(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче октябрь, Диана Жиленкова). Казанда быел эре инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру төгәлләнде – Мехчылар урамында Зур Казан боҗрасы участогы төзелде, Осиново урамында юл киңәйтелде. Горький шоссесын реконструкцияләү һәм Вознесение трактын төзү эшләре дәвам итә. Эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, яңа объектлар Татарстан башкаласының урам-юл челтәрен яхшыртачак һәм алга таба да үсәргә мөмкинлек бирәчәк.
«Төзелешнең масштабы күзгә күренеп тора»
«Без бу мәсьәлә буенча шәһәрнең меңьеллыгыннан соң фикер алыша башладык, ул вакытта 2 млрд сумга кадәр акча бүлеп бирелде. Һәм республикабыз, федераль үзәк җитәкчелегенең игътибарын юлларда тузган өске катламны алыштыру өчен 5,5 млрд сумнан 6 млрд сумга кадәр кирәклегенә юнәлттек», - дип искәртте шәһәр башлыгы.
Быел юл челтәрен үстерүгә һәм ремонтлауга, шулай ук ишегалды территорияләрен төзекләндерүгә 25,6 млрд сум бүлеп бирелгән. Шуның 16,7 млрд сумы – юл объектларын төзүгә һәм реконструкцияләүгә, 6,4 млрд сумы – урам-юл челтәре объектларын ремонтлауга, 2,5 млрд сумы «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән. «Бу бик зур саннар! Федераль үзәккә һәм республика җитәкчелегенә безнең юлларга игътибарлары өчен рәхмәт, чөнки аларның торышы тормыш сыйфатына да, шәһәрлеләрнең иминлегенә дә йогынты ясый», – дип ассызыклады Мэр.
«Сумманың өчтән икесе – 16,7 млрд сумы – яңа төзелеш. Бу без хыялланган һәм шәһәрнең Генераль планына 1969 елда ук салынган нәрсә, – диде И.Метшин. - Масштаблы эшләр икътисадтагы бернинди тышкы чакыруларга һәм проблемаларга карамастан дәвам итә». Мэр билгеләп үткәнчә, юллар төзү эшләре конвейер буенча бара: объектны проектлау, проектны яклау, финанслау һәм төзү, шул ук вакытта проектлар үзләре этапларга бүленгән.
«Президент безне төзүчеләрне еш мактамаска өйрәтсә дә, Стаханов эш темплары чынлап та үтәлә, – дип ышанып әйтте И.Метшин. - Без 2023 елда тапшырырга планлаштырган Зур Казан боҗрасы участогын һәм Осиново урамын алдан төгәлләдек. Вознесение трактында эшләр тәүлек буе диярлек бара. Горький шоссесының беренче километр ярым дублерына сөенгән идек, инде 5 км әзер диярлек, шулай ук участокны М7 гә кадәр проектлау һәм экспертиза ясау тәмамлана. Горький шоссесы буенча эшләр башланды, алар берьюлы берничә участокта алып барыла. Универсиада алдыннан без шундый бум кичердек, бүген төзелешләрнең масштабы күзгә күренеп тора. Әлеге объектлар Казанның урам-юл челтәрен яхшыртуда мөһим роль уйнаячак һәм Казанның нормаль функцияләнүен һәм үсешен дәвам итәргә мөмкинлек бирәчәк», – дип ассызыклады Мэр.
Горький шоссесы дублерын төзүнең беренче чираты кысаларында 25 км артык инженерлык челтәре үзгәртеп корылды
2022 елда Казанда юл-ремонт эшләре барышы турында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев сөйләде. Ул уку елы алдыннан Зур Казан боҗрасы участогын – Мехчылар урамы буенча 2 км озынлыктагы юлны реконструкцияләү төгәлләнгәнен искә төшерде. Шулай ук 31 нче номерлы маршрут автобусларының хәрәкәт схемасы яңартылды. «Яңа участок Идел буе районының транспорт инфраструктурасын шактый яхшыртты һәм кыска вакыт эчендә турыдан Җиңү проспектыннан Елга вокзалына кадәр килергә мөмкинлек бирүче Зур Казан боҗрасының мөһим өлешенә әверелде», - дип ассызыклады И.Куляжев.
Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне алдыннан шәһәрнең Киров районында 1,4 км озынлыктагы Осиново урамы буенча дүрт полосалы юл файдалануга тапшырылды. Участокта яңгыр канализациясенең яңа челтәрләре, яктырту, тротуарлар, велосипед юлы һәм тавыштан саклагычлар барлыкка килде. Бу юл ярдәмендә Салават күперендә транспорт вәзгыяте яхшырачак, анда бүген 30 меңгә якын кеше яши. Киләчәктә халык саны 50 мең кешегә җитәргә мөмкин.
