(Казан
шәһәре KZN.RU, 6 нчы март, Юлия Летникова). Быел Казанның Юдино поселогында
өстәмә белем бирү буенча балалар үзәге ачарга ниятлиләр. Биредә балалар табигый
фәннәр һәм цифрлы технологияләрне өйрәнә алачак. Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә
билгеләнгән башка планнар һәм эш нәтиҗәләре турында шәһәрнең Киров һәм Мәскәү
районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов хәбәр итте.
«Юдинода 100
еллыктан соң үзгәртеп корулар тәмамланмады. Быел балалар иҗат үзәген – совет
чорында частникларга сатылган элеккеге пионерлар йортын тапшырырга
планлаштырабыз. Без яңасын төзедек һәм быел проектны гамәлгә ашырырга
планлаштырабыз», - диде Казан Мэры Илсур Метшин. Өстәмә белем бирү буенча балалар үзәген ачудан тыш,
Черноморск урамы буенча яшьләр үзәген төзү, 2 нче балалар музыка мәктәбен
музыка кораллары белән җиһазлау, 27 нче китапханәгә капиталь ремонт ясау һәм
дүрт мәктәптә ашханәләрне ремонтлау планлаштырыла.
«Киров
районын үзгәртә торган зур иҗади эш алып барыла. Хәзер ул онытылган туган
түгел, ә үсеш потенциалы зур булган гаилә әгъзасы. Бу үсешне без көн саен
күрәбез һәм тоябыз», – дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин.
Районнарда
сәламәтлек саклау объектлары да яңартыла. Әйтик, узган ел 16 нчы шәһәр клиник
хастаханәсенең икенче корпусында капремонт төгәлләнгән. Быел учреждениене яңарту дәвам
итәчәк, дип белдерде С.Миронов. Ел саен стационарда 12 меңнән артык пациент
медицина ярдәме ала. Шулай ук 2 нче клиник хастаханәнең кардиология бүлегенә дә
капиталь ремонт ясалган. 2023 елда терапия бүлеген ремонтлауга өстәмә рәвештә 161 млн сум бүлеп
бирелгән.
«2022 елда
Балыкчы бакчасының беренче чираты төзекләндерелде, икенче өлештәге эшләргә быел керешәчәкбез.
Биредә тренажерлар белән зона, футбол кыры, теннис корты, чаралар өчен
мәйданчык барлыкка киләчәк. Төп акцент бакчаның үзәк объектына – балыкчы сыны
рәвешендәге фонтанга ясалачак», - дип хәбәр итте районнар администрациясе
башлыгы. Моннан тыш, 2023 елда Гагарин урамындагы скверны төзекләндерү дәвам
итәчәк һәм Серов урамындагы скверны яңарту башланачак. «Ул Киров һәм Мәскәү
районының матур кушылмасы булачак. Җәмәгать киңлеге «Ярдәм» мәчетен бульвар белән тоташтырачак»,
- диде сквер турында Илсур Метшин. Сергей Миронов «Ярдәм» мәчетендә 2022 елда
сәламәтлек үзенчәлекләре булган шәһәрлеләр өчен спорт комплексы ачылуын искәртте. Дәресләргә
якынча 150 өлкән кеше һәм 70 бала йөри.
Район
администрациясе территорияләрнең яшел каркасына аерым игътибар бирә. 2022 елда
районнарда 9 меңнән артык агач һәм 1,5 мең куак утыртылган, шулай ук 184 мең кв
метрлы газонны торгызганнар, бу 26 футбол кыры белән чагыштырырлык. Шулай ук 26
мәйданчыкта өмәләр узган, алардан активистлар 1,2 мең кубометр чүп чыгарган,
моның өчен 100 гә якын техника җәлеп ителгән.
«Узган ел
районнарда 2330 фатирлы 17 күп фатирлы йорт файдалануга тапшырылган. Быел Кече
һәм Зур Крыловкада, Салават Күперендә, Жуковка районында һәм элеккеге вертолет
заводы территориясендә торак комплекслары төзү планлаштырыла», - диде Сергей
Миронов. Ул торак программалары буенча бер ел эчендә 402 гаилә торак шартларын
яхшыртты, дип өстәде. Шулай ук район администрациясе авария хәлендәге торактан
халыкны күчерү программасын вакытыннан алда тәмамлаган: 2022 елда Киров районындагы
15 авария хәлендәге йорт күчерелгән, 261 гаилә өй туен билгеләп үткән. 4 ел
эчендә барлыгы 42 йорт күчерелгән, аларда 1278 кеше яшәгән.
Сергей
Миронов поселок территорияләрен үстерүгә аерым игътибар бирде. Аның сүзләренчә,
Идел буе урамында насос станциясе төзелгән, шуның нәтиҗәсендә язгы ташулар
чорында 29 йорт хуҗалыгын су басу куркынычы минимальләшә. Шулай ук чүплекләрне
бетерү буенча эш алып барылган – 20 мең кубометр чүп чыгарылдган. Быел 18 объектта эш дәвам итәчәк.
Районнар администрациясе башлыгы 5 территориаль иҗтимагый үзидарәнең республика
конкурсында җиңгән өчен 2 млн сум күләмендә грант алуын искәртте. Җиңгән
акчаларга балалар мәйданчыклары төзелгән, 3 уен һәм спорт мәйданчыгы өстәмә комплектлаштырылган, каты көнкүреш калдыкларын җыю мәйданчыгы
ремонтланган.
2023 елның
төп вакыйгасы Мәскәү районының 50 еллыгын билгеләп итү булачак. Төп чаралар май аенда
планлаштырылган: район халкы өчен урам мәйданчыкларында һәм мәдәният
учреждениеләрендә вакыйгалар сериясен әзерләячәкләр. Шулай ук янә Гастрофестиваль
узачак, аны Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы тематикасында
уздырачаклар.
Сергей
Миронов сүзләренчә, бер ел эчендә администрация социаль челтәрләрдә 8,5 меңнән
артык хәбәр һәм комментарий алган, ә публикацияләр 3 миллионнан артык карау җыйган.
«Районнарда
күп эш башкарылуы аңлашыла, әмма барлык проблемалар да хәл ителмәгән. Эш бара,
халыкның көтүе арта. Шәһәрлеләрне транспорт мөмкинлеге, экология, поселоклар
борчый. Әмма, әйткәнебезчә, чиертү белән берни дә эшләнми, барысына да вакыт,
хезмәт һәм финанс ресурслары кирәк, – диде Илсур Метшин, – Без барлык
проблемаларны да беләбез, һәркем мөрәҗәгатьләр агымын контрольдә тота.
Казанлыларның активлашуы мөһим, һәм без моны зур плюс дип саныйбыз. Бу
зарланучылар түгел, алар республика башкаласында яхшы якка үзгәрешләр телиләр,
бу безнең союздашларыбыз. Алар һәм башка үзгәрешләр теләүчеләр белән бергә шәһәр
яхшырак булсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез».