(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче декабрь, Диана Жиленкова). Казанның Павлюхин урамындагы «Хыял» инвалидлар өчен ял үзәгендә капиталь ремонт үткәрелгәннән соң дәресләр яңадан башланды. Биредә өлкәннәрне һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны рәсем ясарга, кул эшләренә өйрәтәләр. Ә «Игелекле Казан» оешмасыннан балалар белән эшләү буенча волонтерлар курсларын тәмамлаган, Мәгариф идарәсенең «Лапа дружбы» грант конкурсында җиңгән Дмитрий Дудкин махсус өйрәтелгән эт ярдәмендә канистерапия буенча дәресләр үткәрә. Бүген шәһәр Мэры Илсур Метшин яңартылган учреждениедә булды һәм җитәкчесенә үзәкне үстерү максатларына сертификат тапшырды.
«Без сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларның проблемаларын системалы рәвештә хәл итәргә тырышабыз. Сезнең «Диагноз – карар түгел» девизыгыз аның белән яшәргә һәм балаларда булган сәләтләрне үстерергә мөмкин булуы турында сөйли. Без бу практикаларны кертәчәкбез. Бездә адаптив фатирлар, балаларның сәләтләрен ачарга булыша торган инклюзив ял үзәкләре, театр студияләре бар. Казанның һәр районында шундый нокта булырга тиеш, ә без мондый проектларны тормышка ашырырга ярдәм итәчәкбез», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
2015 елдан бирле эшли торган гаилә ял үзәгендә ремонт агымдагы елның җәендә башланды. ТР инвалид балаларның ата-аналарының «Забота» региональ иҗтимагый оешмасы президенты Надежда Титова сөйләвенчә, бинада косметик ремонт үткәрелгән, идәннәрне җылытканнар, җиһазлар сатып алынган. Эшләр Казан Мэриясе һәм тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре ярдәме белән үткәрелде. Казан Мэры үзәкнең яңартылган бүлмәләрен карады, хезмәткәрләр белән аралашты һәм тәрбияләнүчеләрнең эшләре белән танышты.
Үзәктә үткәрелә торган дәресләр төрле яшьтәге һәм төрле диагнозлы кешеләр өчен яраклы. Хәзерге вакытта үзәккә балигъ булганнар да, 5 яшьтән кечерәк балалар да йөри, барлыгы – 60-70 гаилә. Биредә сәламәтлекләре бозылган балалар рәсем ясау һәм кул эшләре белән шөгыльләнә ала: керамикадан уенчыклар яки әйберләр ясый. «Бурыч – балаларның һәм яшүсмерләрнең вак моторикаларын үстерү аша, хезмәткә җәлеп итү һәм социальләштерү. Безнең укучыларыбыз башкарган эшләнмәләрне көнкүрештә кулланырга яки төрле ярминкәләрдә һәм күргәзмәләрдә күрергә мөмкин», - дип Мэрның игътибарын юнәлтте Надежда Титова.
1 нче декабрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясында «Яшел кош» дип аталган инклюзив күргәзмә ачылды. «Без балаларда диагнозны түгел, ә шәхесне күрәбез һәм аларга тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәбез, – дип билгеләп үтте иҗтимагый оешма җитәкчесе. - Күргәзмәдә бик күп операция кичергән, сөйләшмәүче, психик яктан тайпылышлары булган балаларның эшләре тәкъдим ителде. Аларның эше уникаль, чыннан да сокландыргыч».
Үзәктә шулай ук тавыш яздыру студиясе эшли, анда начар ишетүче һәм саңгырау балалар белән дә эш алып барыла. «Хыял»да яңа юнәлеш – канистерапия пәйда булды, дәресләр махсус сайланган һәм өйрәтелгән этләр ярдәмендә үткәрелә. «Бу эмоцияләр аша реабилитация. Этне сыйпар өчен, балага кулларын сузарга кирәк, ә ашату өчен – бармакларын җәяргә. Бу куркуны җиңү дә, мотивация дә. Бала гадәти тормышта эшләргә кыен булган билгеле бер хәрәкәтләр ясарга тырышканда терапевтик эффект барлыкка килә, - дип аңлатты Мэрга Надежда Титова. - Ә гадәтиерәк балалар өчен – бу эт белән идарә итү, аның белән аралашу, тренировка элементларын үзләштерү мөмкинлеге». Шәһәр башлыгы «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасыннан балалар белән эшләү буенча волонтерлар курсларын тәмамлаган, мәгариф идарәсенең «Лапа дружбы» грант конкурсында җиңгән кинолог Дмитрий Дудкин белән аралашты. Ул Мэрга канистерапия буенча дәресләр үткәрү үзенчәлекләре турында сөйләде.
Иҗтимагый оешманың планнарында – тегү остаханәсе ачу, шулай ук рәсем ясау дәресләре өчен кирәк-яраклар алу. Илсур Метшин үзәк җитәкчесенә бу планнарны тормышка ашыру өчен сертификат тапшырды.
Шәһәр башлыгы белән бергә «Хыял» инвалидлар өчен ял үзәгендә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов, Социаль сәясәт идарәсе башлыгы Ирина Смирнова булдылар.
Исегезгә төшерәбез, быел июнь аенда Казанда сәламәтлегендә психик үзенчәлекләр булган балалар өчен Татарстанда беренче укыту-күнекмә фатиры ачылды. Проект Президент грантлары фондының, Зәкиев урамында фатир бүлеп биргән ТР башкаласы Башкарма комитетының һәм ремонт һәм кирәкле җиһазлар белән ярдәм иткән Совет районы администрациясенең финанс ярдәме белән тормышка ашырыла. Балаларның әти-әниләре белән аралашу вакытында И.Метшин шәһәрнең һәр районында мондый фатирларны ачуны йөкләде.
Бу айда Татарстан Республикасы башкаласында беренче тапкыр Әгерҗе урамы, 78 нче йортта 140 кв. метрлы муниципаль торак йортта психик сәламәтлекләре бозылган балалар яшәү өчен каралган үзәк тә ишекләрен ачачак. Бу муниципалитетның һәм «БлагоДарю» иҗтимагый оешмасының уртак проекты. Биредә Дәрвишләр интернат-йортын тәмамлаучылар яшәячәк. Бу аларга көнкүрештә мөстәкыйль булырга, аралашырга һәм ял оештырырга өйрәнергә ярдәм итәчәк.