(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче гыйнвар). Казанда тантаналы рәвештә социаль ипотека программасы буенча төзелгән күпфатирлы торак йортка күчтеләр. Яңа төзелгән йортта 96 фатирны медицина хезмәткәрләре алды. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Виктор Фисенко, ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.
Яңа күпфатирлы йорт М14 микрорайонында урнашкан, аңа Белые росы урамы, 15 адресы бирелгән. «Сез бик уңайлы урында яшисез. Бу йорт сезгә бәхет китерүен телим. Бу вакыйга белән котлыйм», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов яңа йортларга күчүчеләргә.
Виктор Фисенко, үз чиратында, торак мәсьәләсен хәл итү – медицина хезмәткәрләре һөнәренең абруен күтәрү буенча иң нәтиҗәле чараларның берсе, дип билгеләп үтте. «Медицина хезмәткәрләренә социаль ярдәм күрсәтү буенча республика җитәкчелегенең башкарган эшләре – лаеклы тәҗрибә, без аны башка төбәкләрдә дә кулланачакбыз», – диде ул.
Тантана кунаклары Фатыйховлар гаиләсенең яңа фатирын карадылар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Видеорепортаж