(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы гыйнвар, Юлия Летникова). Яңа ел каникулларында Казанның контейнер мәйданчыкларыннан 134 мең кубометр чүп чыгарылган. Моның өчен көн саен уртача 79 махсус техника берәмлеге җәлеп ителгән. Гадәттәгечә, бәйрәм көннәрендә чүп күләме арта, быел калдыклар саны 23% ка арткан, дип сөйләде аппарат киңәшмәсендә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин. Казан Мэры Илсур Метшин халыкның чүп чыгару буенча мөрәҗәгатьләренең тискәре динамикасына игътибар итте һәм «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» идарәче компаниясенең төбәк операторы эшен тәнкыйтьләде. Яңа ел каникулларында «Ачык Казан» сервисына калдыкларны чыгаруга 210 шикаять килгән, ә узган ел алар нибары 26 булган.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, бәйрәм көннәрендә төп куркынычсызлык мәсьәләсе белән беррәттән, чүп-чарны чыгару кала, бу чорда ул берничә тапкырга арта. «Без калдыкларны вакытында чыгару буенча халыкның югары таләпләренә җавап бирә торган система төзедек, поселокларда, шәһәр яны территорияләрендә чүп проблемасын хәл иттек һәм хаклы рәвештә бу система белән горурландык. Без хокук кырында намуссыз «Казан экология комплексы» ябык акционерлык җәмгыятен җиңә алдык. Техника паркын модернизацияләүгә, мәйданчыкларны төзекләндерүгә, күгәргән бакларны алыштыруга күп акча тотылды. Илдә беренчеләрдән булып Самосырово чүплеген рекультивацияләделәр. Кыскасы, бик зур эш башкардык», - диде Илсур Метшин.
Федераль кануннар үзгәргәч, Казан яңа төбәк операторына, зур өмет белән, чүп-чар чыгару буенча дистә ел эчендә булдырылган бөтен нәрсәне тапшырды. «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» идарәче компаниясе ишегалларында чүп чыгару бурычын үти алмый. Мөгаен, 1 млн 300 мең кеше яшәгән шәһәрдә 200 мөрәҗәгать күп түгелдер, әмма бу узган ел белән чагыштырганда 8 тапкыр күбрәк. Бу безнең өчен кызыл сызык артында. Закон чыгаручы берничә ел элек региональ операторга вәкаләтләр бирде. Бездә чүп чыгару мәсьәләсен хәл итү механизмнары юк, әмма халык элеккечә үк тәртип урнаштыруны таләп итеп, Башкарма комитетка килә», - диде шәһәр Мэры.
Әйтик, Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов яңа елдан соң 3-5 көндә чүп бөтенләй чыгарылмаган адреслар булуын хәбәр итте. «Мөрәҗәгатьләрне «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» идарәче компаниясенә эш өчен тапшырдылар, әмма реакция һәрвакытта да оператив булмады», – дип билгеләп үтте ул. Ел башыннан ике район территориясеннән 19 мең кубометрга якын калдык, ә поселокларның контейнер мәйданчыкларыннан 43 мең кубометрдан артык чүп чыгарылган.
Совет районының контейнер мәйданчыкларыннан 23 мең кубометр калдык, ә поселоклар территориясеннән тагын 25,5 мең кубометрдан артык чүп чыгарылган. Район администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов хәбәр иткәнчә, «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» идарәче компаниясенең чүп чыгару графигын өзү очраклары булган. Искәрмәләр берничә тапкыр мөрәҗәгатьләрдән соң гына бетерелгән.
Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов сүзләренә караганда, бу районнарда «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» идарәче компаниясе тарафыннан елның беренче көннәрендә 28 мең кубометр калдык, шул исәптән 2 мең зур габаритлы чүп-чар чыгарылган.
«Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» идарәче компаниясе җитәкчесе Дмитрий Петров чүп-чарны вакытында чыгарырга ишегалларындагы автомобильләр комачаулавын сөйләде. Тагын бер сәбәп – ишегалдына керә алмау. «Кимчелекләр көннеке көнгә бетерелде. Ситуацияләр район администрацияләре һәм идарәче компанияләр белән эшләнде. Моның өчен өстәмә вакыт бүлеп бирелде, йөк төяүчеләр, махсус техника, эшчеләр төнлә сменага чыктылар», – дип сөйләде Дмитрий Петров.
«Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» идарәче компаниясе күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту өчен шәһәр территориясеннән калдыкларны чыгару техникасы сатып алырга, шулай ук контейнер паркын карап тотуга – үз вакытында юу өчен акча бүлеп бирергә планлаштыра.
Казан Мэры шулай ук 25 ел Казанга хезмәт итәргә тиешле чүп полигоннарына бәйле вәзгыятьнең инде бүгенге көндә үк киеренке булуына игътибар итте. «Шәһәргә чүп-чарны Татарстанның барлык якын территорияләреннән алып киләләр. Республика районнары башлыклары бу мәсьәлә белән шөгыльләнмәделәр, аларның полигоннары ябылды һәм хәзер калдыкларны Казанга алып киләләр», – дип зарланды И.Метшин.
Дмитрий Петров сөйләвенчә, хәзер логистика үзгәргәннән соң Казан каты көнкүреш калдыклары полигонына Яшел Үзән районыннан гына чүп-чар чыгарыла. Әмма быел Татарстанның күрше муниципаль берәмлекләреннән калдыкларны утильләштерү өчен «Химическая» полигоныннан файдалануны туктату планлаштырыла.
«Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» идарәче компаниясе белән без зур юл үттек. Очрашкан проблемаларны чишәргә һәм хаталар өстендә эш алып барырга кирәк. Чүп-чар чыгару процессын тәртипкә китерү өчен тулы чаралар күрү зарур. Шәһәрнең чисталыгы һәм төзеклеге – шәһәрлеләр горурлана һәм туристлар сизә торган нәрсә ул», – дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.
Видеорепортаж