(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче октябрь, Диана Жиленкова). Быел Казанда «Безнең ишегалды» президент программасы ярдәмендә 466 күпфатирлы йорт территориясендә 530 мең кв. метрдан артык асфальт-бетон өслеге ремонтланган, терәкләр белән 2,9 мең светодиод яктырткыч һәм 2 мең кече архитектура формасы урнаштырылган. Моннан тыш, йортларда яшәүчеләр өчен 5 мең яңа машина кую урыны оештырылган. Яхшырту 100 мең шәһәр кешесенә кагылды, дип хәбәр итте аппарат киңәшмәсендә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев.
«Казанлылар яхшырту гына күреп калмады, «Безнең ишегалды» программасы гомумән әлеге ишегалларындагы һәм районнардагы атмосфераны үзгәртте, – дип билгеләде Мэр Илсур Метшин. - Безнең өчен бу асфальтны яңартып, кече архитектура формаларын, эскәмияләрне алыштырып, яктырту урнаштыру гына түгел, ә күпкә зуррак эш. Әлеге эш һәрвакытта да эмоциональ яктан җиңел башланмый – без фикер алышабыз һәм диалогта яшьләрнең дә, өлкән буынның да, балалы гаиләләрнең дә мәнфәгатьләрен исәпкә алырга тырышабыз».
Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, диалог нәтиҗәсендә уңайлы шәһәр мохите һәм төзекләндерелгән шәһәр барлыкка килә. Мэр администрация башлыкларына һәм идарәче компанияләргә сабырлык, һөнәри осталык, диалог алып бара белүләре, иң мөһиме – кешеләргә һәм шәһәргә хөрмәт күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде.
Хәзерге вакытта топ-200 рейтинглы тавыш бирү нәтиҗәләре һәм гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча программаның 2023 елга ишегалды территорияләре исемлеге формалаштырылган. Ишегалларында булачак ишегаллары проектларын килештерү буенча халык белән очрашулар уздырыла. «Без шәһәребезне бергәләп яхшыртабыз. Әлбәттә, барлык яшәүчеләрнең теләкләрен исәпкә алу һәрвакытта да мөмкин түгел. Әмма проектны тормышка ашыру идеясе – шәһәрлеләрнең һәм конкрет ишегалдында яшәүчеләрнең мөмкин кадәр күбрәк ихтыяҗларын канәгатьләндерү. Без теләкләрен белдергән, тәнкыйтьләгән һәркемгә рәхмәтле, чөнки тәнкыйть – һәрвакыт процессның двигателе. Барлык үтенечләргә, теләкләргә, тәнкыйтькә игътибар белән карыйбыз», - дип ассызыклады Мэр.
Исегезгә төшерәбез, «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруның өч елында Казанда гомуми мәйданы 2 млн кв. м булган 1356 йорт территориясе төзекләндерелгән.