Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче март, Юлия Летникова). Казанда ноябрьгә Назарбаев урамындагы күперне капиталь ремонтлауны төгәлләргә планлаштыралар. Автомобиль полосалары саны 6 дан 8 гә кадәр артачак, җәяүлеләр һәм велосипед юллары оештырылачак, күпернең йөк күтәрүчәнлеге 15 тән 25 тоннага кадәр артачак. Бүгенге көндә төзүчеләр эшләрнең иң күләмле этабын башкардылар – казып кертелә торган субайларны урнаштырдылар, ә тиздән алар булачак күпернең беренче терәкләрен урнаштырачаклар. Бүген эш барышын Казан Мэры Илсур Метшин карап кайтты.
Кабан күле аша күпер – шәһәрдәге юл-транспорт вәзгыяте өчен мөһим булган төп артерияләрнең берсе, дип билгеләде Казан Мэры. Капремонтны 2024 елның көзенә тәмамлау планлаштырылган иде, ләкин соңыннан сроклар кыскартылды. «Эшне оештырган төзүчеләргә рәхмәт, агымдагы елның октябрь ахыры – ноябрь башына без күперне файдалануга тапшырып, аның буенча хәрәкәт җибәрә алачакбыз», – диде Илсур Метшин. Быел Казанда шулай ук Киндерле елгасы, Коры елга аша күперләр һәм Хуҗәхмәт поселогындагы күпер ремонтланачак.
Назарбаев урамындагы объектта тәүлек буе 28 эшче һәм 11 берәмлек техника эшли. Капиталь ремонт график буенча бара. Бүгенге көндә участокта элемтә челтәрләре чыгарылган, җылылык челтәрләре үзгәртеп корылган, шулай ук электр челтәрләрен чыгару төгәлләнә. Хәзер төзүчеләр күпер баганасы астында шпунт киртәсен урнаштыру белән шөгыльләнә, эшләр 55% ка башкарылган. Ике атна чамасы вакыт узгач, дүрт терәкнең беренчесен кую башланачак. «Барлык терәкләрне монтажлауны июнь башына тәмамларга планлаштырабыз. Аннан соң эшчеләр күпер торыкларын урнаштыра башлаячаклар. Аларны Казанга китерделәр инде», - дип сөйләде Мэрга Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев.
Күпергә Һади Такташ урамы ягыннан килгәндә эшчеләр 1,1 мең кв.м мәйданда асфальт җәйгән һәм 321,6 кв.м мәйдан тротуар төзекләндергәннәр.
Эшләрнең заказчысы – «Юл эшләре программаларын финанслау дирекциясе» ДБУ, генераль подрядчы – «Күперләр һәм юллар» ҖЧҖ. Проект эше белән «ДСК Проект» ҖЧҖ шөгыльләнә.
Искәртеп узабыз, Назарбаев урамындагы Түбән Кабан күле аша күпер 28 нче сентябрьгә каршы төндә, конструкциянең терәкләрендә барлыкка килгән ярыклар аркасында капиталь ремонтка ябылган иде. Объектны тикшерү барышында экспертлар аның буенча хәрәкәт куркынычсыз түгел дигән нәтиҗә ясады. Элегрәк, 2019 елда, күпернең аварияле торышы аркасында, авыр үлчәмдәге техника хәрәкәтен чикләү кертелгән иде.
Октябрь аенда Һ.Такташ урамыннан Н.Назарбаев урамындагы җәяүлеләр күперенә кадәр яңа тротуар салынды, аның ярдәмендә Түбән Кабан күле аша узучы шәһәрлеләрнең юлы кыскарды. Тротуар буйлап тышкы яктырту челтәрләре урнаштырылды.
Машина йөртүчеләрнең һәм пассажирлар вакытларын күп югалтмасын өчен Казан Башкарма комитетының Транспорт комитеты шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе белән берлектә әйләнеп узу юллары схемасын, шул исәптән җәмәгать транспорты өчен дә килештерде.
Күчмә киңәшмәдә шулай ук Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов һәм «Волга-Автодор» ҖЧҖ генераль подрядчы оешмасы директоры Станислав Шевырев катнашты.