(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче октябрь,
Диана Жиленкова). Казан Мэры Илсур Метшин бүген мобилизацияләнгән шәһәрлеләрнең
гаиләләренә ярдәм итү буенча штаб үткәрде. Моннан тыш, Казан эшкуарлары
тәкъдиме буенча мондый гаиләләргә адреслы ярдәм күрсәтү өчен мобилизацияләнгән
гаиләләргә ярдәм фонды булдырылачак.
И.Метшин
хәзерге вакытта мобилизацияләнгән казанлыларның гаиләләре белән эш алып
барылуын ассызыклады. Башкарма комитет хезмәткәрләре аларның һәркайсы белән
диярлек очрашып, гаиләдәге хәлләрне чагылдырган социаль паспортлар төзеделәр.
Шәһәр штабында кичекмәстән хәл итүне таләп итә торган барлык мәсьәләләр дә
каралачак, диде Мэр. «Әлеге эш сугышчылар күтәренке рухы өчен мөһим, алар
ярдәмне тоярга тиеш, аларның гаиләләре, тормыш иптәшләре, балалары, ата-аналары
игътибар һәм кайгыртучанлык белән уратып алынган һәм мобилизацияләнгән ирләрнең
гаиләләрдәге проблемалары чишелеш табар дип ышанырга тиеш. Без аларга реаль
вакытта ярдәм итәр өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез», – дип
ассызыклады ул.
Мэр
муниципаль мәктәпләрдә мобилизацияләнгән балаларның 10 нчы октябрьдән алып
агымдагы уку елы ахырына кадәр бушлай ике тапкыр кайнар ризык белән тәэмин
ителәчәген хәбәр итте. Алар өчен җәмәгать транспортында йөрү, муниципаль,
республика һәм дәүләт музейлары һәм театрларына, зоопаркка, кинотеатрларга,
мәдәният сараена, дәүләт концерт залларына һәм филармониягә йөрү бушлай
булачак. Мобилизацияләнүчеләрнең балалары түләүсез муниципаль бассейннар, җиңел
атлетика манежлары һәм тренажер залларыннан файдалана алачак. 1 нче ноябрьдән
мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре абонент түләүләреннән һәм муниципаль балалар
бакчаларында туклану өчен түләүдән азат ителәчәк.
«Мин
мобилизацияләнгән кешеләрнең гаиләләренә ярдәм итүнең барлык чараларын да
күрсәтү тәртибе язылачак, гариза бирү характерында булачак Башкарма комитет
карарын әзерләүләрен сорыйм. Әни кеше институтка, мәктәпкә яки балалар
бакчасына гариза яза, без игътибар белән карыйбыз. Ирек Асафович, Мәгариф
идарәсе мәктәп директорларына, балалар бакчалары мөдирләренә әлеге эшләрне
тормышка механизмнарын җиткерү зарур, җитәкчеләргә минем шәхси теләгемне
җиткерегез», – дип игътибар итте И.Метшин.
Моннан
тыш, «Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге
гаиләләргә +7(843)277-00-00 телефоны буенча тәүлек буе психологик ярдәм
күрсәтергә әзер. Психологлар белән шәхсән дә «Ышаныч» бүлекләрендә 9:00 дән
17:30 га кадәр (Г.Коләхмәтов ур., 21; Халтурин ур., 16; 8 нче Март ур., 4;
Годовиков ур., 14, 2 нче подъезд; Сәлимҗанов ур., 14) очрашырга мөмкин.
Аңлатмаларны һәм ярдәмне +7(843)558-74-18 кайнар линия телефоны буенча
«Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы аша да алырга мөмкин.
«Әлеге
көннәрдә дистәләгән эшкуар безнең ярдәм соравыбызга җавап бирде һәм миңа
мобилизацияләнгән гаиләләргә конкрет ярдәм күрсәтү тәкъдиме белән чыктылар.
"Игелекле Казан" канаты астында без мобилизацияләнүчеләрнең
гаиләләренә ярдәм фонды оештырабыз, анда теләгән һәркем акча күчерә, шулай ук
конкрет ярдәм күрсәтә алачак. Әлеге фондтан без адреслы ярдәмгә акча бүлеп
бирәчәкбез – бу гаилә әгъзалары өчен дарулар, планнан тыш медицина тикшерүләре,
ремонт, балалар өчен әйберләр һәм башка чыгымнар өчен түләү. Безнең фонд
үтәкүренмәле һәм үзен ярдәм алучылар, шул ук вакытта хәйриячеләр алдында да
танытып өлгерде», – дип ассызыклады Мэр.
