(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы гыйнвар, Юлия Летникова). Ел башыннан Казан урамнарыннан 72 мең тонна кар чыгарылган. Яңа ел бәйрәмнәрендә көн саен җыештыруга уртача 490 махсус техника чыккан, ә тротуарларны һәм тукталышларны карап тоту белән 500 эшче һәм 60 берәмлек кече механизация техникасы шөгыльләнгән. Хәзер төп юллар канәгатьләнерлек хәлдә, әмма тротуарларда, квартал эчендәге юлларда һәм ишегалларында кар чистарту буенча кисәтүләр кала. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр итте.
«Мәсьәләләрне системалы хәл итүне табарга кирәк»
«Төп юллар, чыршы шәһәрчекләре һәм җәмәгать киңлекләре чыннан да җыештырылган иде, әмма тротуарлар һәм ишегаллары торышы буенча минем һәм шәһәрлеләрнең сораулары кала», – дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин. Аның сүзләренчә, кайбер подрядчы оешмалар һәм идарәче компанияләр төзекләндерү кагыйдәләрен үзләренчә аңлата башлаган. «Мәсьәләләрнең системалы хәл ителешен табарга – җыештыру регламентын үзгәртергә, халык белән ишегалларындагы автомобильләр буенча эшләргә кирәк. Компанияләр үзләре йортлар белән идарә итәргә теләк белдергәннәр, шуңа күрә үз йөкләмәләрен яхшы үтәсеннәр», - диде шәһәр башлыгы.
Ул шәһәрдә кулланыла торган юл техникасына куелган «маякчыклар»ны идарәче компанияләр техникасына да урнаштырырга тәкъдим итте. Мондый онлайн-мониторинг ишегалларын җыештыруны реаль вакыт режимында күзәтергә мөмкинлек бирәчәк.
Илсур Метшин шулай ук алдагы хисап очрашуларында ел да кемнәрнең «икеле капчыклары» булуын белү өчен, халыкның мөрәҗәгатьләре саны һәм аларның идарәче компанияләрне тәнкыйтьләве турында доклад әзерләүне йөкләде.
Татарстан Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, ел башыннан Казанда 19 мм явым-төшем булган, ягъни гыйнвар нормасының 41% ы. Бу вакыт эчендә шәһәр урамнарыннан 72 мең тонна кар чыгарылган, ә кышкы сезон башланганнан бирле – 481 мең тонна. Яңа ел бәйрәмнәрендә тротуарларны, җәяүлеләр кичү юлларын, чыршы шәһәрчекләренә килү юлларын чистартуга аерым игътибар бирелгән.
Яңа ел каникулларында ишегалларында, поселокларда һәм бәйрәм мәйданчыкларында кар чистарту турында район администрацияләре башлыклары сөйләде.
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында йорт яны территорияләрен 675 урам себерүче җыештыра
Бәйрәм көннәрендә Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында көн саен уртача 136 берәмлек махсус техника һәм 98 эшче чыккан. 1 нче гыйнвардан беренче һәм икенче категорияле юллардан, квартал эчендәге юллардан 9 мең тоннага якын кар чыгарылган, аларны 3 кар эретү пунктына һәм бер вакытлыча кар саклау пунктына озатканнар.
Елның беренче көннәрендә боздан урамнарны эшкәртү өчен 524 тонна ком-тоз катнашмасы һәм 228 тонна реагент кулланылган.
«Йорт яны территорияләрен җыештыруда 675 урам себерүче, 45 махсус техника берәмлеге һәм 35 кече механизация чарасы катнашты. Бозлавыкка каршы эшкәртү өчен 29 тонна ком-тоз катнашмасы тотылды», - дип сөйләде Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов.
Моннан тыш, бүгенге көндә күпфатирлы торак йортларның 71% түбәсе чистартылган.
Торак массивларда 354 юлда көн саен 7 берәмлек техника эшләгән, грейдирлау һәм карны себерү башкарылган. Кар яуганнан соң, беренче чиратта эшчеләр җәмәгать транспорты йөри торган урамнарны чистарткан. Моннан тыш, тротуарларны һәм тукталыш мәйданчыкларын чистартуга аерым игътибар бирелгән.
Администрация юлларны чистарту буенча барлыгы 270 кисәтүле хәбәр алган, аларны подрядчыларга тапшырганнар.
Киров һәм Мәскәү районнары урамнарыннан 13,7 мең тонна кар чыгарылган
Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов хәбәр иткәнчә, яңа ел бәйрәмнәре вакытында районнар урамнарыннан 13,7 мең тонна кар чыгарылган, моның өчен 120 дән артык махсус техника берәмлеге җәлеп ителгән. Кар эретү пунктларында 8,6 мең тонна кар утильләштерелгән, калганы вакытлыча кар саклау мәйданчыкларына чыгарылган.
