(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче октябрь, Юлия Летникова). Казанда җәмәгать тәртибен тәэмин итү өчен 1134 видеокүзәтү камерасы урнаштыру планлаштырыла. Бүгенге көндә торак секторның 50% тан артыгы, шәһәр парклары һәм скверлары видеомониторинг белән колачланган, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе башлыгы Надир Закиров.
«Имин шәһәр» һәм «Имин ишегалды» программалары кысаларында шәһәрдә 21 меңнән артык видеокүзәтү камерасы эшли, алар ярдәмендә 642 җинаять ачылган һәм 876 административ хокук бозу теркәлгән, дип сөйләде Н.Закиров.
Җәмәгать тәртибен саклау буенча шулай ук ирекле халык дружиналары да зур эш башкара. Иреклеләр катнашында 8 җинаять ачылган һәм 90 административ хокук бозу очрагы кисәтелгән. Н.Закиров башкала кешеләрен халык дружиналары сафларына активрак керергә өндәде. Казан Мэры Илсур Метшин тәкъдимне хуплады: «Комплекслы якын килү булганда гына җәмәгать куркынычсызлыгын һәм хокук тәртибен тәэмин итүдә яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була. Бу безнең уртак бурычыбыз һәм җаваплылыгыбыз».
Моннан тыш, муниципаль хезмәткәрләр – участковыйлар һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчә, пост-патруль хезмәте һәм юл-патруль хезмәте ярдәмчеләре 1360 рейд үткәргән, 750 җинаять ачыклаган һәм 25 меңнән артык хокук бозуга чик куйган. Шәһәрдә 87 иҗтимагый тәртип саклау пункты эшли, әлеге пунктларның начальниклары 8 меңнән артык административ хокук бозуга чик куйды, аларның күбесе – шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләрен бозу, дип хәбәр итте Н.Закиров.
Ел башыннан хокук саклау органнары 1,5 меңнән артык шәһәр чараларында кизү торган. Полиция хезмәткәрләре оператив хәлнең катлаулануына һәм кылынган җинаятьләрнең үсүенә юл куймаган.