(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче гыйнвар,
Юлия Летникова). Казанның Идел буе районында блок-модульле котельный төзелеше
тәмамланды. Ул киләсе җылыту сезонында эшли башлаячак һәм 600 дән артык кеше
яшәгән 7 торак күпфатирлы йортны, шулай ук балалар бакчасын һәм поликлиниканы
җылы белән тәэмин итәчәк. Бүген эшләрнең тәмамлануын Казан Мэры Илсур Метшин
тикшереп кайтты.
«Казанның
Идел буе районының бу өлеше потенциаль проблемалы участок булды һәм яңа
котельныйга мохтаҗ иде. Хәзер аның төзелеше тәмамланды, стартка әзерлек бара.
Киләсе җылыту сезоныннан котельный халыкны җылылык белән тәэмин итә башлаячак»,
– диде Илсур Метшин.
Южно-Промышленная урамындагы
яңа котельный «Татнефтепродукт» акционерлык җәмгыятенә караган иске котельныйны
алыштырачак. Объект тузу сәбәпле җылылык челтәрләрен капиталь ремонтлауны һәм
яңартуны таләп иткән.
Төзелеш
эшләре узган елның язында башланды. Киләсе җылыту сезоны башланганчы
җибәрү-көйләү эшләре башкарылачак. Котельный 630 лап йортта яшәүче, балалар
бакчасы, 3 нче сырхауханә филиалы һәм 9 нчы стоматологиягә хезмәт күрсәтәчәк.
«Казэнерго»
АҖ генераль директоры Рөстәм Габделхаков шәһәр Мэрына сөйләгәнчә, котельный
заманча автоматлаштырылган җиһазлар белән тәэмин ителгән һәм операторлар булуын
таләп итми. Насослар эше һәм казан буенча мәгълүматлар Габдулла Тукай урамы,
162 адресы буенча урнашкан «Казэнерго» территориясендә урнашкан диспетчер
пунктына автомат рәвештә җибәрелә.
Яңа
объектның эффективлыгы 92% тәшкил итә – бу иске котельныйдагыга караганда
югарырак, ул тоташтырылган объектларны җылы белән ышанычлы тәэмин итәргә
мөмкинлек бирәчәк. Котельныйның җылылык куәте 5 МВт тәшкил итә. Моннан тыш,
биредә резерв ягулык хуҗалыгы каралган – авария хәлендә булган очракта,
котельный дизельдә эшли алачак. ТКХ объекты бинасында һәм аның янәшәсендәге
территориядә куркынычсызлык өчен видеокамералар урнаштырылган.
«Объектта
Беларусь, Мәскәү һәм Санкт-Петербургта җитештерелә торган җиһазлар
урнаштырылган, анда без өч казан алдык. Горелкалардан тыш, барысы да
Россиянекеләр», - дип билгеләп үтте предприятиенең генераль директоры. Ул шулай
ук быел «Казэнерго» Татарстан башкаласында чыгарыла торган горелкаларны сынап
карарга ниятли, дип өстәде. Сынаулар уңышлы булса, предприятие җирле
производство җиһазларына күчәчәк.
Бүгенге
көндә «Казэнерго» шәһәрдә 125 котельный куллана һәм кулланучыларның 27% ын
җылылык энергиясе белән тәэмин итә. Авария хәлендә булган очракта,
предприятиедә тәүлек әйләнәсе заявкаларга оператив җавап бирүче һәм регламент
вакытында 6 сәгатькә кадәр проблемаларны бетерүче бригадалар кизү тора.
Яңа
котельный төзүдән тыш, предприятие быел өч объектны – Курчатов, 5, Жуковский, 5
һәм Тополевая, 6 адреслары буенча урнашкан объектларны реконструкцияләячәк.
Р.Габделхаков аңлатып узганча, әлеге котельныйларның ресурслары бетүгә һәм
җиһазларның искерүенә бәйле яңарту таләп ителә.
Шәһәр
Мэры белән бергә объектта Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары
администрациясе башлыгы Альберт Салихов та булды.