Урамнарны боздан эшкәртүгә 1010 тонна ком-тоз катнашмасы һәм 327 тонна реагент тотылган. Районнар территориясендә 12 чыршы шәһәрчеге урнаштырылган, аларны җыештыру белән «Горводзеленхоз» МУП шөгыльләнгән, шул исәптән махсус техника кулланып.
Ишегалларын җыештыруга 298 урам себерүче һәм 20 махсус техника берәмлеге чыккан. Керү төркемнәренә, баскычларга һәм түбәләргә аеруча игътибар бирелгән. Бүгенге көндә 112 авыш түбә чистартылган, моның өчен 74 эшче җәлеп ителгән.
Киров һәм Мәскәү районнарының 14 торак массивында юлларны штат режимында чистарталар. Җыештыруны контрольдә тоту территориаль иҗтимагый үзидарәләр белән хезмәттәшлек иткәндә алып барыла. Моннан тыш, мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә кар һәм түбәләрне чистартырга ярдәм итәләр.
«Халык мөрәҗәгатьләрен мониторинглау иң күп шикаятьләрнең йорт яны территорияләрен сыйфатсыз җыештыру белән бәйле булуын күрсәтте», - дип билгеләп үтте С.Миронов. Аның сүзләренчә, яңа ел каникулларында «Минем Казаным» чат-боты аша администрациягә 106 гариза килгән, шуларның 80 е шунда ук үтәлгән, тагын 26 сы якын көннәрдә хәл ителәчәк. «Халык контроле» һәм социаль челтәрләр аша 70 кә якын мөрәҗәгать алынган, алар инде эшкәртелгән.
Вахитов һәм Идел буе районнарында юлларны чистартуга көн саен 259 юл эшчесе һәм 201 берәмлек техника чыккан
Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарында юлларны җыештыруга көн саен уртача 259 юл эшчесе һәм 201 берәмлек техника чыккан. Район администрациясе башлыгы Альберт Салихов хәбәр иткәнчә, бәйрәм көннәрендә 30 мең тоннадан артык кар чыгарылган һәм 540 тонна ком-тоз катнашмасы һәм 640 тонна реагент кулланылган.
Яңа ел бәйрәмнәрендә шәһәрлеләр һәм туристлар өчен чыршы шәһәрчекләре җәлеп итү урыннары булган. Монда чистарту көн саен башкарылган. Бауман урамына, туристик маршрутларга һәм бәйрәм мәйданнарына керү юлларына аерым игътибар бирелгән. Карны вакытында чистарту өчен бригадалар тәүлек буе кизү торган. Җәмәгать куркынычсызлыгы мәсьәләләре бүлеге хезмәткәрләре 55 объектны карап тотуда кимчелекләр ачыклаган, алар буенча административ-техник инспекция идарәсенә хатлар юлланган.
«862 ишегалдын җыештыру өчен 311 урам себерүче, 25 берәмлек шәхси һәм 37 берәмлек аренда техникасы җәлеп ителде. Шулай ук идарәче компанияләр түбәләрне кардан һәм боздан чистарттылар», – дип хәбәр итте А.Салихов.
Совет районында юлларны эшкәртү өчен 2,5 меңгә якын бозлавыкка каршы материал тотылган
Совет районында яңа ел каникулларында кар чистарту техникасының тәүлегенә уртача 200 берәмлек чыгарылуы күзәтелгән, 261 кеше җәлеп ителгән. Район урамнарыннан кар эретү пунктларына 18 мең тоннадан артык кар чыгарылган. Урамнарны боздан эшкәртү өчен 454 тонна реагент һәм 2 мең тоннадан артык ком-тоз катнашмасы тотылган.
Йорт яны территорияләренең торышы өчен 575 урам себерүче һәм 70 берәмлек техника җаваплы булган, 281 йорт түбәсе чистартылган.
«Эштә ярдәмне администрациянең кайнар линиясенә һәм «Минем Казаным» чат-ботында проблемалы участоклар турында хәбәр иткән кешеләр күрсәтте, – дип билгеләп үтте район администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов. Виртуаль ярдәмчедәге заявкаларның күбесе торак массивларда юлларны җыештыруга кагылышлы иде. Кар яву сәбәпле, юллар тарайган, ә 3 нче категорияле – поселок – юлларында кар чыгару каралмаган. Шул ук вакытта администрация мөрәҗәгатьләргә оператив җавап бирергә тырыша: торак массивларның төп артерияләре кар чыгару һәм киңәйтү исемлегенә эләкте.