(Казан
шәһәре KZN.RU, 1 нче март, Юлия Летникова). Бүген Татарстан башкаласы Мэры
Илсур Метшин Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының «Основы»
фән-мәгариф үзәгендә булды. Күптән түгел ачылган үзәк – илдә иң яхшыларның
берсе, биредә ике мәйданчыкта студентлар нигез һәм фундамент модельләрен сынап
карыйлар, шулай ук биналар төзү системаларын һәм технологияләрен өйрәнәләр.
Шәһәр башлыгы уку мәйданчыклары белән танышты һәм Казанда, республикада
эшләнмәләре һәм проектлары гамәлгә ашырыла торган укытучылар һәм студентлар
белән аралашты. Үзәкнең эше турында КДАТУ ректоры Рәшит Низамов сөйләде.
Грунт
тикшеренүләре, виртуаль төзелеш мәйданы һәм күтәрү краны
«Основы»
үзәге Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының ремонтланган подвал
биналарында ачылды һәм ике мәйданчыктан тора. 600 кв.м мәйданлы «Геотехника» киңлегендә нигез һәм фундамент
модельләрен, грунт
әзерләү һәм механика лабораторияләрен сынау залы урнашкан. Заманча приборлар
һәм җиһазлар ярдәмендә монда катлаулы геотехник шартларда фундамент эше белән
бәйле мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкин. Бу мәйданчыкта студентлар практика үтәчәк
һәм профильле тармак белгечләре яңадан әзерләнәчәк.
Нигезләр,
фундаментлар, корылмалар динамикасы һәм инженер геологиясе кафедрасы ассистенты
Нияз Айсин Мэрга алты лотлы төрле грунт (балчыксыл, кызыл балчыклы, комлы һ.б.)
сынаулары ничек үткәрелүе турында сөйләде. «Пресс ярдәмендә без йөкләнеш
бирәбез һәм датчиклар ярдәмендә онлайн-режимда өслекнең ничек деформацияләнүен
күрәбез», - дип аңлатты Н.Айсин. Техника ярдәмендә иң катлаулы геотехник
ситуацияне модельләштерергә һәм плитә басымы астындагы туфракның үзен ничек
тотуын күрергә мөмкин. Бу объектларны проектлаганда һәм инде төзелгән биналарда
һәм корылмаларда төрле бурычларны хәл итү өчен кирәк.
КДАТУда
мондый мәсьәләләр белән күптән шөгыльләнәләр. Гамәлгә ашырылган проектлар
арасында грунтларны тикшерү һәм «Ак Барс Арена» стадионын төзү мөмкинлеген
нигезләү, Кекин йортын, Александровский пассажын, Мәрҗани мәчетен инженер-техник яктан тикшерү бар. Шулай ук
КДАТУ командасы Kazan Palace кунакханәсенең янкорма конструкциясен, «Кристалл»
торак комплексы өчен терәк диварны һәм «Арон» торак комплексы өчен тирән
котлован коймасын һәм аны тотып тора торган система эшләгән.
Үзәкнең 400
кв.м мәйданлы икенче мәйданчыгы – биналар төзүнең төп этаплары белән
шөгыльләнүче «Төзелеш» пространствосы. Аерым алганда, монда җылылык, гидро һәм
тавыш изоляциясе системаларын, кышкы бетонлау технологияләрен, фасад
конструкцияләрен һәм бетонланган объектларның дөрес формасын тәэмин итүче
конструкцияләрне өйрәнү өчен лабораторияләр ачык. «Студентларны укыту өчен шул
исәптән VR программасын да кулланалар. Аның ярдәмендә укучылар төзелеш
мәйданчыгына «эләгә», анда «эчтән» биналар төзүдә бетонланган объектларның
дөрес формасын тәэмин итүче конструкцияләрне өйрәнәләр», – дип билгеләде
төзелеш производствосының технология кафедрасы мөдире Руслан Ибраһимов.
1:20
масштаблы төзелеш мәйданының укыту-тренировка моделендә студентлар күтәрү краны
белән идарә итүнең төп принципларын өйрәнә ала.
Шул ук залда
студентлар төзелеш чемпионатларында катнашырга әзерләнә ала.
