(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче декабрь). Бүген «Казан Экспо» күргәзмә үзәге мәйданчыгында Татарстан машина төзелеше форумы ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Донецк Халык Республикасы башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Денис Пушилин, Казан Мэры Илсур Метшин, Россия Хәрби-сәнәгать комиссиясе коллегиясе әгъзасы Вячеслав Шпорт һәм башкалар катнашты.
Р.Миңнеханов ассызыклаганча, машина төзелеше үсеше республикада өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. «Татарстанда тармак җиңел һәм йөк автомобильләре, махсус техника җитештерү, авиатөзелеш һәм вертолетлар төзү, суднолар төзү белән күрсәтелгән. Машина төзелеше предприятиеләре тарафыннан төяп озату күләме 800 млрд сумга җиткән – бу республика буенча төяп җибәрелгән товарларның, эшләрнең һәм хезмәтләрнең гомуми күләменең биштән бер өлеше»,- дип китерә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Республика башлыгы билгеләп үткәнчә, сыйфатны һәм конкурентлыкка сәләтлелекне арттыру өчен предприятиеләрдә производство белән идарә итүнең заманча методларын кертү, аларны техник яктан яңадан коралландыру алып барыла. «Бүген республика үсешенең стратегик юнәлешләре – югары технологияле производстволарны үстерү исәбенә сәнәгатьнең чимал тармаклары өлешен киметү, шулай ук инновацияләр һәм инвестицияләр хисабына икътисадны модернизацияләү. Безнең алда илнең технологик суверенитетын тәэмин итү бурычы тора. Җитештерелә торган продуктны локальләштерүгә, үзебезнең җитештерүчеләр арасында яңа тәэмин итүчеләрне эзләүгә басым ясау бик мөһим. Форум кооперацияне һәм сәүдәне киңәйтүгә, инновацион технологияләрне кертү буенча фикер алышуга, яңа контрактлар төзүгә ярдәм итәр дип ышанам», – дип өстәде Р.Миңнеханов.
Форумның эшлекле программасы фәнни-техник потенциалны, импортны алмаштыруны үстерү бурычларын хәл итүгә юнәлдерелгән, машина төзелеше өлкәсендә технологияләрне һәм инфраструктураны эшләү мәсьәләләре буенча фикер алышу планлаштырыла. Түгәрәк өстәлләр, семинарлар һәм очрашуларның төп темалары – машина төзелешендә алдынгы технологияләр һәм чишелешләр, импортны алыштыруда өстәмә технологияләр роле, сәнәгать кластерларын цифрлаштыру, үстерү, федераль һәм региональ ярдәм чаралары.
«Донбассның потенциалы Ватаныбыз үсеше өчен файдалы булачак. Донбасс дигәндә, күмер һәм металлургия турында гына әйтелә. Ләкин, машина төзелеше юнәлеше безнең өчен һәрвакыт өстенлекле юнәлешләрнең берсе булды. Хәзерге шартларда саклап кала алган 70 тән артык предприятие, әлбәттә, бөтен Россия машина төзелеше тармагын үстерүгә үз өлешен кертәчәк», – диде Денис Пушилин. Ул шулай ук Татарстанга даими рәвештә Донецк Халык Республикасына ярдәме өчен рәхмәт белдерде.
Вячеслав Шпорт үз чиратында илнең технологик бәйсезлеген тәэмин итү өчен мондый форумны һәм тармак күргәзмәсен уздыруның мөһимлеген билгеләп үтте.
Аннары Р.Миңнеханов һәм башка кунаклар «Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Эретеп ябыштыру. Казан» махсус халыкара күргәзмәсенең экспозицияләрен карады. Күргәзмәдә 74 компания, шул исәптән Татарстаннан 27 җитештерүче һәм Беларусь Республикасыннан 10 җитештерүче катнаша. Татарстан Президенты сәнәгатьнең машина төзелеше, металл эшкәртү һәм эретеп ябыштыру тармаклары өчен заманча техника, приборлар һәм инструментлар үрнәкләре белән танышты.