(Казан
шәһәре KZN.RU, 6 нчы март). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм
Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин «ТатАгроЭкспо 2023» агросәнәгать
комплексы казанышларының V махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсен
карадылар. Анда бөтен Россиядән 350 дән артык компания катнаша. Күргәзмә «Казан
Экспо»да оештырылды, анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек
министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды.
Экспозициядә
терлекчелек һәм игечелекне нәтиҗәле үстерү өчен авыл хуҗалыгы техникасы,
җайланмалары һәм чимал, шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү буенча
төрле технологияләр тәкъдим ителде.
ТР Авыл
хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясендә, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча,
агымдагы шартларда авыл хуҗалыгы икътисадның төп тармакларының берсенә әверелә,
ә азык-төлек куркынычсызлыгы – ил суверенитетының нигезе, дип хәбәр итә
Татарстан Республикасы Рәисенең матбугат хезмәте.
Татарстан
Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан
Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров билгеләп
үткәнчә, 2022 елда республика игенчеләре тарафыннан 5,2 млн тонна икмәк җыеп
алынган. Шикәр чөгендере, бәрәңге һәм яшелчәләр бик яхшы уңыш биргән. Татарстан
тарихында беренче тапкыр 2 млн тоннадан артык сөт савылган. Ил төбәкләре
арасында республика сөт җитештерү буенча беренче урында тора.
Агросәнәгать
комплексының нәтиҗәлелеген финанс нәтиҗәләре раслый. Авыл хуҗалыгы
предприятиеләренең акчалата кереме 20% ка арткан. Табыш 5 миллиард сумга үскән.
Табышлы хуҗалыклар өлеше 6% ка арткан.
Татарстан
Рәисенең сүзләренә караганда, бүгенге көндә төп бурыч –
язгы кыр эшләрен
вакытында һәм уңышлы оештыру. Кыска вакыт эчендә машина-трактор паркын
әзерләүне тәмамлау мөһим.
Рөстәм
Миңнеханов импортны алыштыру үсешенә аерым игътибар бирде. Республикада бу
өлкәдә мисаллар бар инде. «АгроМастер» тракторлар җитештерүне, «ТехноАрск»
абзар өчен җиһазлар җитештерүне үзләштерде, «Казаньсельмаш» үз җитештерүен
киңәйтү өчен яңа мәйданнар гамәлгә кертә. «Без сәнәгать республикасы һәм безгә
авыл хуҗалыгы техникасы һәм запас частьләр җитештерү буенча эшне оештырырга
кирәк», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук
авылда эшлекле активлыкны арттыру эшен дәвам итәргә кушты, аерым алганда,
фермерларга грант ярдәме кысаларында. Татарстан Рәисе авыл хуҗалыгы
ярминкәләрен уздырган өчен аграрийларга аерым рәхмәт белдерде. 2022 елда алар
22 тапкыр оештырылган. Быел ярминкәләр 18 мартта эшли башлаячак.
Видеорепортаж