Илсур Метшин
үзәктә булдырылган шартларны һәм җиһазларны югары бәяләде. «Технологияне күрү
лекция тыңлау кебек үк мөһим», - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Бетоннан
кече архитектура формалары һәм «Безнең ишегалды» өчен проект
Бүгенге
көндә Россиянең башка югары уку йортлары арасында алдынгы урыннарны биләгән
КДАТУда 5 меңнән артык студент һәм аспирант белем ала. Алар проектлар ясау белән шөгыльләнәләр һәм грант
конкурсларында катнашалар. 4 курс студенты Алинә Сафина бетоннан кече
архитектура формаларын бастыру белән шөгыльләнә. Ул Мэрга узган ел югары
ныклыклы төзелеш чималы эшләү өчен грант отуы турында сөйләде. Ул ясаган кече
архитектура формаларын төзекләндерү өчен кулланалар, хәзер студент ТР Төзелеш,
архитектура һәм ТКХ министрлыгы белән хезмәттәшлек итә.
Югары уку
йортының тагын бер студенты Регина Әнвәрова узган ел «Безнең ишегалды»
программасы кысаларында территорияне төзекләндерү проектын булдыруда катнашкан.
Регина кергән команда
Гарифҗанов урамындагы 38а, б һәм Җиңү проспектындагы 19 нчы номерлы йортлар
территориясен яңарту проектын эшләгән. Мэрның халыкның барлык теләкләрен ничек
тормышка ашырырга мөмкин булды дигән соравына Регина болай дип җавап бирде: «Бу
чын квест иде. Әмма күпсанлы очрашулардан соң халык төзекләндерелгән ишегалдылы
булды, ә безнең команда профессиональ тәҗрибә туплады».
«Сез иҗат
итү юлын сайладыгыз – бу җирдәге иң яхшы нәрсә. Архитекторлар һәм төзүчеләр
бушлыкка яки ташландык мәйданга киләләр, шуннан соң аларда фикерләр, идеяләр,
бәхәсләр һәм проект үзе туа. Проектны гамәлгә ашырганнан соң балалар,
ата-аналар, яшьләр күзендә шатлык күрәсәң һәм ни өчен яшәвеңне аңлыйсың. Сезнең
һөнәрләрегез шуның белән дә бик яхшы», – диде Илсур Метшин студентларга
мөрәҗәгать итеп. Ул аларга иҗади уңышлар теләде: «Алга омтылыгыз, моның өчен
барысы да бар. Без сезгә ярдәм итәрбез».
КДАТУ
студентларының казанышлары арасында халыкара конкурсларда да җиңүләр бар. 2022
елда университет командасы дөньяның иң яхшы архитектура мәктәпләре бишлегенә
керде һәм Лиссабон архитектура триенналенда тәкъдим ителде. АКШта Radical
Innovation кунакчыллык темасына ел саен оештырыла торган премиядә 4 курс
студентлары Ксения Крепкогорская һәм Данил Назаров призлы урын алдылар. Алар
сәүдә үзәкләренең буш түбәләрен кинотеатрлары һәм бассейннары булган кемпинг өчен кулланырга тәкъдим иттеләр.
«Бик
тәэсирләндем. Соңгы елларда минем күз алдымда алга китеш булды. Казан
архитектура, төзелеш мәктәбенең иң яхшы традицияләрен дәвам итүегез куандыра,
әмма бер урында гына тормыйсыз, моны бик күп җиңүләрегез күрсәтә», – диде шәһәр
башлыгы.
Исегезгә
төшерәбез, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты структурасында 6
институт эшли. Югары уку йорты территориясендә 3 тулай торак, ашханә, стадион, «Төзүче»
спорт комплексы, фән-мәгариф үзәкләре бар. Алар арасында –
«Прочность», «Цифра», «Архитектурная физика», «Городское
планирование», «Технологии» үзәкләре, анда төзелеш материалларын алу һәм
модификацияләү өлкәсендә тикшеренүләр үткәрелә. Шулай ук Системы» төзелештәге
инженер системалары үзәге, BFFT.space архитектура-мәгариф киңлеге, Urban Planning
фән-мәгариф һәм проект үзәге, «15» мәгълүмат-белем бирү киңлеге һәм «Наследие»
архитектура реставрациясе фәнни-мәгариф үзәге эшли.