(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче декабрь, Юлия Летникова). Казан Ратушасында «Идел буе кунакчыллыгы йолдызлары – 2022» конкурсына йомгак ясалды. Быел ул беренче тапкыр төбәкара статусында үткәрелде – анда Идел буеның 9 шәһәре кунакчыллык индустриясе вәкилләре катнашты. Җиңүчеләргә һәм призерларга бүләкләрне Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин тапшырды.
«2015 елда туган локаль конкурс бүген төбәкара дәрәҗәдәге фестивальгә әйләнде. Мондый проектлар туризм индустриясе хезмәткәрләренең һөнәренең абруен күтәрүгә һәм мотивацияләүгә ярдәм итә, ә фестивальдә барлыкка килгән коммуникацияләр яңа биеклекләргә ирешүгә ярдәм итә», – дип билгеләде И.Метшин үзенең сәламләү сүзендә.
Быел конкурска туризм өлкәсеннән 120 дән артык вәкил гариза тапшырды. Беренче этап – «Өй эше» – нәтиҗәләре буенча финалга 75 кеше чыкты. Алар барысы да Казанда очрашып, иң яхшылар исеме өчен көрәштеләр. Төбәкара этап нәтиҗәләре буенча жюри 9 номинациядә 27 җиңүче һәм призерны билгеләде.
Ресторанның иң яхшы менеджеры – Екатерина Бусарева, ә иң яхшы официант Светлана Киселева булды. Конкурсантларның икесе дә «Амакс Сафар Отель» ресторанын тәкъдим иттеләр. «Иң яхшы бармен» номинациясендә «Коммуналка» барында эшләүче Регина Федотова җиңде. Динара Җиһаншина иң яхшы горничная булды, ә иң яхшы кондитер – Влада Никонова, алар икесе дә «Ривьера» кунакханәсен тәкъдим итте. Иң яхшы портье дип «Ногай» кунакханәсеннән Элина Әмирова танылды. «Эчке һәм керү туризмы буенча иң яхшы менеджер» номинациясендә Түбән Новгородтан туроператор Елена Богомолова җиңде. Иң яхшы пешекче – Branch&wine bar хезмәткәре Артемий Журавлев, ә иң яхшы сити-блогер Русина Семененко булды. Илсур Метшин аларга дипломнар һәм статуэткалар тапшырды.
Казан Мэры конкурсны алга җибәрүгә үз өлешләрен керткән һәм «Кунакчыллык йолдызлары» дигән гаиләнең бер өлешенә әйләнгән жюри әгъзаларына, экспертларга, волонтерларга рәхмәт белдерде. «Бу гаилә киңәячәк, барысы да бер-берсенә ярдәм итәчәк, уңыш, елмаю һәм шатлык бүләк итәчәк дигән ышанычта калам. Бүген кабынган йолдызлар Идел буе төбәгенең туристлык офыгында балкып торыр дип ышанам. Сезнең һәрберегез карьера баскычы буенча өскә таба атлый алачак, ә конкурста катнашу сезнең бәхетле һәм уңышлы һөнәри юлыгызда чираттагы адым булачак», - дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшин тантанада катнашучыларга.
Фестивальнең төп максаты – кунакчыллык өлкәсендә хезмәт сыйфатын арттыру һәм эшче һөнәрләрне популярлаштыру, дип искәртте шәһәр башлыгы. «Казан өчен Туризм – шәһәрнең меңьеллыгын бәйрәм иткәннән соң формалаша башлаган мөһим тармак, ул вакытта кунакчыллык өлкәсен беркем дә җитди кабул итмәде. Без бу юлны өр-яңадан башлап, бергәләп үттек», - диде И.Метшин. Мэр билгеләп үткәнчә, узган ел Татарстан башкаласында 3 миллионнан артык кунак булган, хәзер Казан белән Россия халкы да, башка илләр вәкилләре дә кызыксына.
«Бу җиңел юл түгел иде. Сезнең белән бергә без яңа кунакханәләр, рестораннар ачтык, тарихи шәһәрнең йөзен торгызу һәм туристик маршрутларны эшләү буенча зур эш башкардык, сервисның югары сыйфатына омтылдык, персоналны өйрәттек, шәһәргә иң яхшы халыкара ярышларны «җәлеп итү» өчен күп көч куйдык. 9-10 чиктәш эш урыны бирүче төзелеш кебек үк, туризм да бизнесны һәм чиктәш тармакларны – мәдәнияттән транспортка кадәр үстерүне стимуллаштыра. Кече һәм урта бизнес заказлар рәвешендә яшәү согы ала», - диде Илсур Метшин. Шәһәр башлыгы, әгәр элек Европа илләре стандартлары Казан өчен ориентир булып хезмәт итсә, хәзер үзебезнекеләрне булдырырга вакыт җитте, дип өстәде. «Моның өчен барысы да бар, ә иң мөһиме – янып торган йөрәкле һәм күзле профессионаллар, алар үзләренең яшь энергиясен һәм көчен тармак үсешенә кертергә әзер», - дип йомгаклады ул.
«Идел буе кунакчыллыгы йолдызлары – 2022» туристлык, ресторан һәм кунакханә индустриясе предприятиеләре хезмәткәрләре арасында төбәкара һөнәри осталык фестивале Идел буе шәһәрләре ассоциациясе ярдәме белән үткәрелде. Аның башкарма директоры Владимир Репинцев Казан Мэриясенә конкурсны югары дәрәҗәдә оештырган өчен рәхмәт белдерде. «Фестиваль туризм өлкәсе белгечләренең осталыгын арттыруда һәм Идел буе шәһәрләре арасында элемтәләр урнаштыруда тагын бер этап булыр дип ышанам», – диде ул.
Исегезгә төшерәбез, беренче яртыеллыкта Казанга 2 млн 251 меңнән артык турист килде. Ел ахырына бу сан 3,5 миллион кешегә кадәр артыр дип көтелә. Кунакчыллык өлкәсендә Татарстан башкаласы алга таба бер адым ясады, әмма Илсур Метшин яңа максат куйды – 2030 елга туристлар санын 5 млн кадәр арттыру.