(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче декабрь, Диана Жиленкова). Казан Мэры Илсур Метшин бүген «Вакууммаш» акционерлык җәмгыятендә булды. 1943 нче елда оешкан предприятие вакуумлы насослар җитештерә, алар барлык тармакларда кулланыла. Шәһәр башлыгы завод цехларын карады, предприятиенең тотрыклылыгын бәяләде һәм киләсе елда сәнәгать мәйданчыгында кою цехы төзү планнары турында белде.
«Казан үз тармаклары өчен нигез булдыручы уникаль предприятиеләре белән дан тота, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы. - Әлбәттә, бу, беренче чиратта, авиатөзелеш, оборона сәнәгате, электроника предприятиеләре. «Вакууммаш» та – үз тармагында нигез баганаларының берсе».
И.Метшин билгеләп үткәнчә, предприятие хезмәткәрләре арасында яшь белгечләр күп. «Яшьләр килә, димәк, җитештерүгә кызыксыну бар дигән сүз. Бу сөендерми кала алмый. КХТИда аларның үз кафедрасы бар», - диде ул.
«Вакууммаш» АҖ генераль директоры Евгений Капустин сөйләгәнчә, предприятие зур заказлар башкара, шул исәптән Амур өлкәсендә урнашкан «Восточный» космодромы өчен дә. Экспортка җитештерелә торган продукциянең 40% тан артыгы җибәрелә. «Вакууммаш» предприятиесе Казанда әллә ни билгеле түгелдер, әмма без Россия, бөтен ил өчен вакуумлы насослар җитештерәбез, алар сәнәгатьнең барлык тармакларында да кулланыла. Без нәрсә эшләвебез белән горурланабыз, чөнки дөньяның иң яхшы үрнәкләре белән көндәшлек итәргә мөмкинлек бирүче насослар ясыйбыз», – дип ассызыклады Е.Капустин.
Предприятие башлыгы Мэр белән киләсе елга зур күләмдә эшләр, шулардан кою цехы төзелеше һәм җиһазлар, шул исәптән чит илнекен дә, сатып алу планлаштырылганы турында уртаклашты. «Без алга ышаныч белән карыйбыз, чөнки без җитештергән техникага Россия базарында клиентлар тарафыннан ихтыяҗ булачак дип ышанабыз. Инвестицияләр ярдәмендә югары сыйфатлы, кирәкле насослар җитештерә алырбыз дип өметләнәбез».
Е.Капустин предприятие үзенең эшләнмәләре һәм тәҗрибәле конструкцияләре белән мактана ала, дип өстәде. «Яшь конструкторларны, технологларны чакырабыз, бүген алар безнең өчен бик кирәкле белгечлекләр. Без бик күп югары технологияле һәм иң алдынгы яңа продуктлар җитештерәбез. Киләчәккә оптимизм белән карыйбыз. Безнең компетенцияләр һәм мөмкинлекләр белән эшсез калмаячакбыз», - дип нәтиҗә ясады ул.
Казан Мэры предприятие башлыгы белән бергә «Вакууммаш» АҖ тарих музеенда да булды, анда элек чыгарылган җиһазлар һәм заманча үрнәкләр тәкъдим ителгән.
«Үзенең фәне, конструкторлык бюросы бар, аның ярдәмендә предприятие ышанычлы рәвештә базарда тора. Аңлашыла ки, кыенлыклар бар, ләкин тулаем алганда, шәһәр икътисады һәм сәнәгать производствосы индексы 10 ай нәтиҗәләре буенча бездә 9% ка арткан. Оптимизм, әлбәттә, басынкы, әмма, һәрхәлдә, бу начар үсеш түгел, шул исәптән «Вакууммаш» кебек предприятиеләр һәм коллективлар аркасында да», – дип йомгаклады И.Метшин.
Шәһәр башлыгы белән бергә предприятиедә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров һәм Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов булды.
Исегезгә төшерәбез, гыйнвардан сентябрьгә кадәр Казанда сәнәгать производствосы индексы 8,8% ка арткан. Бу чорда шәһәр предприятиеләре үзләре җитештергән товарларын төяп озаттылар, 441 млрд сумлык эш башкардылар һәм хезмәт күрсәттеләр, бу 2021 ел белән чагыштырганда 8% ка артыграк.
ТР башкаласында беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча төп капиталга кертемнәр 86,6 млрд сумга җиткән. Бу узган ел белән чагыштырганда 17,5% ка күбрәк. Эре һәм урта предприятиеләр җәлеп иткән инвестицияләр күләме 63,4 млрд сум тәшкил иткән, бу 2021 ел дәрәҗәсеннән 24% ка диярлек артык.