(Казан
шәһәре KZN.RU, 22 нче декабрь). Казан Мэры Илсур Метшин 2022 ел нәтиҗәләре
буенча мэрларның илкүләм рейтингында икенче урынны яулады. Тикшеренүне РФ
Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты белән берлектә «Рейтинг» мәгълүмати
коммуникацияләр үзәге үткәрде.
Тикшеренү
барышында 88 шәһәр башлыклары, шул исәптән Россия Федерациясенең барлык
субъектлары башкалалары җитәкчеләре һәм 5 эре финанс-икътисад үзәге вәкилләре –
Магнитогорск, Яр Чаллы, Новокузнецк, Сочи, Тольятти эшчәнлеге өйрәнелде.
Рейтингка, әлеге төбәкләрнең үз административ үзәкләре булмау сәбәпле, Мәскәү
һәм Ленинград өлкәләре вәкилләре кертелмәгән. Нәтиҗәләр читтән торып сораштыру
уздыру, эксперт берләшмәләре вәкилләреннән читтән торып һәм урында уздырылган сораштырулар
нигезендә ясалды.
Рейтингта
беренче урынны – Мәскәү Мэры Сергей Собянин, өченче урынны – Сочи Мэры Алексей
Копайгородский алды. Аннары Төмән башлыгы Руслан Кухарук килә, лидерлар
бишлеген Грозный Мэры Хас-Мөхәммәд Кадыйров йомгаклады.
Исегезгә
төшерәбез, Илсур Метшин 2022 елның гыйнвар-март айларында мэрларның илкүләм рейтингында
икенче урынны алган иде. Исемлекне Сергей Собянин җитәкләде, биш лидер арасында
шулай ук Калуга башлыгы Дмитрий Денисов, Төмән Мэры Руслан Кухарук һәм Сочи
Мэры Алексей Копайгородский бар иде.