(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы гыйнвар, Юлия Летникова). Казанның Совет районында Вознесение трактының беренче участогын төзүне ноябрьдә төгәлләргә планлаштыралар. 4 км озынлыктагы объектта җәяүлеләр өчен җир асты юллары, тоннельләр һәм тимер юл үткәргече төзелде. Бөтен участокта диярлек асфальтның түбән катламы салынган. Объекттагы эшләрнең барышын Казан Мэры Илсур Метшин тикшереп кайтты.
«Елның төп проектларының берсе – Вознесение тракты төзелешенең беренче этабын тәмамлау. Һава торышына карамастан, төзелеш график буенча бара, технологияләр бүген дә эшне сыйфатлы алып барырга мөмкинлек бирә. Көн саен ике сменада 57 берәмлек техника һәм 200 төзүче безнең өчен мөһим булган проектны гамәлгә ашыру өчен хезмәт куя», – диде шәһәр башлыгы.
Магистральнең Гвардия урамыннан Җиңү проспектына кадәр беренче участогында эшләр 90% ка башкарылган. Барлык ясалма корылмалар да төзелде: Вознесение трактының Гадел Кутуй, Родина һәм Нәҗип Җиһанов урамнары белән кисешкән урыннарында өч җир асты җәяүлеләр юлы, тимер юл үткәргече һәм Гвардия урамы, Җиңү проспекты буенча ике тоннель. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев искә төшергәнчә, көзен тоннельләрнең өске өлешендә автомобильләр хәрәкәте ачылган. Хәзерге вакытта төзүчеләр терәк диварлар һәм тавыштан саклый торган экраннар урнаштыра, магистральнең калган өлешләренә асфальтның түбән катламын салуны дәвам итәләр һәм яңгыр канализациясенең яңа челтәрләрен урнаштыралар.
Параллель рәвештә икенче участокта Җиңү проспектыннан М7 «Волга» трассасына кадәр актив рәвештә магистраль төзелеше бара. Бу участокта ике җир өсте һәм ике җир асты җәяүлеләр юлы, ике юл үткәргеч, Нокса һәм Крутовка елгалары аша күперләр барлыкка килер дип планлаштырыла. Бүгенге көндә эшчеләр инженер челтәрләрен үзгәртеп коруны, Фучик урамында һәм М7 «Волга» трассасында вакытлыча әйләнеп узу өчен юллар төзүне тәмамладылар. Хәзер участокта җир өсте җәяүлеләр кичү юлларының керү төркемнәре төзекләндерелә, Нокса аша күпернең тимер-бетон өрлекләре салына, җәяүлеләр өчен җир асты кичүләрендә монолит плитәләр һәм каркас җайланмалары урнаштырыла. Вознесение тракты төзелешен 2024 елда тулысынча төгәлләргә планлаштыралар.
Магистральне төзү Родина, Даурия, Гвардия һәм Гадел Кутуй урамнары чикләрендә гомуми мәйданы 293 гектар булган территорияне үстерү өчен этәргеч булды. 2021 ел планлаштыру проекты буенча күпфатирлы йортлар һәм социаль объектлар төзү планлаштырыла. «Территориянең актив үсеше бара, сәнәгать зонасы урынында күпфатирлы йортлар барлыкка киләчәк. Без халыкның һәм төзүчеләрнең мәнфәгатьләрен исәпкә алдык, шуңа күрә Вознесение тракты төзелеше планында җирле юллар да каралган», – диде И.Куляжев. «Һичшиксез, мондый масштаблы юл проектлары чиктәш тармак белгечләренә эшле булырга мөмкинлек бирә, шуңа бәйле рәвештә торак секторын, социаль объектларны һәм юл инфраструктурасын төзүне дәвам итү мөһим», – диде Илсур Метшин.
Исегезгә төшерәбез, Вознесение тракты төзелеше 2021 елның җәендә башланды. Магистраль Мамадыш трактын бушатачак һәм якындагы торак микрорайоннардан трафик кабул итәчәк. Объектның гомуми озынлыгы 12 км тәшкил итәчәк.
Күчмә киңәшмәдә Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов һәм «Волга-Автодор» ҖЧҖ генераль подрядчы оешмасы директоры Станислав Шевырев катнашты.