(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче ноябрь,
Юлия Летникова). Бүген Казаннан Лисичанскига 100 тонна күләмендә гуманитар
ярдәмнең икенче партиясен җибәрделәр. Чираттагы йөк партиясен җыюга шәһәр
Думасы депутатлары һәм аларның предприятиеләре зур өлеш кертте. Алар 7 млн
сумлык товар тапшырды. Ратуша диварлары яныннан гуманитар ярдәм җибәрүдә Казан
Мэры Илсур Метшин да катнашты. Ул киләсе партияне декабрь башында җибәрергә планлаштырабыз
диде.
Яңа
партия товарларын җыюга 200 предприятие кушылган, шул исәптән фармацевтика һәм
сәүдә компанияләре, мәктәпләр, идарәче компанияләр һәм транспорт тармагы
предприятиеләре ассоциациясе, һәм 600 дән артык битараф булмаган казанлылар.
Биш фурага якынча 30 тонна продукт һәм 70 тонна азык-төлек булмаган товар
төялгән. Лисичанск халкы консервлар, балалар ризыгы, бакалея товарлары, эчәргә
яраклы су һәм тәм-томнар, шулай ук җылы кием-салым, җиһазлар, көнкүреш химиясе
(теш пасталарыннан кер юу порошогына кадәр), медикаментлар, төзелеш
материаллары, 150 генератор һәм 16 буржуйка миче алачак.
«Без
хезмәттәшләребез белән тыгыз элемтәдә, аларның ихтыяҗларын белеп, иң кирәкле
әйберләрне җибәрәбез. Шәһәр хуҗалыгының яшәешен тәэмин итүче Лисичанскида
яшәүчеләрнең үтенече буенча генераторлар һәм буржуйка мичләре сатып алынды,
алар шулай ук фурага төялде», – диде И.Метшин. Ул гуманитар ярдәм җыюда актив
катнашучы шәһәрлеләргә һәм эшмәкәрләргә рәхмәт белдерде: «Без ярдәм җыюда
кыенлыклар кичермибез. Хәйрия эшенә кушылучыларның саны арта бара».
Шәһәр
башлыгы белән Ратушадан гуманитар ярдәм колоннасын озатырга XVIII сессиядән соң
Казан шәһәр Думасы депутатлары чыкты, алар кирәкле продукцияне җыюда актив
катнаштылар. Утырыш барышында депутатларга Лисичанскиның хәзер нинди халәттә
булуын һәм аның торгызылуга ни дәрәҗәдә мохтаҗ булуын күрсәтүче видеоролик
күрсәтелде. «Лисичанскига һәм аның халкына күрсәткән ярдәмебезнең ни дәрәҗәдә
мөһимлеген аңлатыр өчен сүзләр артык. Мин гуманитар ярдәм җыюда катнашучы
депутатлар корпусына һәм хезмәттәшләремә рәхмәт белдерәм. Партияләргә һәм
фракцияләргә карамастан, барысы да бердәм рәвештә кушылды. Без хезмәттәшләр
белән элемтәдә торабыз, шуңа күрә әлеге мөһим эштә бергә булачакбыз», – диде
Илсур Метшин һәм битараф булмаган халыкны мохтаҗларга ярдәм итәргә чакырды.
Казан
Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров сөйләвенчә, Татарстанга
шефлыкка алынган шәһәргә йөкләр уртача алганда ике атнага бер тапкыр җибәрелә.
17 гуманитар ярдәм җыю пункты эшли торган тулы булмаган айда 200 тонна азык-төлек,
көнкүреш химиясе, төзелеш материаллары җыелган.
Татарстан
Лисичанскига гуманитар йөк җибәреп кенә калмый, белгечләр белән дә ярдәм итә.
Тиздән анда Әлмәт балалар хастаханәсе мөдире Кирилл Булатов киләчәк. «Китәргә
дигән уй күптән түгел генә барлыкка килде. Хәзер Лисичанскида 2 меңгә якын бала
бар, ә сырхауханәләр ябык. Бу хакта белгәч, барырга булдым», – диде ул
журналистларга. Табиб сүзләренчә, командировка бер айга планлаштырылган, ә
булачак эшнең нечкәлекләре урында гына билгеле булачак. «Медицина ярдәме
күрсәтү процессын җайга салгач һәм миңа алмаш табылгач, кире Әлмәткә
кайтачакмын. Эштә барысы да миңа ярдәм итте, карарның дөрес һәм кирәкле булуын
һәркем аңлый, ләкин билгеле бер вакытка гына җибәрделәр. Гаилә дә борчыла,
хатыным тизрәк әйләнеп кайтуымны көтә», – дип уртаклашты Кирилл Булатов.
Табибның гуманитар миссиясе «Ярдәм янәшә!» республика хәрәкәте тарафыннан
оештырылган.
Исегезгә
төшерәбез, гуманитар ярдәмнең беренче партиясен – 100 тонна күләмдә 5 фура – 10
нчы ноябрьдә Казаннан Лисичанскига җибәрделәр. Горький шоссесында урнашкан
складтан йөк җибәрүне ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин да тикшереп кайтты. Йөк Лисичанскига килеп җиткән инде. Шефлыкка
алынган шәһәр администрациясе Казаннан гуманитар ярдәм шәһәрне азат иткәннән
бирле күләме буенча иң зурысы булуын билгеләп үтте.
Гуманитар
ярдәм җыю пунктлары Казанның төрле районнарында урнашкан, аларның һәрберсе «Игелекле Казан» автоном
коммерцияле булмаган оешмасы логотибы белән билгеләнгән. Теләге булганнар
мохтаҗларга әйберләрне көн саен 10:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр тапшыра
ала. Горький шоссесында склад эш көннәрендә – 9:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә
кадәр, шимбә көнне 9:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр эшли.
Шулай
ук ТР башкаласында яшәүчеләр мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә адреслы ярдәм
күрсәтү өчен, мәсәлән, дарулар һәм планнан тыш медицина тикшерүләренә түләү яки
әйберләр сатып алуга акча күчерә алалар. Моның өчен камераны QR-кодка куярга яки реквизитлар тутырырга кирәк. Түләүнең
максаты – гуманитар ярдәм өчен хәйрия иганәсе.
Моннан
тыш, Казанда махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү
чаралары каралган: җәмәгать транспортында түләүсез йөрү, мәктәпләрдә ике тапкыр
кайнар ризык белән туклану, балалар бакчаларына бару һәм аларда туклану.
«Батыр» карталары буенча балалар бушлай спорт объектларында шөгыльләнә һәм
мәдәният учреждениеләренә йөри ала. Ярдәм чараларының нечкәлекләрен сылтама буенча белергә мөмкин.