(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче гыйнвар). Бүген Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсендә киңәшмә узды, анда 2022 елга йомгак ясалды. Чарада Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин, Татарстан Эчке эшләр министры Артем Хохорин, Казан прокуроры Олег Дроздов, шәһәрнең Идел буе район суды рәисе Ринат Сафин катнашты. Киңәшмәдә узган елдагы эшчәнлек нәтиҗәләрен Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Надир Закиров җиткерде.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре шәһәр чараларында җәмәгать тәртибен саклау буенча зур эш башкара. Яңа ел каникулларында гына да Татарстан башкаласында 160 меңгә якын турист булып киткән. Шәһәр халкының һәм кунакларның иминлеген бәйрәмнәрдә 1 меңнән артык полиция хезмәткәре, Росгвардия хәрби хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләр күзәткән.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе эшенең тагын бер мөһим юнәлеше – юл-транспорт һәлакәтләре дәрәҗәсен киметү. Шәһәр башлыгы сүзләренчә, күп структураларның җайга салынган эше нәтиҗәсендә шәһәрдә аварияләр саны кимү тенденциясе күзәтелә.
Татарстан башкаласы Мэры «Имин шәһәр» проектын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде, аның кысаларында узган ел 255 йортта 2 мең видеокүзәтү камерасы урнаштырылган. Ул шулай ук узган ел ахырында Салават Күпере торак районында яңа җәмәгать хокук саклау пункты ачылуын искәртте.
Ахырда Илсур Метшин идарә хезмәткәрләре арасында еллык һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләргә дипломнар тапшырды. Бүләкләрне 30 га якын белгеч алды. Шәһәр башлыгы республика полициясе һәм Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә киләчәктә дә яңа үрләр һәм җинаятьчелеккә каршы көрәштә уңышлар теләде.