(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче ноябрь,
Диана Жиленкова). 2016 елдан башлап 7 ел эчендә Казанда укучылар саны 47,5
меңгә артты, бу Тукай районы халкына туры килә. Шәһәр Башкарма комитетының
бурычы – аларның һәрберсен сыйфатлы белем белән тәэмин итү. Казан шәһәр
Думасының XVIII сессиясендә шәһәр Мэры Илсур Метшин ТР башкаласының Россиядә
мәгариф өлкәсендә лидер булырга тиешлеген белдерде.
«Алда
яңа бурычлар һәм чакырулар, шуңа бәйле рәвештә без заман белән бергә барырга
һәм хәтта аны узып китәргә тиеш», – диде И.Метшин. Ул мәгариф идарәсенә
педагогларга грант ярдәме проектларын актив тәкъдим итәргә, укытучыларның
компетенцияләрен арттыру эшен оештырырга, мәктәпләр һәм вузлар хезмәттәшлеген
җайга салырга, шулай ук өченче сыйныф укучыларына «Сәламәтлек көндәлекләре»
бирергә кушты.
Казанның һәр унынчы укучысы – медалист
«Безнең
бурыч – һәркемне сыйфатлы белем белән тәэмин итү», – дип билгеләде И.Ризванов.
Сыйфат күрсәткечләренең берсе – бердәм дәүләт имтиханы, дип өстәде ул. Казан
укучыларының рус теле буенча БДИ нәтиҗәләре тотрыклы рәвештә югары булып кала
һәм 2016 елдан бирле 72-74 балл дәрәҗәсендә тора. Математика буенча уртача балл
5 ел эчендә 10 баллга артты.
Казан
укучыларының имтихан нәтиҗәләре гомумроссия күрсәткечләреннән шактый югары.
Моннан тыш, мәктәпне тәмамлаучы һәр унынчы укучы – медалист.
Укучылар
үзләренең белемнәрен Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасында да күрсәтәләр.
Соңгы 7 елда призерлар һәм җиңүчеләр саны 2 тапкырга диярлек артты – 2016
елдагы 72 дән 2022 елда 142 гә кадәр. Казан укучыларын стимуллаштыруның бер
төре – акчалата бүләкләү. Грант алучылар саны һәм бүлеп бирелә торган акчалар
күләме соңгы елларда артты: 2016 елда 495 укучы һәм аларны әзерләгән 338
педагог бүләкләнде, 2022 елда – 1007 укучы һәм 514 педагог.
И.Ризванов
быел пилот проект – идарә
карарларын хуплау өчен санлы аналитик система эшләнгәнен искәртте. Әлеге
система нигезендә педагогларны һәм идарәче кадрларны өстәмә укытуны оештыру
планлаштырылган мәктәпләр ачыкланды.
Укучыларга «Игелекле эшләр көндәлекләре»н һәм «Яшь
экологлар көндәлекләре»н өләшү күркәм традициягә әверелде
Казанда
өстәмә белем бирү 49 учреждениедә оештырылган. Түгәрәкләрдә һәм секцияләрдә 72
мең бала шөгыльләнә. Моннан тыш, мәдәният идарәсенең 25 оешмасында, физик
культура һәм спорт комитетының 20 берләшмәсендә 17 меңгә якын бала дәресләргә
йөри. «Өстәмә белем бирү учреждениеләре шулай ук яңа тормыш алырга һәм балалар
өчен тарту ноктасы булырга тиеш. Өстәмә белем бирү учреждениеләренә капиталь
ремонт ясау һәм җиһазлау республика программасын эшләтеп җибәрү мөмкинлеген
каравыгызны сорыйм», – дип мөрәҗәгать итте ТР мәгариф министры Илсур Һадиуллинга
И.Ризванов.
Балаларга
һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә аерым игътибар бирелә. Мәгариф идарәсе
башлыгы сүзләренә караганда, профильле хәрәкәт 115 меңгә якын укучыны колачлый.
Шәһәрдә 150 дән артык балалар иҗтимагый берләшмәсе, 109 мәктәп укучылары
үзидарәсе эшли. Бу балаларга оештыру сәләтен күрсәтергә һәм иҗтимагый-файдалы
эшләргә өлеш кертергә мөмкинлек бирә.
Әйтик,
яңа уку елыннан илнең барлык мәктәпләрендә дүшәмбе укулары дәүләт флагларын
күтәрүдән һәм «Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр» дәресләреннән башлана. Шул ук
юнәлеш кысаларында мәгариф учреждениеләрендә 564 укучыга исәпләнгән 25 кадет
сыйныфы ачылган, 6 меңнән артык тәрбияләнүчедән торган Юнармия отрядлары эшли.
Моннан
тыш, Казан мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында иреклеләрне үстерү һәм
табигатькә сак караш өчен программалар тормышка ашырыла. Әйтик, укучылар
йортсыз хайваннар приютларына йөри, хәйрия акцияләрендә, рәсем һәм инша
конкурсларында катнаша. Шулай ук 2021 елда «Лапа дружбы» грант конкурсы
оештырылды, аны быел да уздырырга планлаштыралар, дип хәбәр итте И.Ризванов.
Экология юнәлеше буенча мәктәпләрдә «Бергә үсәбез» проекты тормышка ашырыла –
балалар орлык утырталар, үсентеләрне карыйлар һәм аларны ачык участокка
күчерәләр. «Үзләре агач үстергән балалар табигатькә беркайчан да зыян китермәс
дип ышанабыз», – диде И.Ризванов.
Мәгариф
идарәсе башлыгы Казан укучыларына «Игелекле эшләр көндәлекләре» һәм «Яшь
экологлар көндәлекләре» тапшыру матур традициягә әверелүен өстәде. Илсур Метшин
өченче сыйныф укучыларына «Сәламәтлек көндәлекләре» тапшырырга тәкъдим итте.
Шәһәр Мэры сүзләренә караганда, бу – яшьтән үк сәламәт яшәү рәвешенең
кыйммәтләрен формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк.