, өстәвенә, бала
табуның фаразланган датасы – июньдә – аның
беренче кызының туган көне белән туры килә диярлек. Шәһәр Мэры кирәк була
калса, медицина ярдәме күрсәтүдә булышлык күрсәтергә вәгъдә итте.
6 яшьлек Амалия 141 нче балалар бакчасына йөри. Быел ул 159 нчы лицейга
укырга барачак. И.Метшин кызга яңа уку елында уңышлар теләде һәм курчак бүләк
итте. «Мин фотограф булырга, бакчада һәм мәктәптә эшләргә телим», – дип
планнары белән уртаклашты нәни Амалия.
Хәзер ул балалар бакчасына һәм әзерлек мәктәбенә бушлай йөри, дип
сөйләде әнисе. Гаиләгә спорт һәм мәдәни учреждениеләргә бушлай йөреп була
торган «Батыр» картасын да биргәннәр. «Батыр» картасын шунда ук алдык. Иремне
мобилизацияләүгә, район администрациясеннән шалтыратып, үзләренә чакырдылар.
Әлегә картаны кулланмадым, вакыт җитми. Менә хәзер декретка чыгачакмын, вакыт
күбрәк булачак, һава торышы да яхшырачак һәм йөри башлаячакбыз», - дип
уртаклашты Алия.
Гаилә Илсур Метшинга игътибары һәм килергә вакыт тапканы өчен рәхмәт
белдерде. «Ярдәм итәбез һәм чын күңелдән котлыйбыз. Һәр гаилә борчыла,
якыннарын көтә – бу җиңел түгел, - дип җавап бирде Мэр. - Шуңа күрә район
администрацияләре мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре белән һәрвакыт элемтәдә
тора. Бу безнең бурычыбыз һәм мондый вакытта сезнең янәшәдә булу – ихлас
теләгебез».
Очрашу азагында шәһәр Мэры мобилизацияләнүченең гаиләсе белән истәлеккә фотога
төште. Шәһәр башлыгы белән бергә очрашуда Совет районы администрациясе
башлыгының беренче урынбасары һәм урынбасары Андрей Яковлев һәм Айсылу Хәмзина
да булды.
Исегезгә төшерәбез, Яңа ел алдыннан Илсур Метшин тагын бер
мобилизацияләнүченең гаиләсен котлады. Шәһәр башлыгы аның хатыны һәм балалары
янына кунакка килде һәм бүләкләр тапшырды. Бүләкләрне балалар «Кыш бабайга хат» хәйрия акциясе вакытында
сорадылар.
Казанда мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре өчен берничә ярдәм чарасы
эшли. Алар арасында мәктәпләрдә бушлай ашау һәм балалар бакчаларына бушлай
йөрү, ташламалы юл йөрү һ.б. бар. Нечкәлекләрне KZN.RU порталындагы махсус бүлектә белергә
була.