(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче гыйнвар). Татарстан башкаласы Башкарма комитетында Казан Мэры Илсур Метшин һәм Усть-Каменогорск акимы Жаксылык Омар очрашты. Алар шәһәрләр арасындагы хезмәттәшлек турында сөйләштеләр.
Усть-Каменогорск – Көнчыгыш Казахстан өлкәсенең административ үзәге, анда 350 меңнән артык кеше яши. Шәһәрдә сәнәгать, аерым алганда, төсле металлургия үсеш алган.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, Татарстан башкаласы Астана һәм Алма-Ата белән актив хезмәттәшлек итә, шул ук вакытта икенчесе Казанның тугандаш шәһәре булып тора. Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни өлкәләрдә, шулай ук туризм өлкәсендә хезмәттәшлек җайга салынган.
Казахстан вәкилләре Казанда уздырыла торган чараларда актив катнашалар, алар арасында спорт ярышлары, Kazan Digital Week халыкара форумы, конференцияләр һәм түгәрәк өстәлләр бар.
Жаксылык Омар, үз чиратында, Илсур Метшинга делегацияләрен җылы кабул итүләре һәм Казанның шәһәр төзелеше, юллар салу, спорт инфраструктурасын үстерү тәҗрибәсен өйрәнү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Визит I Ислам илләре шайбасы белән хоккей ассоциациясе саммиты – Kazan Summit Cup 2023 кысаларында узды. Жаксылык Омар хоккейның Усть-Каменогорскида төп спорт төре булуын билгеләп үтте.
Исегезгә төшерәбез, 2013 елның июлендә Казанда Казахстан Республикасының Генераль консуллыгы ачылды. Ул Россиянең 12 төбәгендә яшәүче ил гражданнарына хезмәт күрсәтә. 2021 елның сентябрендә Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы вазыйфасына Ерлан Искаков кереште.