(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче октябрь, Юлия Летникова). 1 нче ноябрьдә Казанда Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм чаралары старт ала. Шәһәр халкы өчен концертлар, мастер-класслар, күргәзмәләр әзерләделәр. Моннан тыш, казанлылар 12 мәйданчыкта этнографик диктант яза алачак. Чаралар 12 нче ноябрьгә кадәр мәдәният йортларында, китапханәләрдә һәм шәһәр музейларында узачак. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте.
«Конфессияара һәм милләтара татулык мәсьәләләренә без һәрвакыт тиешле игътибар бирдек, бу безнең җәмгыятьнең бик нечкә һәм сизгер нервлары. Халкыбыз менталитетында гасырлар буена урнашкан традицияләр – милләтебезгә һәм динебезгә карамастан бер-беребезгә ихтирамлы мөнәсәбәт. Без бу күпмилләтле дөньяда дус-тату яшибез», – диде Казан Мэры Илсур Метшин, Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чараларның киң программасын шәрехләп.
Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елының мөһим булуына ышаныч, һәм Казан чараларны гамәлгә ашыру буенча зур эшнең авангардында булырга тиеш, дип белдерде.
«Казан, республика башкаласы буларак, төп рольне уйнарга тиеш. Моның өчен бездә барысы да бар: күпмилләтле мәдәниятнең зур палитрасы, талантлы балалар һәм милли берләшмә активистлары. Бу җырлар гына түгел, милли мәдәниятләрне һәм гореф-гадәтләрне саклау буенча да зур эш булырга тиеш», - дип белдерде шәһәр башлыгы. Ул шәһәр Башкарма комитеты бүлекчәләре җитәкчеләренә һәм район администрацияләре башлыкларына 2023 елда чаралар үткәрү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты.
Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү 1 нче ноябрьдә үк башланачак. Бу көнне 13 нче номерлы «Сандугач» шәһәр китапханәсендә «Күпмилләтле Татарстанның музыкаль традицияләре» дип исемләнгән концерт-очрашу узачак. Тамашачылар өчен фольклор ансамбле чыгышы, республика халыклары традицияләрен белү буенча викторина һәм китапханә буйлап экскурсия әзерләнгән.
Шул ук көнне Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты янындагы паркта агач утырту буенча «Барлык эшләрдә бергә» дигән акция үтәчәк. Чарага Татарстан халыклары ассамблеясыннан милли берләшмәләрнең лидерлары һәм активистлары да кушылачак. Агачлар утырту 11:00 сәгатьтә башлана, чара шәһәр Башкарма комитеты ярдәме белән үткәрелә.
«2 нче ноябрьдән концерт программалары мәдәният йортларында узачак. Халык мастер-классларда катнаша, рәсем һәм китап күргәзмәләрен күрә, шулай ук бәйрәм тарихы буенча лекцияләр тыңлый алачак», – диде Г.Сәгыйтова. Чәршәмбе, 2 нче ноябрь көнне, «Юность» мәдәният сараенда «Халык бердәм» концерты була. Иҗат коллективлары 18:00 сәгатьтә чыгыш ясый башлаячак. 3 нче ноябрьдә концертлар «Залесный» мәдәни үзәгендә һәм Тимерьюлчылар мәдәният сараенда узачак. 4 нче ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көнен Сәетгалиев исемендәге мәдәният йортында да билгеләп үтәчәкләр, анда «Гасырлар кайтавазы – заманнарның тере бәйләнеше» театральләштерелгән программасы булачак. Айдар Ниязовның милли музыка ансамбле концертын 8 нче ноябрьдә «Мәскәү» мәдәни үзәгендә карарга мөмкин. Моннан тыш, 12 нче ноябрьдә Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында «Кузминки» фольклор-этнография фестивале узачак.
3 нче ноябрьдә Татарстан Халыклары дуслыгы йортында Татарстан Халыклары ассамблеясы советының киңәйтелгән утырышы узачак, аның кысаларында Ассамблеяның 30 еллык эшчәнлегенә багышланган фотокүргәзмә ачылачак.
4 нче ноябрьдә бәйрәм чаралары «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узачак. Биредә «Безнең йортыбыз – Татарстан» республика этномәдәни фестивале лауреатларын һәм «Россия халыкларының милли бәйрәмнәре» бөтенроссия фотоконкурсы җиңүчеләрен бүләкләячәкләр.
Шәһәр музейлары тарафыннан күргәзмәләр һәм әдәби кичәләр оештырылды. Ял көннәрен белем туплап, Казан Кремле музейларында үткәрергә була: 4 нче ноябрьдә Татарстан дәүләтчелеге музее Татарстан Конституциясен һәм суверенитетын кабул итү тарихына бәйле документлар, фото һәм видеоматериаллар күргәзмәсен ачачак. Экспозиция 6 нчы ноябрьдә билгеләп үтелә торган ТР Конституциясе көне хөрмәтенә оештырылган.
3-8 нче ноябрьдә Казан халкы этнографик диктант яза ала. Үз белемнәреңне дистанцион рәвештә miretno.ru сайтында, офлайн 12 мәйданчыкта тикшерергә мөмкин булачак: үзәк китапханәдә, 13 нче, 20 нче, 26 нчы номерлы китапханә-филиалларында; 70 нче, 171 нче мәктәпләрдә, 93, 37, 28, 21, 9 нчы гимназияләрдә, 23 нче лицейда; А.Гайдар исемендәге Казан яшьләр үзәгендә.
Г.Сәгыйтова сүзләренчә, шәһәрдә милләтара һәм динара татулыкны саклау – Башкарма комитет эшенең мөһим юнәлешләреннән берсе. Шулай итеп, милли-мәдәни оешмалар вәкилләре белән түгәрәк өстәлләр уздырыла, анда проблемалы мәсьәләләр буенча фикер алышалар. Шулай ук актуаль темалар елына ике тапкыр Казанда Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Координация советының, шәһәрдә чит ил гражданнары арасында кылынучы хокук бозуларны профилактикалау буенча эш төркеменең һәм Казанда ТР телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру буенча муниципаль комиссиянең уртак утырышларында карала.
Шул ук максат белән Татарстан башкаласында берничә проект гамәлгә ашырыла. «Итил» фестивалендә 10 мең тамашачы булды, ә «Тормыш агачы» проекты чараларында – 5,3 мең кеше», – дип искәртте Г.Сәгыйтова. Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында «Хәрәкәттә – бәрәкәт» һәм «Сөйлә!» проектлары дәвам итә, аның кысаларында балалар татар биюләренә һәм нәфис сүзгә өйрәнәләр. Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары сүзләренә караганда, гыйнвар азагында узачак зур фестиваль проектларның нәтиҗәсе булачак.
Исегезгә төшерәбез, Казанда 115 тән артык милләт вәкилләре яши, шулай ук 39 милли-мәдәни берләшмә эшли.