Р.Миңнеханов һәм И.Метшин Казанда яшәүче Нурания Газиеваны йөз еллык юбилее белән котладылар
ТР Рәисенең матбугат хезмәте
(Казан
шәһәре KZN.RU, 7 нче март). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм
Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин педагогик хезмәт ветераны, тыл
хезмәтчәне Нурания Мөхәммәт кызы Газиеваны 100 яшьлек юбилее белән котладылар.
Социаль-икътисади потенциалны ныгытуга зур өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле
хезмәте өчен республика башлыгы аңа ТР Дәүләт бүләген – «ТАССРның 100 еллыгы»
медален тапшырды.
Нурания
Мөхәммәт кызы белән аралашканда, Рөстәм Миңнеханов аңа сәламәтлек һәм озын
гомер теләде.
Газиева
Нурания Мөхәммәт кызы 1923 елның 2 нче мартында Төмән өлкәсенең Киндер авылында укытучылар
гаиләсендә туа. Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлый. 1971 елда Казанга күчеп килә. Ул 58
ел укытучы булып эшли.
Нурания
Мөхәммәт кызы укытучылар династиясе гаиләсеннән. Олы апасы да укытучы булып
эшләгән. Нурания Мөхәммәт кызы Казанның Вахитов районындагы 98 нче номерлы
мәктәбендә эшләп пенсиягә чыккан. Үз эшчәнлеге дәверендә ул 45 мактау грамотасы
һәм юбилей медальләрен алган, аларны кадерләп саклый.
Нурания
Мөхәммәт кызы – тыл хезмәтчәне, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт
өчен» медале белән бүләкләнгән.
Фоторепортаж
Видеорепортаж