(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы гыйнвар, Диана Жиленкова). Бәйрәмнәрдә Казанның медицина оешмалары шәһәрлеләрнең 27053 мөрәҗәгатенә җавап биргән. Поликлиника хезмәткәрләре 15053 тапкыр өйгә барган, 11522 чакыруны ашыгыч медицина ярдәме бригадалары башкарган. Бу хакта Башкарма комитетта узган аппарат киңәшмәсендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Рамил Мөхәммәтдинов хәбәр итте.
«Декабрь грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны буенча бик киеренке булды, - диде ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин. - Бүген, кызганычка каршы, безнең бөтен поликлиникалар челтәре, ашыгыч ярдәм хезмәте бик киеренке режимда эшли. Авыручылар бик күп, шуңа күрә профилактика булырга тиеш, үз-үзеңне һәм якыннарыңны сакларга кирәк».
Каникуллар вакытында ашыгыч медицина ярдәме станциясенә тәүлегенә уртача мөрәҗәгатьләр саны 1280 гә җиткән. Юл-транспорт һәлакәтләре урыннарына медиклар 37 тапкыр чыккан, аварияләр нәтиҗәсендә 39 кеше зыян күргән, 25 е хастаханәгә салынган. «Бәхеткә, үлем очраклары булмады», - дип ассызыклады Р.Мөхәммәтдинов.
61 кеше каты туңу белән мөрәҗәгать иткән, өшү белән бәйле 21 мөрәҗәгать теркәлгән. Стационарларга 68 пациент китерелгән. Пиротехника кулланудан алынган җәрәхәтләр аркасында 3 зыян күрүчегә медицина ярдәме кирәк булган, 1 се Республика клиник хастаханәсенә салынган.
Гомумән алганда, төрле имгәнүләр буенча 1444 кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның 437 се җәмәгать урыннарында җәрәхәтләнгән, 225 пациент бозлавык аркасында зыян күргән.
Шулай ук шәһәрнең мәдәни-массакүләм чараларын медицина ярдәме белән тәэмин итү каралган. 17 мөрәҗәгать итүче ярдәм алган.
1 нче гыйнварның 00:00 сәгатеннән 9 нчы гыйнварның 8:00 сәгатенә кадәр ТР башкаласында 320 бала – 160 малай һәм 160 кыз тууы теркәгән. «2023 елда туган беренче казанлы ир бала булды. Малай шәһәрнең 7 нче номерлы хастаханәсендә 00:01 сәгатьтә дөньяга килде. Бу гаиләдә беренче бала, ул 2800 грамм авырлыкта туды. Әни белән бала инде чыгарылды, сәламәтлекләре белән барысы да тәртиптә», - дип уртаклашты спикер.
ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны турында сөйләгәндә, Р.Мөхәммәтдинов 15 нче декабрьдән Татарстанда эпидемиологик бусаганы узып китү сәбәпле, чикләү чаралары кертелүен искәртте.
Казанда 2022 елның 49 нчы атнасында эпидемия бусагасы – 37% ка, 50 нче атнада – 78% ка, 51 нче атнада 73% ка арткан. Узып баручы елның соңгы атнасында, 26 нчы декабрьдән 1 нче гыйнварга кадәр, авырулар саны кимү күзәтелгән, эпидемия бусагасын арту 25,6% тәшкил иткән.
Авыруның кимүе 2023 елның беренче атнасында да дәвам иткән. Эпидемия бусагасы 5,1% тан артык булган.
«Ләкин бүген авыру очракларының сизелерлек кимүе турында сөйләшергә иртәрәк. Бу хәл киеренке булып кала», - дип йомгаклады спикер.