(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче гыйнвар,
Татьяна Марюхова). «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Россия Махсус
Олимпиадасы программасы буенча «Бердәм уеннар»ны ачу тантанасы узды. Анда
Россия спорт министры Олег Матыцин, Россия Махсус Олимпиадасы президенты Ольга
Слуцкер, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры
Илсур Метшин катнашты.
Россия Махсус Олимпиадасы программасы
буенча «Бердәм уеннар» – без уздырырга теләгән зур проект, әмма пандемия һәм
башка вакыйгалар белән бәйле рәвештә кичектереп тордык. Ул безгә бер-беребезне аңларга ярдәм итә. Безнең илдә
һәркем үз сәләтен, шул исәптән спортта да ачарга тиеш. Безнең инфраструктура
мондый уеннарны теләсә кайсы дәрәҗәдә үткәрергә мөмкинлек бирә», – диде ТР
Президенты Рөстәм Миңнеханов. «Сезнең барыгызны да тормышка мәхәббәт һәм үз
казанышларыгызда алга барырга омтылу берләштерә. Татарстанда сез һәм сезнең
якыннарыгыз үзләрен уңайлы һәм рәхәт хис итәрләр дип
ышанам», – дип өстәде ул.
Россия
спорт министры Олег Матыцин Казанда «Бердәм уеннар»да катнашучыларга
күрсәтелгән җылы кабул итүне һәм ярышларга әзерлекнең югары дәрәҗәсен билгеләп
үтте. «Без турнир уздырып кына калмыйча, мөһим
бурычны да хәл итәргә тиеш – ярышларда катнашучылар (ата-аналар, балалар, педагоглар һәм тренерлар)
үзләрен бер зур гаилә кебек хис итә торган атмосфера булдырсак иде. Әлеге
хәрәкәтнең чикләре юк. Министрлык мондый уеннар традицион булсын өчен кулдан
килгәннең барысын да эшләячәк. Сезгә
бәхет һәм җиңүләр телим», - диде Олег Матыцин.
23-26
нчы гыйнварда узачак ярышларда Россиянең 59 төбәгеннән, шулай ук Белоруссиядән 2
меңнән артык делегат катнашачак. Менталь бозылулар белән спортчылар
14 мәйданчыкта 18 спорт төре буенча көч сынашачак. Катнашучылар бадминтон һәм
юнифайд-бадминтон, баскетбол, карйөргечләрдә йөрү,
тау чаңгысы, сноуборд, дзюдо, җиңел атлетика, чаңгы ярышлары, өстәл теннисы,
йөзү, волейбол, бию спорты, теннис һәм юнифайд-теннис, фигуралы шуу, флорбол,
футзал, сәнгать гимнастикасы һәм шорт-трект
ярышларында катнашачаклар. Татарстан җыелма командасына 126 кеше кергән,
атлетлар 15 дисциплинада катнашачак.
«Иртәгә
ярышлар башланачак – беренче көн спортчылар өчен һәрвакыт мөһим. Барлык катнашучылар да дивизионнар буенча бүленәчәк.
Бездә подиумда 8 медаль иясе бар, башта ук шулай уйладык һәм әлеге
форматны дәвам итәбез. Без ихтыяр көчен, батырлыкны, кыюлыкны хөрмәт итәбез һәм
кешеләрне спорт белән шөгыльләнергә өндибез»,
- дип сөйләде Россия Махсус Олимпиадасы президенты Ольга Слуцкер. Аның
сүзләренчә, спорт белән шөгыльләнү балалар һәм яшүсмерләрне реабилитацияләүдә зур ярдәм булып тора.
Ольга Слуцкер шулай ук Идел буе дәүләт
физкультура, спорт һәм туризм университетында махсус атлетлар белән эшләү өчен
тренерлар әзерләү проекты гамәлгә ашырыла, ике ел эчендә 4 меңнән артык кеше
белем алачак, дип билгеләп үтте.
Махсус Олимпиада хәрәкәтенә 2023 елда 55
ел тула. Россия ярышларда 1990 елдан бирле катнаша. «Бердәм уеннар»да
катнашучыларның иң көчлеләрен ачыклау, яңа спорт рекорды кую яки медаль команда
зачетында җиңү максаты юк. Ярышларның төп бурычы – психик яктан бозылган
кешеләрне физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү аша
сәламәтлекне ныгыту һәм социальләштерү. Быел ярышлар яңа дәрәҗәгә чыкты һәм
Россия Махсус Олимпиадасы тарихында иң масштаблысы булып тора.