(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче март, Диана Жиленкова). Казанның 7 нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсе базасындагы яңа перинаталь үзәктә ел саен 8 мең баланы кабул итә алачаклар. Ул шәһәрнең барлык акушерлык-гинекология хезмәте өчен төп учреждение булачак. Шул ук вакытта Казанга Татарстанда туучыларның яртысыннан артыгы туры килә.
Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшин яңа перинаталь үзәкнең төзелеш мәйданчыгында уздырган киңәшмәдә сөйләделәр. Эшләр җәй ахырында тәмамланырга тиеш.
«Перинаталь үзәк төзү Казан өчен мөһим. Август ахырына төзүчеләр барлык эшләрне дә төгәлләргә планлаштыралар, һәм бала табучылар өчен лаеклы шартлар тудырылачак», - диде шәһәр башлыгы.
Үзәк 20 мең кв.метрдан артык мәйданлы 7 катлы бинада урнашачак. Анда 120 койка оештырылачак, шул исәптән 80 е – тәүлек буе ята торган акушерлык стационарында. Яңа корпуста 6 бала тудыру залы һәм 4 операция бүлмәсе (шул исәптән гибрид) булачак. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков билгеләп үткәнчә, перинаталь үзәк шәһәрнең хатын-кызлар консультацияләре белән кураторлык итәчәк һәм бөтен акушерлык-гинекология хезмәте өчен төп учреждение булачак. Яңа үзәктә иң заманча технологияләр туплана, бүгенге көндә резервлау һәм җиһазлар сатып алу бара.
«Перинаталь үзәк үз өстенә бала тудыру мәсьәләләрен генә алмаячак. Биредә югары дәрәҗәдә куркыныч астында булган йөкле хатын-кызларны контрольдә тоту, алар өчен барлык кирәкле диагностик манипуляцияләр һәм тикшеренүләр уздыру һәм бала тапканнан соң да тикшереп тору кебек тулы бер медицина хезмәтләре күрсәтеләчәк», - дип сөйләде Владимир Жаворонков. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстанда туучыларның яртысыннан артыгы Казанга туры килә.
Йөкле хатын-кызлар баланың үсешендәге кимчелекләрне ачыклау өчен скрининг УЗИлары уза ала торган яралгыны антенаталь саклау үзәге булдырылачак. Хәзерге вакытта республикада яралгыны антенаталь саклау буенча 6 үзәк төзелгән, аларның икесе Казанда – 16 нчы һәм 7нче шәһәр хастаханәләрендә эшли, дип аңлатты 7 нче хастаханәнең акушерлык һәм гинекология буенча баш табиб урынбасары Татьяна Шиһабетдинова. Гадәттән тыш хәлләр булган очракта, кабул итү бүлмәсе каршында антишок залы һәм реанимация булачак. Анда булачак ана һәм аның баласына беренче ярдәм күрсәтеләчәк, мәсәлән, йөкле хатынны медицина учреждениесенә юл-транспорт һәлакәте урыныннан аңсыз китерсәләр.
Неонатология стационарында бала табучы хатын-кызлар өчен 40 койка каралган, табиблар патологияләр белән туган балалар белән эшләячәк. «Стационарда 500 грамм һәм аннан зуррак авырлыктагы балалар реабилитацияләнәчәк. Биредә физиотерапия блогы һәм катамнез кабинеты каралган. Ябык цикл оештырылуы аркасында балаларны башка хастаханәләргә алып бару кирәк булмаячак», - дип аңлатты Татьяна Шиһабетдинова.
Бүгенге көндә перинаталь үзәк төзелеше 21% ка үтәлгән. Эшчеләр кирпеч һәм түбә эшләрен тәмамладылар диярлек. Җылылык һәм су белән тәэмин итү челтәрләрендә эшләр дәвам итә, җилләтелә торган фасадны монтажлау эшләре бара. Заказчы – ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе, проектчы – «Татинвестгражданпроект» ДУП, подрядчы – «Евростройхолдинг+» ҖЧҖ.
Исегезгә төшерәбез, булачак перинаталь үзәкнең нигезенә беренче ташны 2022 елның мартында салганнар иде. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенә стационар, дәвалау-реабилитация үзәге, 3 сырхауханә, 1 нче номерлы бала тудыру йорты, травмпункт һәм 3 хатын-кызлар консультациясе керә. Медицина учреждениесендә тәүлек буе эшли торган 1384 койка һәм көндезге стационарның 197 койкасы, 30 клиник һәм 8 диагностика бүлеге, 63 реанимация койкасы һәм 10 операция бүлмәсеннән торган операция блогы бар. Хастаханәдә 3,4 мең хезмәткәр, шул исәптән 818 табиб эшли.
2018 елдан 2022 елга кадәр Казанда 52 поликлиника, 9 хатын-кыз консультациясе һәм ашыгыч медицина ярдәме подстанцияләре һәм 15 балалар поликлиникасы ремонтланган. 7 Сәламәтлек саклау объекты төзелде, алар арасында Республика балалар клиник хастаханәсе каршындагы балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәге, 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе каршындагы дәвалау-реабилитация үзәге һәм Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе бар.
Быел перинаталь үзәктән тыш Дәрвишләр бистәсендәге 6 нчы балалар полдиклиникасы филиалын төзеп бетерергә планлаштыралар.
Шәһәр Мэры белән бергә төзелеш мәйданчыгында Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов, 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы Артур Делян һәм башкалар булды.