И.Метшин: «Бәйрәм йөрәкләрне шатлык белән тутыра һәм күңелләргә өмет бирә»
Казан шәһәре KZN.RU
(Казан
шәһәре KZN.RU, 7 нче гыйнвар). Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр халкын Раштуа
бәйрәме белән котлады.
«Хөрмәтле
казанлылар! Православие динендәге барлык шәһәрлеләрне Раштуа бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!
Әлеге бөек бәйрәм
көнчыгышта Вифлеем йолдызы кабынган вакытны искә төшерә, бу вакыйга барлык христианнар өчен мөһим тарих – Раштуа могҗизасы.
Күпләрнең яраткан бәйрәмендә үзенчәлекле әхлакый
мәгънә бар. Ул йөрәкләрне шатлык белән тутыра һәм күңелләргә өмет бирә.
Якыннарыбыз турында кайгырту һәм мәрхәмәтлелек символы булган Раштуа бәйрәме безне
мәңгелек рухи кыйммәтләр тирәсендә берләштерә һәм изге эшләргә рухландыра. Күпмилләтле
Казанда төрле милләт һәм конфессия вәкилләре, һәр халыкның һәм һәр диннең
мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карап, тынычлыкта һәм татулыкта
яши.
Бу
шатлыклы бәйрәм көннәрендә сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, күтәренке кәеф, мәхәббәт, гаилә җылысы һәм яңа уңышлар өчен
бетмәс-төкәнмәс рухи көч телим. Вифлеем
йолдызының яктылыгы сезнең өчен беркайчан да сүнмәсен!» – диелә текстта.