(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы декабрь, Диана Жиленкова). 2023 елга Казан бюджеты керемнәр һәм чыгымнар буенча 37 млрд 803 млн сум күләмендә расланган. Бүген дүртенче чакырылыш Казан шәһәр Думасының XIX сессиясендә депутатлар шундый карар кабул итте. 2024 елга шәһәр бюджеты – 37 млрд сум, 2025 елга 37 млрд 259 млн сум күләмендә планлаштырылган.
«2023 ел бюджеты килеп туган икътисади вәзгыятьне исәпкә ала»
«2023 ел бюджеты бүгенге көннең барлык чынбарлыгын һәм килеп туган икътисади вәзгыятьне исәпкә ала, - дип билгеләп үтте утырышта Казан Мэры Илсур Метшин. - Элеккеге кебек үк, барлык социаль әһәмияткә ия һәм беренче чираттагы чыгымнар планлаштырылган, шәһәр бюджетының социаль юнәлеше сакланып калган. Шул ук вакытта депутатлар бюджет турында фикер алышканда шәһәр хуҗалыгының финанслау белән тәэмин ителмәгән кайбер юнәлешләренә игътибар иттеләр. Бу бурычларны безгә бюджет үтәлеше буенча хәл итәргә кирәк».
Шәһәр башлыгы ассызыклаганча, Татарстан Президенты һәм республика Хөкүмәте ярдәме белән Казан аерым мәсьәләләрне хәл итүгә өстәмә финанслау ала. Юллар, социаль инфраструктура объектлары төзелеше буенча республика программалары гамәлгә ашырыла, шәһәр тормышының башка өлкәләре дә игътибарсыз калмый. Милли проектларны һәм федераль программаларны тормышка ашыру буенча актив эш алып барыла.
«Бюджетны үтәгәндә шәһәр Башкарма комитетына бюджет балансын һәм шәһәрнең барлык йөкләмәләрен тулысынча финанслауны тәэмин итә торган барлык чараларны күздә тотарга һәм үткәрергә кирәк булачак. Без салымнар җыюны һәм башка чыганакларны җәлеп итүне тәэмин итәргә һәм депутатлар белән бергә беренче чиратта өстәмә керемнәр кая җибәреләчәген билгеләргә тиеш», – дип нәтиҗә ясады И.Метшин.
2025 елга тулаем территориаль продукт күләме 2021 ел дәрәҗәсеннән 9% ка артып, 1,6 трлн сумнан артып китәчәк
2025 елга кадәр Казанның социаль-икътисади үсеш фаразын шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров тәкъдим итте. Ул хәбәр иткәнчә, 2022 ел нәтиҗәләре буенча тулаем территориаль продукт күләме 2021 ел дәрәҗәсендә чагыштырма бәяләрдә көтелә. «Фаразлауларга караганда, 2025 елга тулаем территориаль продукт күләме 2021 ел дәрәҗәсеннән 9% ка артып, 1,6 трлн сумнан артып китәчәк», – дип аңлатты И.Шакиров.
Аның сүзләренә караганда, сәнәгать продукциясенең төп төрләре буенча Казан предприятиеләре тарафыннан агымдагы елның 10 аенда үзебездә җитештерелгән товарлар төяп җибәрелгән, эшләр башкарылган һәм хезмәтләр күрсәтелгән, бу 2021 ел дәрәҗәсеннән 10% ка диярлек артык. «Предприятиеләрнең планнарын тормышка ашыруны исәпкә алып, быел сәнәгать производствосы үсеше 105% дәрәҗәсендә бәяләнә. Уртача срок эчендә уртача үсеш темплары көтелә. Сәнәгать производствосы индексының үсеше ел саен 2% чигендә фаразлана», – дип аңлатты спикер.
Ел нәтиҗәләре буенча барлык инвестиция кертемнәре күләме 252 млрд сум яки узган ел дәрәҗәсенә карата үсешнең 105% чигендә көтелә. Өченче кварталда төп капиталга 182 млрд сум кертелгән – бу узган ел дәрәҗәсеннән чиреккә күбрәк. Эре һәм урта предприятиеләр җәлеп иткән инвестицияләрнең гомуми күләме 135,5 млрд сум тәшкил иткән, ягъни узган ел дәрәҗәсенә карата 33% үсеш.
2025 елга төп капиталга инвестицияләр күләменең 2021 елга караганда 24% ка артуы фаразлана.
