(Казан шәһәре KZN.RU, 31нче октябрь, Диана Жиленкова). Быел Казанда урам-юл челтәрен ремонтлау кысаларында 57 объект яңартылган, 370 мең кв. метрдан артык мәйданда юл тамгасы төшерелгән, 11 светофор объекты урнаштырылган һәм 120 участокта тышкы яктырту челтәрләре урнаштырылган. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр итте.
«Масштаблы төзелешләр фонында урам-юл челтәрен гадәти ремонтлау да безнең өчен бик мөһим, һәм аның масштабы – шәһәрнең барлык районнарындагы 57 урам, – дип игътибар итте башкала Мэры Илсур Метшин. - Әле 10 ел элек кенә, Универсиадага кадәр, яхшы юллар искәрмә иде. Хәзер Казан юлларының 84% ы норматив хәлгә китерелгән».
«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча 8,4 км озынлыктагы иң тузган алты участок ремонтланган. 1 млрд сумлык эшләр Четаев, Салмачыдагы Центральная, Восход, Николай Ершов, Энергетиклар һәм Әмирхан урамнарында башкарылган. Монда юл йөрү өлешләренең, тротуарларның асфальт-бетон өслеге яңартылды, куркынычсызлык коймалары, юл билгеләре урнаштырылды, тышкы яктырту челтәрләре һәм светофор объектлары ремонтланды.
И.Куляжев асфальтобетонның тузган катламнарын торгызу һәм авария хәлендәге чокырларны бетерү турында сөйләгәндә, 14 урамга асфальт-бетон җәелгән (Копылов, Короленко, Гагарин, Вахитов, Васильченко һ.б.), дип искәртте. Эшләр 500 мең кв. м мәйданда башкарылган.
Бакчачылык ширкәтләренә керүне тәэмин итү өчен 2 км озынлыкта 3 юл ремонтланган. Ремонт Авиатөзелеш районында – «Садовод №11» һәм «СТ №2 ПО «Элекон» коммерциягә нигезләнмәгән бакчачылык ширкәтләре янында, Совет районында «Подгорный» һәм «Смородинка» коммерциягә нигезләнмәгән бакчачылык ширкәтләре янында башкарылган. Әлеге бакчачылык ширкәтләре 3 меңнән артык бакча участогын берләштерә. «Бүгенге көндә юлларны ремонтлау программалары буенча эшләр тәмамланган, объектларны эксплуатацияләүче оешмаларга тапшыру бара», – дип хәбәр итте Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.
Быел Казанда юл-транспорт һәлакәтләре күп була торган 86 урынны бетерү өчен 297 юл билгесе, 3 мең кв. метрдан артык куркынычсызлык коймасы урнаштырылган, 15 мең кв. м асфальт-бетон яңартылган, юл тамгасы төшерелгән. «2017 елдан бирле автомобильләр саны 50 меңгә артуга карамастан, ел саен юл-транспорт һәлакәтләре саны кимү күзәтелә. Әйтик, 2017 елда 2 мең юл-транспорт һәлакәтендә 2350 кеше зыян күргән. 2021 елда ук һәлакәтләр саны 500 гә, зыян күрүчеләр саны 600 гә кимеде», - дип ассызыклады И.Куляжев.
Юл тамгасы 377 мең кв. м мәйданда төшерелгән, шул ук вакытта төп магистраль урамнарда термопластика кулланылган, ә автомобильләрнең аз интенсивлыгы булган урамнарда – буяулар.
Агымдагы елда 184 урамда 2,3 мең яктырткыч урнаштырылган, шул исәптән шәһәрнең 33 торак массивында. Эшләрнең бәясе 103 млн сум дип бәяләнә.