(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы гыйнвар). Яңа ел каникулларында 260 җинаять теркәлгән, бу атналык уртача күрсәткечтән артмый. 20 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 27 кеше зыян күргән. Исерек килеш автомобиль белән идарә иткән өчен 97 машина йөртүче тоткарланган. Казанда көн саен 1 меңнән артык полиция хезмәткәре, Росгвардия хәрби хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләр җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итткән. Бу хакта Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбедә Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР башкаласы буенча идарәсе башлыгы Надир Закиров хәбәр итте.
«Шәхси состав, Казан полициясе гарнизоны хезмәткәрләре зур, җайга салынган һәм профессиональ эш башкарды, – дип ассызыклады Мэр Илсур Метшин. - Бәйрәмнәргә, салкын һава торышына карамастан, алар үз хезмәтләрен алып бардылар. Мин, Надир Дамирович, шәхси составка рәхмәт сүзләрен җиткерүегезне һәм гыйнварда узачак коллегия нәтиҗәләрендә безнең хезмәткәрләрне бүләкләү буенча тәкъдимнәр әзерләвегезне сорыйм».
Н.Закиров сөйләвенчә, криминаль активлыкка бәйрәмнәрдә юл куелмаган, оператив хәл контроль астында булган. Резонанслы җинаятьләр булмаган, ә яңа ел чаралары уздырылган урыннарда шәһәр халкы һәм кунакларының иминлеге тәэмин ителгән. «Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башка ведомстволар белән берлектә яңа ел бәйрәмнәрен үткәргәндә хокук тәртибен һәм җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән оператив-профилактик чараларның тулы комплексын уздырды», – дип сөйләде ул.
Моннан тыш, яңа ел каникуллары чорында Россиянең яңа субъектларыннан – махсус хәрби операция уздыру зонасыннан килгән затларны вакытлыча урнаштыру пунктларында һәм район хәрби комиссариатларында саклау тәэмин ителгән.