Мобилизацияләнүчеләрнең
гаиләләре белән уздырылган эш турында шәһәр Башкарма комитеты Аппараты
җитәкчесе Булат Алеев сөйләде. Ул Казаннан өлешчә мобилизациянең беренче
дулкыны кысаларында 800 дән артык солдат һәм офицер чакырылганын искә төшерде.
Аның сүзләренчә, мобилизациягә чакырылган ир-атлар өчен җыелу пунктларын, шул
исәптән «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәген, танк полигонын һәм танк
училищесын әзерләү өчен шартлар тудыру максатыннан оператив эш алып барылган.
Анда медпунктлар һәм күчмә сәүдә оештырылган, мобилизацияләнүчеләр өч тапкыр
кайнар ризык белән тәэмин ителә. Укыту-хәрби әзерлектән тыш, алар өчен шәһәр
һәм республика иҗат коллективлары катнашында мәдәни-патриотик программалар да
оештырылган. Шулай ук мобилизацияләнүчеләр өчен китаплар китерелгән.
«Хезмәткә
барганда, аларның һәркайсы гаиләнең сак астында булуына һәм бернинди дә
мохтаҗлык кичермәүләренә ышанырга тели. Гаиләнең социаль паспортын булдыру өчен
16 сораудан торган анкета эшләнде. Шимбә көннән башлап Казан Мэриясенең 300 гә
якын хезмәткәре һәм социаль учреждениеләр хезмәткәрләре барлык гаиләләрнең яшәү
урыннарын карап чыктылар, ата-аналар, хатыннар, мобилизацияләнгән ирләрнең
балалары белән аралаштылар. 70% ының инде тутырылган анкета мәгълүматлары бар,
алар инде эшкәртелгән. Бүген без әлеге эшне төгәлләдек», – дип хәбәр итте
Б.Алеев.
Күпләр
өчен бу көтелмәгән хәл булды, кайбер гаиләләрдән берьюлы ике ир-ат, мәсәлән,
әтиле-уллы яки ике абый мобилизацияләнгән. Әмма шуңа да карамастан, якыннары
күтәренке кәефне сакларга тырыша, горурланып, ил мәнфәгатьләрен яклауга басу чын
ир-атның гамәле дип билгелиләр, дип уртаклашты Казан Башкарма комитеты Аппараты
җитәкчесе.
Аның
сүзләренчә, гаиләләрне йөреп чыгу нәтиҗәләре буенча берничә төп блокка караган
сораулар төркемләнгән. Беренчесенә юридик аңлатмалар яки башланган эшләрне
тәмамлауны таләп итә торган проблемалар керә. Сорауларның икенче блогы балалар
белән бәйле, бу аларны карау, балалар бакчасы өчен түләү һәм мәктәптә ашатуга
бәйле. «Шулай ук мобилизацияләнүчеләрнең әти-әниләре дә кайгыртуга мохтаҗ.
Дәвалау, дарулар белән, медицина тикшерүендә ярдәм итү, өйдә социаль хезмәт
күрсәтүдә, салымнар түләүдә яки шул ук торакны ремонтлауда ярдәм итәргә кирәк.
Кайбер мобилизацияләнүчеләрнең хатыннары өчен эшкә урнашу һәм эш эзләү, яңадан укулар
узу, эш графигының үзгәрүчән булуы актуаль булып тора. Һәр мәсьәлә контрольгә
алына, ачык аңлатмалар бирергә тырышабыз, без моны индивидуаль тәртиптә
эшлибез, инде Владимир Владимирович Жаворонков белән берлектә тар белгечлеккә
караган табибларда кабул итүне оештыру буенча эш алып барабыз. Әлбәттә,
сорауларның күп өлеше бердәм механизмнар һәм бердәм якын килүне таләп итә», –
дип билгеләде Б.Алеев.
Мэр
мобилизацияләнгән кешеләрнең гаилә әгъзаларының эшкә урнашуын һәм өлкәннәрнең
социаль патронажын контрольгә алырга кушты.
Киңәшмәдә Казанның азык-төлек һәм
социаль туклану департаменты директоры Рима Мөхәммәдшина, Казанның Гражданлык
хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Римма Миңнуллина һәм шәһәр Башкарма
комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова катнашты.