(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче ноябрь,
Юлия Летникова). Бүгенге көндә Казанның мәгариф учреждениеләрендә 30 меңнән
артык кеше эшли, шуларның 16 меңнән артыгы – педагоглар. Мәктәпләрдә 7 меңгә
якын укытучы, балалар бакчаларында 4,5 мең тәрбияче эшли. Шул ук вакытта 35
яшькә кадәрге белгечләр өлеше педагогларның гомуми саныннан 32% ын тәшкил итә.
Бу хакта Казан шәһәр Думасының XVIII сессиясендә Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек
Ризванов хәбәр итте.
«Педагогик
һөнәрне популярлаштыру эшенә карамастан, шәһәрдә укытучылар дефициты саклана.
Проблеманы хәл итү өчен мәктәп директорларының Казан педагогика көллияте һәм
шәһәрнең югары уку йортлары белән хезмәттәшлеге җайга салынган», – дип хәбәр
итте И.Ризванов. Ул ел саен максатчан белем алу өчен уку йортларын
тәмамлаучыларны сайлап алу эше үткәрелүен җиткерде.
Педагогларны
җәлеп итүдән тыш, белгечләрнең һөнәри үсеше өчен шартлар тудыруга да игътибар
бирелә. Шуңа бәйле рәвештә Казанда Мәгариф хезмәткәрләре йортын яңадан торгызу
процессын башлап җибәрделәр. Мәгариф хезмәткәрләре йортының үсеш векторын
билгеләү өчен мәктәп директорлары һәм укытучылар белән берлектә стратегик
сессия оештырылды, аның нәтиҗәләре буенча 6 яңа проект юнәлеше билгеләнде.
Тормышка ашырылган проектлар арасында – яшь педагоглар өчен «Үсеш» интенсивы,
җитәкчеләрнең кадрлар резервы өчен «Нокта» интенсивы, мәгариф оешмалары
җитәкчеләре өчен «Остаз Плюс» проекты. Шулай ук сентябрьдән апрельгә кадәр
тәҗрибәле белгечләр, Башкарма комитет һәм шәһәр вузлары вәкилләре белән
очрашулар сериясе узачак.
«Мәктәпләр
һәм педагоглар гел үз-үзләрен камилләштерергә тиеш. Укытучыларны укытуда яңа
формалар табарга, спикерлар чакырырга, компетенцияләрне арттыру буенча идеяләр
тәкъдим итәргә өйрәтү мөһим. Моны системалы нигездә эшләргә кирәк. Югары
сыйфатны профессиональ белгечләр генә тәэмин итә ала, һәм без моңа акча юлларга
әзер», – диде И.Метшин. Ул шулай ук Мәгариф идарәсенә педагогларга һәм
методистларга грант ярдәме идеяләрен тәкъдим итәргә кушты: «Нәкъ менә алар –
прогресс двигательләре, алар артыннан балалар тартыла. Шуңа күрә, безгә
тынычланырга рөхсәт итмәгез, ил буенча иң яхшы идеяларны туплагыз һәм тәкъдим
итегез».
И.Метшин
2023 елны РФ Президенты Владимир Путин Педагог һәм остаз елы дип игълан итүен
искә төшерде. «Педагогларның эше елдан-ел күпкырлы була бара. Мәгариф –
катлаулы механизм. Безнең бурыч – мәгариф министрлыгы белән берлектә
педагогларның хезмәт шартларын тәэмин итү», – дип белдерде шәһәр башлыгы һәм
укытучыларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
И.Ризванов
быел ачылган 32 психологик-педагогик классны искә төшерде. Алар шәһәрнең 737
укучысы белем ала торган 25 мәктәбендә барлыкка килгән. Проект Казан югары уку
йортлары белән хезмәттәшлектә гамәлгә ашырыла. «Мәктәп ябык система түгел,
учреждениеләр югары уку йортлары белән актив хезмәттәшлек итәргә тиеш.
Ректорлар корпусына мөрәҗәгать итеп, мин мәктәпләр һәм һөнәри белем бирү
учреждениеләрендә тыгызрак хезмәттәшлек итәргә чакырам, без үзара
хезмәттәшлекнең төрле формаларына ачык», – дип ассызыклады Казан Мэры.