(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче ноябрь, Юлия Летникова). Казанда Арча һәм Яңа Татар зиратларында җирләү урыннарын инвентаризацияләү һәм цифрлаштыру тәмамлана. Инде хәзер тест режимында өч метрга кадәр төгәллек белән участокның урынын билгеләргә була. 2023 елда некрополь буенча шундый ук эшне Мирный бистәсендә һәм торак массивлардагы башка кечкенә зиратларда үткәрү планлаштырыла. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитетында Ритуал хезмәтләрне оештыру идарәсе башлыгы Марат Ишкин сөйләде.
«Ритуаль хезмәт күрсәтү темасы буенча еш сөйләшенми, ләкин бу безнең тормышның аерылгысыз өлеше. Зиратларның торышы – теләсә кайсы шәһәрнең көзгесе. Эш күләме зур, зиратлар иң чиста һәм төзекләндерелгән урын булырга тиеш. Бу мәсьәләгә игътибар иткән өчен Татарстан Президентына рәхмәт белдерәм, күмү белән бәйле зур проблемалар булды. Хәзер җеназа йорты проекты һәм яһүдләр зираты төзелеше өстендә эш бара. Без мондый объектларга хезмәт күрсәтү буенча системалы эшне дәвам итәчәкбез», - диде Казан Мэры Илсур Метшин.
М.Ишкин сүзләренчә, цифрлаштыру һәм инвентаризация зиратларның төгәл чикләрен билгеләргә, фотографияләрнең электрон базасын, җирләү урыннарын эзләүче сайт булдырырга, җир кишәрлекләренең торышын күзәтергә һәм некрополь туризмын үстерергә мөмкинлек бирәчәк. Барлык муниципаль зиратлар әкренләп цифрлаштырылачак. Ритуаль хезмәтләрне оештыру идарәсе башлыгы Казан Мэрына проектка ярдәм итү һәм калган сигез төп некропольдә күмелгән урыннарны шәһәр бюджеты хисабына цифрлаштыру үтенече белән мөрәҗәгать итте. Беренче чиратта мондый эшне Сухорецкое, Архангельское һәм Самосырово зиратлары буенча башкарырга кирәк.
Күмү урыннарын цифрлаштыру белән беррәттән, шәһәр зиратларында инфраструктураны яңарту буенча эш алып барыла. Шулай итеп, Оренбург тракты буенда, архиерей зиратында яңа койма урнаштырдылар. Ноябрь азагына кадәр Залесное зиратында да шундый ук койма пәйда булачак. Мирное һәм Яңа Татар некропольләре янында Казан бюджеты хисабына юл төзекләндерелде һәм парковка урыннары оештырылды. Шулай ук юл хезмәтләре Дәрвишләр зиратына юлны ремонтладылар. Шул ук объектта иганәчеләр ярдәме белән 210 м озынлыктагы эчке юлны һәм 900 кв. м мәйданлы парковканы яңарттылар. Шулай ук хәйриячеләр акчасы хисабына 122 м озынлыктагы Яңа Татар зиратының кирпеч коймасын торгызганнар.
ТР Президенты ярдәме белән Мөселман зиратында бюджеттан тыш акчалар хисабына 1500 м озынлыктагы аллеяларга асфальт түшәлде, күрсәткечләр куелды, керү төркемен, административ бинаның түбәсен һәм фасадын, мәчет бинасының фасадын ремонтладылар. Модульле типтагы санузел һәм үзәк аллеяда өстәмә контейнер мәйданчыгы урнаштыру планлаштырыла. Моннан тыш, Мирное һәм Яңа Татар зиратларында видеокүзәтү камералары да тоташтырдылар. Самосырово һәм Царицыно некропольләрендә яңа контейнер мәйданчыклары барлыкка килде. Хуҗалык биналарын косметик ремонтлау Юдино, Сухорецкое һәм Мирное зиратларында башкарылды. Соңгысында җылыту системасын да алыштырдылар, электр җылыту котелын урнаштырдылар. «Курган» күмү комплексында өстәмә рәвештә яшел үсентеләр утырттылар.
«Яңа Татар зиратының административ бинасының фасады, керү төркеме һәм үзәк аллеясындагы асфальт канәгатьләнерлек хәлдә түгел»,- дип билгеләде М.Ишкин һәм шәһәр Мэрына ремонт өчен акча бүлеп бирү мөмкинлеген карау белән мөрәҗәгать итте. Илсур Метшин Ритуал хезмәтләрне оештыру идарәсе башлыгына смета әзерләргә кушты.
«Ритуал» МУП акчалары хисабына Салмачыдагы Ильинское иске обряд зиратында койма койганнар, некропольдә фасад пыялаларын алыштырганнар, административ бинада түшәм тарттырганнар. Сухорецкое зиратында гравер цехы ремонтланган, идән плиткасы сатып алынган. Арча некрополе өчен 11 евроконтейнер сатып алынган. «Моннан тыш, региональ оператор зиратлар өчен 74 евроконтейнер бирде. Казан бюджеты хисабына 220 евроконтейнер һәм 31 сигез кублы бункер сатып алу планлаштырыла», - дип сөйләде М.Ишкин.
«Ватанны саклаганда һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү» федераль максатчан программасы кысаларында Арча зиратында Бөек Ватан сугышы елларында Казан госпитальләрендә вафат булган сугышчыларның җирләнгән урыннарында 275 тумба алмаштырылган. Бүгенге көндә 418 корылманың 143 е яңартылмаган, бу финанслауның чикләнгән булуы белән бәйле. Программа 2024 елга кадәр исәпләнгән. Шулай ук Архангельское һәм Окольное зиратларындагы тумбаларны алмаштыру планлаштырыла. Акчалар ил һәм республика бюджетыннан бүленә.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү алдыннан «Ритуал» МУП Арча, Архангельское, Яңа Татар, Окольное һәм Красная Горка зиратларында хәрби каберлекләрне, Казан шәһәр халык депутатлары Советы Башкарма комитетының элеккеге рәисе Александр Бондаренко каберен тәртипкә китерде. Бу эш киләсе елда да дәвам итәчәк.