(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче ноябрь, Диана Жиленкова). Декабрь аенда ТР башкаласында беренче Психик сәламәтлеге бозылган балалар өчен яшәү үзәге ачылачак, ул Әгерҗе урамы буенча 78 нче йортта 140 кв. метрлы муниципаль торак бинада урнашачак. Мондый инициатива белән «БлагоДарю» иҗтимагый оешмасы чыгыш ясады. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Торак сәясәте идарәсе башлыгы Ренат Шәмсетдинов хәбәр итте.
«Адаптацияләнгән фатирлар – безнең тормышта тагын бер яңа күренеш, бу балалар йортында, интернатта үз балачагын үткәргән ятим балалар өчен бик мөһим. Өстәвенә, сүз менталь яктан бозылулары булган балалар турында барса. Үз-үзеңне кайгырту күнекмәләре, гади көнкүрешне оештыра белү – алар өчен бу бик мөһим мәсьәләләр. Әлеге эшкә безнең белән бергә кушылырга әзер иҗтимагый оешмалар бар», – диде Казан Мэры И.Метшин.
Яңа үзәктә Дәрвишләр интернат-йортын тәмамлаучылар яшәячәк. Бу аларга көнкүрештә мөстәкыйль булырга, аралашырга һәм ял оештырырга ярдәм итәчәк. Хәзер бинада косметик ремонт төгәлләнеп килә, җиһазлар һәм техника кайтарыла. Учреждение яңа ел алдыннан беренче яшәүчеләрне кабул итәр дип көтелә.
Элегрәк Казанда 100 кв. метр мәйданда менталь бозылулары булган балалар өчен беренче укыту-тренировка фатиры ачылды. Фатир муниципалитет тарафыннан бүлеп бирелгән, проект үзе Совет районы администрациясе һәм «Просто другие» шәһәр иҗтимагый оешмасы тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Р.Шәмсетдинов сүзләренә караганда, Татарстан Республикасы башкаласында яшәүчеләргә махсус йортларда фатирлар бирәләр, аларга республиканың бер генә муниципалитетында да тиңнәр юк. Сугыш һәм хезмәт ветераннары өчен йорт һәм Коляскадагы инвалидлар өчен йорт Дубравная урамының 35 нче һәм 43 нче йортларында урнашкан. «Ветераннар йортында, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм аларга тиңләштерелгән гражданнардан тыш, 65 яшьтән өлкәнрәк сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән казанлылар да яши, алар торак урыннарына мохтаҗлар буларак исәптә тора», - дип аңлатты ул.
Быел Сугыш һәм хезмәт ветераннары йортына 4 кеше күчте. Аларның һәрберсе мебель белән җиһазландырылган аерым уңайлы бер бүлмәле фатир алды. Шулай ук бинада гомуми практика табибы кабинеты урнашкан. Биредә яшәүчеләр социаль хезмәткәрләрдән дә ярдәм ала ала. Ә киң холларда хәйрия ашлары һәм шәһәрнең иҗат коллективларының бәйрәм концертлары оештырыла.
Муниципаль торак комплексы булып саналган Коляскалы инвалидлар йортында терәк-хәрәкәт аппараты бозылган кешеләрнең уңайлы тормышы өчен махсус җайланмалар бар. Ә аның бер корпусында «Восхождение» үзәге урнашкан. Шулай итеп, шәһәрлеләр шул ук бинада реабилитация уза ала.
«Йорт үзенең адаптацияләнгән булуы аркасында бик кирәкле. Анда 50 гаилә яши, алар арасында беренче төркем инвалидлыгы булган кешеләр дә бар. 2022 елда 3 гаиләгә фатир бирелде, тагын 10 кеше торак көтә», – дип нәтиҗә ясады Р.Шәмсетдинов.