(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче ноябрь, Алсу Сафина). Казанда 8 җир өсте җәяүлеләр кичү урынында 17 лифтны алмаштыруга проект-смета документациясе әзерләнгән. Яңа күтәрү механизмнарын урнаштыру гына түгел, лифтларны ел әйләнәсендә эшләсен өчен шахталарны җылыту да планлаштырыла. Казан Мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбе вакытында Башкарма комитетта эшләрне үткәрү этапларын билгеләргә һәм аларны финанслауны күздә тотарга кушты.
«Бу мәсьәләне быел ук тамырдан кузгатырга омтылдык, әмма кабат конкурсларда откан ваемсыз подрядчыларга килеп төртелдек, озакка сузылган проектлау, экспертизалар», – дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә 17 лифтны алмаштыруга проект-смета документациясе әзерләнгән. Проблемаларның берсе – кышкы шартларда җәяүлеләр кичүендәге лифтларның эшләмәве, шуңа бәйле рәвештә изоляцияләнгән шахталар ясарга кирәклеге турында аңлатты. Лифтлар үзләре күпфатирлы йортларда урнаштырылганнарга охшаш булачак, ләкин алар инвалидлар өчен җайлаштырылган, аерым алганда, махсус төймәләр белән.
Документлар әзерләүдә тагын бер катлаулылык – Россия лифт җитештерүчеләренең чит ил комплектлаучылары белән эшләве. «Заводларның бер өлеше ябылды, без җитештерүче эзләдек. Мондый лифтларны куярга вәгъдә иткән бер завод бар», - дип билгеләде И.Куляжев. «Хәзер без лифтларны алыштыру һәм шахталар төзү эшләрен башкару өчен финанслау чыганагын эзлибез», - дип өстәде ул.
«Җиһазларны безнең шартларда төгәл эшләячәк һәм антивандаль булганны сайларга кирәк, - дип ассызыклады шәһәр Мэры. - Тиздән проект һәм экспертиза булгач, этапларны билгеләргә кирәк». И.Метшин Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшинга ел нәтиҗәләре буенча шәһәр бюджетына керәчәк өстәмә керемнәрдән чыгып, эшләрне финанслауны күздә тотуны йөкләде. «Ярдәм сорап республика җитәкчелегенә дә мөрәҗәгать итәбез. Әлеге проблемалы мәсьәләне хәл итү өчен эшне ике елга булса да бүләргә кирәк», - дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.