(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы гыйнвар,
Юлия Летникова). Казанда узган елда шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләрен бозган
өчен административ материаллар саны 24% ка – 43 мең 775 кә кадәр арткан. Хокук
бозуларның иң күп саны – 40 мең 646 – яшел зонада автомобильләрне кую буенча
«Дозор МП» системасы ярдәмендә теркәлгән. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә шәһәр
Башкарма комитетының Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы Наил
Минвәлиев хәбәр итте.
Казан
Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, бүген Административ-техник инспекция
идарәсе катлаулы хәлдә, чөнки кече һәм урта бизнес өчен шәһәрне төзекләндерү
кагыйдәләрен бозганга штрафка мораторий гамәлдә булуын дәвам итә. «Күпчелек
хокук бозуларга без, нигездә, бармак белән яныйбыз һәм эшкуарларны җәзага тартмыйбыз.
Бизнес-ширкәт вәкилләре нәрсәдә акчаны янга калдырырга мөмкин икәнлеген күрә
һәм шуннан куллана да. Шуңа бәйле рәвештә, алар милекчеләр буларак үтәргә
тиешле таләпләр күләмен үтәмиләр», - диде шәһәр башлыгы.
И.Метшин
сүзләренчә, яңа гына эшли башлаган эшмәкәрләрнең кагыйдәләрне кайчан санга
сукмавын аңларга була. Әмма ел саен территорияләрне карап тоту буенча эре
бизнес вәкилләренә, әйтик, «Магнит» кибетләре челтәренә дә шелтәләр бар.
«Үзләре туплаган акча күләме аларга территорияләрне тиешле дәрәҗәдә карап
тотарга мөмкинлек бирә. Кызганычка каршы, алар моны эшләмиләр һәм
Административ-техник инспекция идарәсе һәм башка инспекция оешмаларына каршы
торалар. Аларның сатып алучыларга һәм шәһәргә мөнәсәбәте турында нәтиҗә
ясыйбыз», – дип нәтиҗә ясады Мэр.
Мониторинг
нәтиҗәсендә бер ел эчендә Административ-техник инспекция идарәсе 3129 беркетмә
төзеде һәм карау өчен тапшырды, профилактика кысаларында 890 кисәтү ясалды.
Язгы-җәйге
чор башлану белән белгечләр юлларны һәм беркетелгән территорияләрне карап
тотуны тикшереп, 218 хокук бозу очрагын теркәгән, шуларның төп өлеше – торак
төзелеше территориясендә. Бу күрсәткеч 2021 ел дәрәҗәсендә сакланган. «Рөхсәт
ителмәгән киртәләр һәм шлагбаумнар саны ике тапкырдан артык – 22 дән
52 гә кадәр артты, сүтү турында 7 карар кабул ителде», – дип хәбәр итте докладчы.
Агачларга
һәм куакларга зыян китерү белән бәйле хокук бозулар саны өч тапкыр – 12 дән 38 гә кадәр артты. Хокук
бозулар эре идарәче оешмалар тарафыннан рөхсәт ителде. Н.Минвәлиев хәбәр
иткәнчә, узган ел агачларны компенсацияләү буенча 82 күрсәтмә үтәлгән. Шул
рәвешле, 13 меңнән артык агач утыртылган, ә яңа куаклар барлыкка килгән участокларның
гомуми озынлыгы 11 км тәшкил иткән. 463 күрсәтмә әлегә эшләнә, алар 2026 елга
кадәр башкарылырга тиеш. Узган ел мондый күрсәтмәләрне вакытында үтәмәгән өчен
белгечләр 39 беркетмә төзегән (чагыштыру өчен – 2021 елда 23 беркетмә).
Адреслы
атрибутика һәм элмә такталар буенча
мәсьәләләрне хәл итү төгәлләнә. 2022 елда юл күрсәткечләренең туры килмәве һәм
тышкы рекламадагы хокук бозулар өчен 27 оешмага дәгъва тапшырылган. Шуларның 11
е үз теләге белән кисәтүләрне бетерде, 16 сы әлегә эшләнә. Тулаем алганда,
Н.Минвәлиев сүзләренчә, фасад һәм тышкы реклама эчтәлеге буенча хокук бозулар
саны 2,5 тапкырга (2021 елда – 2574, 2022 елда – 977) кимегән.
Халыктан
күпсанлы мөрәҗәгатьләр реклама кәгазьләре буенча килүен дәвам
итә, ул биналарның фасадларына, җәмәгать транспорты тукталышларына һәм электр
тапшыру линияләре баганаларына ябыштырыла. Мондый реклама белән көрәшү өчен
автоинформация системасы кулланылды, ул 258 телефон номерын үз эченә алды.
Белгечләр барлыгы 70 беркетмә рәсмиләштергән.
2022
елда җир эшләре вакытында хокук бозулар күләме, 2021 ел белән
чагыштырганда, 70% ка арткан, Административ-техник инспекция идарәсе 880
материал эшләгән. Эш урыннарын тиешенчә киртәләп алмау, вакытында
төзекләндермәү, килештерелмәгән казу урыннары билгеләп үтелде. «Тышкы
төзекләндерү комитеты ордерларны рәсмиләштерү процедурасын гадиләштерде, безнең
арада оператив хезмәттәшлек җайга салынды. Бу төр хокук бозуларга без аерым
игътибар бирәбез», – дип ассызыклады Н.Минвәлиев.
Административ-техник
инспекция идарәсе башлыгы сүзләренә караганда, 2022 елда идарәгә чынлыкта
хуҗасыз объектлар булып торган баскычларны, юлларны, яр буйларын
тиешенчә карап тотмау турында мөрәҗәгатьләр килгән. Н.Минвәлиев район
администрацияләре башлыкларыннан мондый объектларны муниципаль казнага кабул
итүләрен һәм алар өчен эксплуатацияләүче оешмаларны билгеләүләрен сорады.
Идарәнең
шикаять-дәгъва эше турында сөйләгәндә, Н.Минвәлиев бирелгән, әмма үтәлмәгән
кисәтүләр буенча эш оештырылуын билгеләп үтте. Гомумән алганда, 2022 елда 59
дәгъва бирелгән, бу 2021 ел белән чагыштырганда 2,5 тапкырга күбрәк. 18 хокук
бозу бетерелгән, шуларның 4 се буенча – суд карарыннан соң. Хокук бозучы
кисәтүләрне тизрәк бетерсен өчен астрент механизмы кулланыла: суд карарын
үтәүне кичектергән һәр көн өчен 500-1000 сум штраф билгеләнә. Соңгы 2 елда 2,5
млн сумга астрент түләтелгән.
2022
елда Административ-техник инспекция идарәсе хокук бозуларны профилактикалауга
игътибар итте: 200 дән артык оешма вәкилләре өчен 8 очрашу оештырылды, аларда
еш очрый торган хокук бозулар турында фикер алыштылар. Очрашулар кире элемтәне
киңәйтергә, нәтиҗәлелекне арттырырга мөмкинлек бирә, аларны 2023 елда да дәвам
иттерәчәкләр.