(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче декабрь, Диана Жиленкова). Бүген Казаннан Лисичанскига 102 тоннадан артык авырлыктагы гуманитар йөкнең дүртенче партиясен җибәрделәр. Татарстан шефлыкка алган территориядә яшәүчеләр беренче зарурлык товарларыннан тыш, яңа ел алдыннан 12 тонна мандарин, ә балалар ике мең бүләк алачак. Бүген шәһәрнең төп чыршысы ачылган «Казан» гаилә үзәгеннән алты фурадан торган колоннаны җибәрүне ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин үз контроленә алды.
Шәһәр башлыгы искәртеп узганча, гуманитар ярдәм җыю эше ноябрьдә башланды. «Бу вакыт эчендә битараф булмаган халык, ә алар мең ярымнан артык, бизнес вәкилләре, эшмәкәрләр тарафыннан 500 тоннадан артык гуманитар ярдәм җыелды», - диде И.Метшин.
Алдагы гуманитар йөк партияләрендәге кебек, фураларда төзелеш материаллары, шул исәптән такталар һәм борыслар, көнкүреш химиясе, азык-төлек һәм дарулар китереләчәк. «Казанның барлык халкы исеменнән җибәргән яңа ел бүләгебез Лисичанскида яшәүчеләрнең тыныч тормышын торгызу өчен кирәкле әйберләрдән генә тормый, - дип игътибарны юнәлтте Мэр. – Без Яңа ел бәйрәме тылсымының өлкәннәр белән тормыш авырлыкларын кичерүче балаларга да барып җитүен теләдек. Шуңа күрә фураларның берсенә 12 тонна мандарин төялгән. Тылсым булыр, тынычлык килер дип өметләнәбез, без моны чын күңелдән дустыбыз Лисичанскига да һәм анда яшәүчеләргә, аеруча балаларга телибез».
Моннан тыш, Лисичанскига 10 бензопычкы һәм 33 пич китереләчәк. «Йөк составы һәрвакыт халык ихтыяҗларыннан чыгып үзгәрә. Мәсәлән, Лисичанск халкы гуманитар йөкне карават, одеяллар һәм мендәрләр белән тулыландыруны сорадылар. Элеккечә үк без «буржуйка» – җылыту мичләре, җылылык генераторлары, пушкалар җибәрәбез», - дип сөйләде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров. Гуманитар йөкнең чираттагы партиясен Лисичанскига берничә көннән үк илтеп тапшырырлар дип көтелә.
Гуманитар ярдәм җыюга 300 дән артык оешма үз өлешен кертте, шул исәптән сәнәгать предприятиеләре («Нега» кәгазь фабрикасы, «Нәфис Косметикс» АҖ, «Казан тегермәне» ҖЧҖ, «Казань-Восток-Сервис» махсус кием җитештерүче), төзелеш фирмалары («Бриз» ҖЧҖ, «СК Экострой» ҖЧҖ, «Казаньдорстрой» ҖЧҖ, «Кулонстрой» ҖЧҖ, «Грань» ҖЧҖ, «Унистрой» ҖЧҖ), сәүдә фирмалары (KazanMall СК, «Азино», «Тандем», «Мегастрой»), идарәче компанияләр («Идел буе районының ТКХ ИК» ҖЧҖ, «Мәскәү районының ТКХ ИК» ҖЧҖ, «РАН Сервис Идарәче Компаниясе» ҖЧҖ, «АДС Приволжский» ҖЧҖ, «Уют сервис» ҖЧҖ), шулай ук мәктәпләр, яшүсмерләр клублары, спорт оешмалары һәм реклама компанияләре, «Ярдәм янәшә!» республика хәрәкәтенең активистлары.
Гуманитар йөк формалаштыруда Казан волонтерлары катнаша, аларның берсе – Копылов урамындагы ярдәм җыю пунктында эшләүче Семен Евченко. «Мин кешеләргә булышырга яратам, һәм минем өчен бу авыр хәлдә калганнарга ярдәм итү мөмкинлеге», – диде ул. Аның сүзләренә караганда, гуманитар ярдәм җыю пунктына шәһәр халкы кием-салым, азык-төлек – карабодай, тушенка, чәй алып килә.
Исегезгә төшерәбез, Лисичанскига 100 тонна гуманитар ярдәмнең беренче партиясе 10 нчы ноябрьдә җибәрелде, икенчесе – 22 нче ноябрьдә, өченчесе – ике атна элек.
Теләге булганнар мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә, «Тимер» һәм «Алга» батальоннарындагы ирекле хәрбиләргә һәм Лисичанскида яшәүчеләргә ярдәм күрсәтә алалар. Гуманитар ярдәм җыю пунктлары көн саен 10:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшли, аларны «Игелекле Казан» логотибы буенча табарга мөмкин.
Гуманитар ярдәм җыю пунктларында озак вакыт саклана торган азык-төлек товарлары, гигиена чаралары, кием-салым, шулай ук батарейкалар, энә һәм җеп җыелмалары, фонарьлар, савыт-саба, канцелярия товарлары, туристик пенкалар, рюкзаклар һәм термослар кабул ителә. Тулы исемлек белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Йөк җыю, комплектлау һәм формалаштыру үзәк склады (Горький шоссесы, 53а) ярдәмне шәһәр предприятиеләреннән һәм кешеләреннән кабул итә. Склад дүшәмбедән җомгага кадәр – 9:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр, шимбә көнне 9:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр эшли. Үзәк склад һәм гуманитар ярдәм җыю пунктлары кирәкле әйберләрне 29 нчы декабрьгә кадәр кабул итәчәк. Яңа елда аларның эше 9 нчы гыйнварда башланачак.