Быел Горький шоссесы һәм Залесная урамы буенча 11,5 км юлны реконструкцияләү башланды. Эшләр 182 мең кешегә исәпләнгән «Зур Яшел Үзән» торак төзелеше проектын гамәлгә ашыруны исәпкә алып башкарыла. И.Куляжев билгеләп үткәнчә, светофор объектларын бетерү транспортның өзлексез хәрәкәтен оештырырга мөмкинлек бирәчәк.
Җир эшләре, инженерлык коммуникацияләрен үзгәртеп кору, яңгыр канализациясе һәм тышкы яктырту челтәрләре урнаштыру, «Факел» кибетеннән «Олимпиец» спорт комплексына кадәр юлны киңәйтү дәвам итә. «Олимпиец» спорт комплексы янындагы җәяүлеләр өчен җир асты юлы һәм борылыш элмәге, Горький шоссесы боҗрасындагы тоннель һәм эстакада, Болотников һәм Фрунзе урамнарындагы борылыш элмәге һәм М7 трассасына якынрак урнашкан борылыш элмәге төзелешләре төрле этапларда», –дип хәбәр итте ТР башкаласы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.
Быел Горький шоссесы дублерының чираттагы участогы тәмамланачак. Моңа кадәр Несмелов урамыннан 1,5 км озынлыктагы Адмиралтейство буасына кадәр булган участок тәмамланган иде. Дүрт полосалы юлның Адмиралтейство буасыннан Барлык диннәр храмына кадәр 4,7 км озынлыктагы өлеше югары әзерлек дәрәҗәсендә.
Горький шоссесы дублерын төзүнең беренче чираты кысаларында гомуми озынлыгы 25 чакрымнан артык булган инженерлык коммуникацияләре чыгарылды, үзгәртелде һәм монтажланды.
«Горький шоссесының дублерын дәвам итеп, Барлык диннәр храмыннан алып М7 трассасына кадәр булган 10,5 км озынлыктагы участокның проект-смета документлары эшләнде», – дип өстәде ул.
Вознесение трактының беренче участогында өч җир асты кичүе һәм ике тоннель төзелә
Шәһәрнең Совет районында Вознесение тракты төзелешенең беренче этабы кысаларында Гвардия урамыннан Җиңү проспектына кадәр 4 км озынлыктагы участокта өч җир асты җәяүлеләр кичүе, Җиңү проспекты һәм Гвардия урамы кисешкән урында ике тоннель һәм тимер юллар өстеннән юл үткәргеч төзелә, дип искәртте спикер.
«Җиңү проспектыннан алып М7 трассасына кадәр 8 км озынлыктагы участокта инженерлык коммуникацияләрен төзекләндерү, Минск һәм Зәкиев урамнары буенча җәяүлеләр өчен җир өсте кичү юллары төзү, Нокса аша күпер һәм М7 трассасы тирәсендә әйләнгеч юл төзү эшләре бара», – дип сөйләде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.
Исегезгә төшерәбез, Вознесение тракты Мамадыш трактында хәрәкәтне бушатырга тиеш. Ул якын-тирәдә урнашкан торак микрорайоннардан трафик алачак. Объектның гомуми озынлыгы 12 чакрымнан артып китәчәк.
Назарбаев урамындагы авария хәлендәге күперне ремонтлаганда полосалар саны 8 гә кадәр артачак
Шулай ук хәзер Казанда Назарбаев урамы буенча авария хәлендәге күпер төзекләндерелә, аның яраксызлыгы 2019 елда билгеләнде. Эшләр агымдагы елның җәендә башланды. И.Куляжев искәртеп узганча, башта транспорт хәрәкәтен тулысынча ябу планлаштырылмаган, әмма процесста күпернең төп баганаларының авария хәлендә булуы ачыкланган. Шуңа күрә хәрәкәтне тулысынча ябу халыкның да, хезмәткәрләрнең дә иминлеге өчен кирәк булды. «Шуңа бәйле рәвештә эшләрне җитештерү графигы үзгәртелде, тәмамлау вакыты 2024 елдан 2023 елга күчерелде. Төп элементлар тимер-бетон һәм монолит конструкцияләр ярдәмендә башкарылачак. Реконструкциядән соң күчәр 25 тонна йөкләнешне чыдата алачак. Проект кысаларында 6 дан 8 гә кадәр полосалар санын арттыру, шулай ук яңа тротуарлар һәм велоюллар урнаштыру планлаштырыла», – дип хәбәр итте спикер.