(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы гыйнвар). Кичә видеоконференцэлемтә режимында «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» бөтендөнья оешмасы президиумы утырышы узды. Эштә Казан Мэры, БМОның җирле үзидарә мәсьәләләре буенча Консультатив Комитеты (UNACLA) президенты, Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятнең Евразия региональ бүлеге президенты Илсур Метшин катнашты.
Очрашуда шулай ук Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият президенты, Монтевидео Мэры Каролина Коссе, Конья шәһәр Мэры Угур Ибраһим Алтай, Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият сопрезиденты, гендер тигезлеге мәсьәләләре буенча Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятнең даими комитеты рәисе, шәһәренең региональ советы президенты Фатимет Абдель Малик, Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият сопрезиденты, Көньяк Африка җирле үзидарә ассоциациясе президенты Беке Стофиле һәм башкалар катнашты.
Очрашуда катнашучылар якын арада эшләргә кирәкле мәсьәләләр, быел булачак чаралар, шулай ук актуаль урбанистик проблемалар, шул исәптән климат үзгәреше турында фикер алыштылар. Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият эшендә Казан Мэры оптималь эффективлыкка һәм нәтиҗәләргә китерә торган иң яхшы тәҗрибәләр белән алмашуга басым ясарга тәкъдим итте.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, яшьләрне муниципалитетлар алдында торган бурычларны хәл итүгә системалы рәвештә җәлеп итү мөһим.
Казан Мэры билгеләп үткәнчә, чарада катнашучылар алмаша торган идеяләр һәм тәҗрибә 2023 елда эш юнәлешләрен билгеләячәк һәм катлаулы вакытта үсәргә мөмкинлек бирәчәк.