9 ай нәтиҗәләре буенча ваклап сату әйләнеше 502 млрд сум тәшкил иткән, бу узган елның шушы күрсәткеченнән 4,5% ка кимрәк. «Ел нәтиҗәләре буенча без шундый ук күләмдә 4,5% кимүне көтәбез, ваклап сату әйләнеше 674 млрд сум тәшкил итәчәк. 2025 елга ваклап сату әйләнеше 884 млрд сумга җитәр дип көтелә, ул 2021 елга карата чагыштырма бәяләрдә 4% ка артты», – дип сөйләде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Чыгышының азагында ул 2022 ел башына Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре буенча Казан халкының 1 млн 308 мең 660 кеше тәшкил итүен җиткерде.
2023 ел бюджетында социаль өлкәгә чыгымнар 4,4 млрд сумга арткан
ТР башкаласы Башкарма комитетының Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин сөйләгәнчә, 2023 елда шәһәр бюджетының керем өлеше 37 млрд 803 млн сум күләмендә фаразланган, бу 2022 елга расланган бюджеттан 5 млрд 245 млн сумга артыграк.
«2023 елга салым һәм салымныкы булмаган керемнәрнең гомуми күләме 21 млрд 734 млн сум тәшкил итә, шуның 19 млрд 235 млн сумы – салым керемнәре. 2023 елга Казан бюджетына салым булмаган керемнәр 2 млрд 499 млн сум булыр дип фаразлана. Салым булмаган керемнәрнең төп өлеше милекне куллану һәм сату хисабына формалаша», – дип төгәлләштерде И.Мөхәммәтшин.
Финанс идарәсе башлыгы, бер депутатның чит ил сәүдә компанияләре китү сәбәпле бюджеттагы югалтуларга кагылышлы соравына җавап биреп, ел саен эре салым түләүчеләргә, шул исәптән чит ил капиталы өлеше булган предприятиеләргә мониторинг үткәрелүен билгеләп үтте. «Узган ел сәүдә предприятиеләреннән бюджетка 12 млн сум акча кергән. Безнең күзәтүләр буенча, саннар тәртибе үзгәрмәде, кимүләрне әлегә без күзәтмибез. Җәмәгать туклануының аерым предприятиеләре буенча милекчеләр алмаштырылды, шуңа күрә барысы да тотрыклы», – диде ул.
2023 ел бюджетына 16 млрд 69 млн сум күләмендә бюджетара трансфертлар салынган, бу агымдагы ел дәрәҗәсеннән 11% ка артык.
Киләсе елга бюджетның чыгым өлешендә, 2022 елгы расланган күрсәткечләр белән чагыштырганда, 16% ка арткан, акчаларның күбесе социаль өлкәгә туры килә. Бу сегментта күрсәткечләрнең үсеше узган ел белән чагыштырганда 4 млрд 449 млн сум тәшкил иткән. «Әлеге үзгәрешләр хезмәт хакының үсеше, балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә йөрүче балалар саны арту, шәһәрнең муниципаль учреждениеләрендә куркынычсызлык системаларына хезмәт күрсәтү чыгымнарының артуы белән бәйле», – дип аңлатты шәһәр Башкарма комитетының Финанс идарәсе башлыгы.
Социаль-мәдәни өлкә үз эченә мәгариф (26 млрд сум), социаль сәясәт (1 млрд 678 млн сум), мәдәният (1 млрд 413 млн сум), физкультура һәм спорт (1 млрд 439 млн сум), яшьләр сәясәте (401 млн сум) һ.б.ларны ала. Башка чыгымнар 7 млрд 20 млн сум дип бәяләнә.
Гомумдәүләт мәсьәләләренә – 3 млрд 182 млн сум, торак-коммуналь хуҗалыкка – 1 млрд 581 млн сум, милли икътисадка – 1 млрд 512 млн сум, әйләнә-тирә мохитне саклауга 64 млн сум каралган. Муниципаль бурычка хезмәт күрсәтү чыгымнары 349 млн сум күләмендә исәпкә алынган, ә республика бюджетына бюджетара субсидияләрне күчерү 67,9 млн сум күләмендә планлаштырыла.
«2023 елга шәһәрнең керемнәр һәм чыгымнар буенча бюджеты 37 млрд 803 млн сум тәшкил итәчәк, 2024 елга – 37 млрд сум, 2025 елга 37 млрд 259 млн сум булыр дип планлаштырыла», – дип нәтиҗә ясады Ирек Мөхәммәтшин.
Казан шәһәр Думасы депутатлары киләсе елга һәм 2024 һәм 2025 елларның план чорына бюджет проектын хупладылар.